поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
02.07.2022 Язмыш

Улымның гамәлләре өчен оят

Улым Иниза белән якынча 2 ел очрашып йөрде. Без дә кызны үз итеп өлгердек. Тик араларында ни булгандыр, беркөнне улыбыз кайтты да, икенче бер кыз белән очрашуын, Иниза белән аерылышуын хәбәр итте.

Әтисе белән бер-беребезгә караштык та, яшьләр эшенә тыкшынмаска булдык. Бер көнне сәүдә үзәгендә йөргәндә, Инизаның дус кызы белән күрештек. Ул сүз арасында Инизаның йөкле булуы турында әйтеп куйды. Мин Иниза белән элемтәгә чыгарга тырышып карадым, тик ул телефонны өзеп куя иде. Иниза турында улымнан ни дә булса сорарга тырышып карасам да, ул сүзне икенчегә борды. Янәсе, Инизаның йөкле икәнен төгәл белми. Әмма кыз аңа шалтыратып йөдәтмәгәч, бу иң кулае дип саный.
 
Без әтисе белән түзә алмадык, Инизаның өенә киттек, кыз теләмичә генә сөйләште. Улыбыздан йөкле булуын әйтте. Әнә шуңа күрә аралары да суынган, улыбыз аның бала көтүен белгәч үк, кызны ташлап киткән. Оныктан баш тартмаячагыбызны белдердек. Ярдәм итәрбез, дип ышандырдык. Икенче көнне үк Инизаны алып хастаханәгә киттек. Бөтен кирәкле анализ тапшырып, УЗИ үттек. Оныгыбызның малай буласын белдек. 
 
Иниза бик кысан фатирда, әнисе, үги әтисе, абыйсы һәм аның хатыны белән яшәвен белдек. Кызга безнең икенче фатирыбызга (аны арендага биреп тора идек) күчәргә тәкъдим иттек. Улыбыз Иниза янына баруыбызны белгәч, җәнҗал куптарды. Янәсе, икенче фатирыбызда яңа кызы белән яшәргә уйлаган. Ә «бала үстерешергә аның уенда да юк, ул әле бик яшь». Әтисе түзмәде, яңагына сугып җибәрде. Улыбыз үпкәләде дә һәм өйдән чыгып китте. Ирем дә сүзендә бик каты торды, кызлар белән йөри белгән бит, җаваплылыкны да үз өстенә алсын, балалыктан чыксын, оныгыбыздан йөз чөермәячәкбез, дип кычкырды. Ә миңа улым кызганыч, ул бездән тәмам ераклашачак бит.
 
Ә улыбызны тыңласак, оныгыбыздан баш тартачакбыз. Улыбыз берничә көн кайтмый йөргәч, әтиебез үзе шалтыратты аңа. «Иниза белә кире кушыласың да, бергә яши башлыйсың, фатирны да сезгә бирәбез. Яңа кызыңны күземә дә күрсәтәсе булма», дип кырт кисте ул. Улыбыз шуннан соң бөтенләй элемтәгә чыкмый башлады. Миңа да «Минем тормышыма кысыласыз, бөтен хыялларымны челпәрәмә китердегез», дип смс язган. 
 
Иниза безнең фатирда яши башлады. Шундый мөлаем, тәрбияле кыз инде. Миңа да, иремә дә, «әти-әни» дип эндәшә, хуҗалык эшләрендә булыша. Кайсы җире белән ярамагандыр улыбызга, бу хәлгә карап, йөрәк ярыла. Улым үзенең бәхетенең кулдан ычкындыруын аңламыймы? Хәтта өлкән кызыбыз да Иниза яклы. Һәм без дөрес эшләдек, ди. Ә сез ничек уйлыйсыз? Улыбызны акылга утыртабыз дип, эшне бозып куймасак ярый инде. 
 
Эльмира, 
Алабуга шәһәре
Фото: http://pixabay.com
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 02.07.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»