|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.07.2022 Фаҗига
Чистайдагы фаҗиганең нечкәлекләре билгелеКүзәтчелек ведомствосының беренчел мәгълүматларына караганда, фаҗига бүген иртән Чистай районының Каргалы авылында, Совет урамындагы бер йортта булган. 81 яшьлек ир-ат, аның 83 яшьлек хатыны һәм 50 яшьлек улы сөрем газы белән агуланып үлгән. Прокуратура әлеге хәл буенча тикшерү эше башлады, фаҗига урынына шәһәр прокуроры Тимур Дияров килгән.
Профильле белгечләр ярдәмендә ведомство әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыклаячак, шулай ук йорттагы газ җиһазларын куллануда иминлек тәэмин итү турындагы законның үтәлешен тикшерәчәк. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте, дип яза Татар-информ.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|