|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.07.2022 Хәвеф-хәтәр
Бер атна элек югалган малай коллекторда табылганГерманиянең Ольденбург шәһәрендә бер атна элек югалган 8 яшьлек малай агым сулар агып төшә торган коллекторда табылган. Барысы да ил буйлап, җирле аучылар ассоциацияләрен һәм волонтерларны җәлеп итеп малайны эзли. Әмма таба алмыйлар. Һәм менә 43 яшьлек ир урамнан узып барганда су агып төшә торган коллектор янында мыш-мыш бала елавын ишетеп кала. Ул полициягә хәбәр итә. Коллектор янына килгән коткаручылар люкны ача. Тезенә кадәр суда басып торган малай дер-дер калтыранып торган. Аны шунда ук дәваханәгә озатканнар. Малай, әлбәттә, бик нык өшегән. Шулай да аның гомеренә янарлык бер җәрәхәтләр дә теркәлмәгән.
Малай табылган коллектор ул яшәгән йорт яныннан 20 метр ераклыкта урнашкан. Полицейскийлар малайның коллекторга очраклы эләккәнме, әллә кемдер аны махсус анда урнаштырганмы икәнлеген ачыклый. Психологик яктан әзер булгач, аның белән тикшерүчеләр әңгәмәләшәчәк.
Чыганак: lenta.ru
Фото:drive2.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|