поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
04.07.2022 Криминал

«Кыйнап кайтарганнар иде, тәнендә чыбык эзләре калган»

Беркөнне дачада аллея буйлап арлы-бирле йөргәндә каршыма бер эт килгәне күренде. Кечкенә генә иде ул, токымын белмим, ана үрдәк шикелле алпан-тилпән килеп йөгергән була. Мине күрде дә шып туктады бу. Нәрсә әйтер икән, дигән сымак, артыннан килүче хуҗасына борылып карады.

Тегесе дәшми, бернинди ишарә дә ясамый. Эт артына борылып карый-карый миңа таба аксаклап теркелди бирә. Каршыма килеп җитәрәк куркынган кыяфәт белән читкәрәк чыкты. Мин: «Какой ты пугливый!» – дигән булам. Ә ул: «Үзеңне бел!» – дигән сымак шыңшып алды. Күз карашларында мине кызгану галәмәтләре дә чагылып киткәндәй булды. Минем белән тигезләшкәч, хуҗасы: «Таяктан курка ул», – дип куйды.
 
– Кыйнап тәрбияләдегезме әллә?
 
– Юк ла, кай җиренә сугасың аның… Шулай да беркөнне кыйнап кайтарганнар иде, тәнендә чыбык эзләре калган иде, шуннан бирле кулына таякмы, чыбыкмы тоткан кешедән шикләнә.
 
Эт хуҗасы белән бүтән сөйләшеп тормадык. Ә эт күздән югалганчы миңа әллә ничә тапкыр борылып карады. Теле булса, нәрсәләр әйткән булыр иде икән ул? Таякка таянып барганымны күргәч, бераз кызганды микән әллә? Эт – кешенең дусты, диләр, мин дә сиңа «дустым» дип дәшим әле. Менә шул, дустым, минем таяк ул таянып йөрү өчен генә. «Тал чыбыгы да, таяк та ашап» үсмәдем. Кайчак, бәлки, кирәк тә булгандыр. Малай чакта артык шук идек. Бәлки, шуңа күрә безнең чорда һәркемнең диярлек өендә матчага кыстырылган тал чыбыгы булгандыр да. Бер әйткәнне аңламаган балалар өчен иң үтемле тәрбия чарасы иде ул сыек тал чыбыгы. Дөрес, миңа чыбык эләкмәде, ни дисәң дә, әти – укытучы кеше бит, сүз белән акылга кертүне кулай күрде. Әмма бил каешын салдыра башласа, котлар калмый иде. Йомшак җиргә бер-ике мәртәбә тамызганы да булды.
 
Каты сукмый иде әти, шулай да тимер каптырмалы, матурлык өчендерме, тагын бер-ике җиренә тимер бизәк беркетелгән бил каешы бүген дә күз алдымда. Аның сурәтен бүген дә кәгазьгә төшерә алырмын кебек. Димәк, тәрбиядә күпмедер дәрәҗәдә кулланылган ул каеш. Урысларда «кнутом и пряником» дигән сүзләр бар. «Чыбыркы һәм прәннек тәрбиясе» дигәннәре педагогика фәнендә юк үзе, ә менә тормышта булган, димәк.
 
Берән-берән күз алдыма китереп, санап утырам, чордашларым арасында берәүне дә иркәләп, үчтеки-үчтеки итеп үстермәделәр. Бераз кыен күрмәгән, тал чыбыгы ашамаган малайны без кешегә дә санамый идек. Бүген тәрбия башка шул. Баласына кул күтәргән ата-ананы «за домашнее насилие» җавапка тартырга мөмкиннәр. Мәктәптә баланы эшләтү тыела. Без класс белән чиратлашып мәктәп миченә ягу өчен утын әзерләдек, тәҗрибә участогында эшләдек, тик беребезнең дә укасы коелмады.
 
Мин балага карата көч куллану, аны мәктәптә авыр эшкә җигү ягында түгел. Тик бәндә баласы һәр нәрсә өчен җавап бирәсен, әшәкелек өчен җәза буласын белеп үссен иде, дип кенә әйтмәкче булам. Һәрнәрсәне үз иркенә кую гаиләләрне, хәтта дәүләтләрне дә җимерергә мөмкин, дим. Язганнарым саташу булса, гафу итегез.
 
Ә теге эткә килгәндә, аңа берәү дә тиктомалга китереп сукмагандыр. Аның миңа кызганып каравы да шуңа ишарәдер, бәлки. Әти, мәрхүм: «Улым, тик торган баганага берәү дә китереп сукмый», – дип әйтергә ярата иде. Әгәр арт шәрифләребезгә тал чыбыгы я каеш эләккәләгән икән, димәк, ниндидер ярамаган эш эшләгәнбез. Менә шул гына иде.
 
 

Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 04.07.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»