поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
30.06.2022 Фаҗига

“Бу көнне мин мәңге онытмам...” - Олы Теләк фаҗигасенә 33 ел

1989 елның 4 июнь төнендә Иглин районының Олы Теләк авылы янында поездлар шартлады. Фаҗигадә 575 кеше һәлак булды (кайбер мәгълүматлар буенча – 645), шуларның 181е – балалар, тагы да 623е каты җәрәхәтләр алды. Фаҗигадә РСФСРның 45 төбәгеннән, шулай ук 8 союздаш республикадан кешеләр зыян күрде.

Шуларның берсе – Наталья Хөснетдинова. Бу мәхшәр вакытында аңа нибары 4 яшь булган. Ул үзенең кичерешләре белән социаль челтәрләрдә уртаклашты.
 
“Бу көнне мин мәңге онытмам. Бу һәлакәт минем тәнемдә һәм күңелемдә тирән җәрәхәтләр калдырды. Гаиләбез (әни, 10 яшьлек абыем һәм мин) 211нче Новосибирск – Адлер поездының алтынчы вагонына утырган идек. Әнием килешү буенча Новосибирск өлкәсендә эшләде. Вакыты чыккач, Әшәдәге әбиемнән телеграмма көтте. Әгәр дә ул хәбәр алса, без Әшәдә төшеп калып, Олы Теләк фаҗигасенә эләкмәс идек...
Новосибирск – Адлер поездына билетларны әни көч-хәл белән сатып алды. Кассирга: “Миңа кызым белән бер урын җитә”, – дип озак ялынды. Усть-Катавка җитәрәк, абыем Женя көтмәгәндә: “Ә поезд белән авария булырга мөмкинме?” – дип сорады. Әни мине кочаклап алды һәм без йокларга яттык.
 
Шартлаудан соң, безне икебезне бергә ятактан алып очырган. Селкенмичә яттым, әни мине кулында үлде, дип уйлаган. Ул мине үзенә кысты, бөтен җир каннан юп-юеш иде... Халык кычкыра, күпләр ыңгыраша... Коточкыч хәл! Безгә дулкын белән ватылган тәрәзәдән чыгарга насыйп булды. “Кызымны алыгыз”, – дип кычкырды әни тәрәзәгә. Әмма кешеләр шашынып йөгерә, үрмәли... Ниһаять, әни мине тәрәзәдән төртеп төшерде, ә бер солдат эләктереп алды. Ул Хабаровскидан иде. Аннары әни үзе тәгәрәп төште. “Женя, Женечка!” – абыем вагонның икенче ягында булып чыкты. Мин бик туңдым. Коточкыч салкынны хәтерлим, гәрчә бөтен җирдә бөтен нәрсә янса да. Тән тиресе умырылып төште, күзләрне кан каплады... Кием янып беткән иде инде.
 
Ярдәм сорап кычкырган куркыныч тавышлар һәм ыңгырашулар... Мин әнигә сыендым: “Әни, әни, мин үләм!” – дип кабатладым. Ул тынычландырырга тырышты: “Наташа, курыкма, безне коткарачаклар!” Бөтен сул ягым янды, тәннең икенче яртысы азрак, чөнки әнигә сыенган як иде. Абыемның кычкыруларын ишеткәч, әни аның вагонның икенче ягында булуын аңлаган һәм минем кулымны җибәрмичә, янган вагон астыннан чыккан. Ходайга шөкер, Женя табылды!
 
Без йөгердек, бер якта урман яна, икенче якта сазлык. Әни инде үрмәли генә ала, аяк тиресе күптән кубып төшкән, итенә кадәр янган... “Женечка, артка карама!” – дип өзгәләнә, чөнки бөтен җирдә кеше гәүдәләре, кара көйгән баш сөякләре һәм пыскыган гәүдә кисәкләре күренә иде...
 
Бик нык эчәсе килә, салкын һәм куркыныч иде. Мин хәтеремдә калганча тасвирлыйм. Бу мәхшәрне хәтта балалар баш мие йолып ташлый алмый. Хәтердә әлеге коточкыч картиналар...
 
Аннары тепловоз, тамбурга утыру. Сергей Столяров – поезд машинисты, аварияне күреп, ягулык составларын ычкындыра һәм тепловозда кешеләрне алып китә. Олы Теләк станциясенә кадәр 7 минут. Мин берничә тапкыр аңымны югалтканмым. Вертолетта аңыма килгәнмен. Мине Уфа шәһәренең Пешкәнне дәвалау үзәгенә җибәрделәр. Әнине Мәскәүдә Вишневский институтында, абыйны Республика балалар дәваханәсендә дәвалаганнар. 9 ай дәваландык. Күпсанлы кан салулар һәм тире алыштырулар, операцияләр һәм түзеп булмаслык коточкыч авырту... Без бер-беребезне югалттык. Соңрак, эзтабарлар ярдәмендә исән калган кешеләр үз якыннарын тапты. Әни безне абыем белән исән калмаганнар, дип уйлаган...
 
Әнинең кулында сәгать бар иде. Ул тән тиресендә, сәгать рәвешендәге эз калдырды. Олы Теләктә вакыт туктады...
 
Хаталар белән язам, клавиатураны күрмим, күзләрдә – яшь. Алга таба – дәвалану, ел саен кулга һәм биткә операцияләр. 16 яшькә кадәр инвалид булдым, чөнки янган куллар пешүдән соң эшләмәде диярлек. Абыйныкылар да. Әни 5 ел элек вафат булды”, – дип җан өшеткеч хатирәләре белән уртаклашкан Наталья.
 
Аның бу язмасы беркемне дә битараф калдырмады. Олы Теләкнең үзендә яшәүчеләрдән дә комментарийлар бар иде. Менә шуның берсе:
“Еладым да еладым! Барысын да кичә булган кебек хәтерлим! Бу “ахырзаман” иде, бөтен дөнья янган кебек булды. Без ирем белән Олы Теләк авылында Леспромхоз урамында (аны Шихан дип атыйлар) яшәдек. Бу урамның без яшәгән җире шартлау урынына якын. Бу көнне мунчадан кайттык һәм йокларга яттык. Мин йөклелекнең җиденче аенда идем (кызым Юлия 19 августта туды). Ирем бүлмәгә керде һәм шул мизгелдә бик көчле яшен яшьнәде, без бу яшен дип уйладык. Ләкин 30 секундтан соң көчле шартлау ишетелде һәм бөтен күкне ут каплады. Тәрәзәләрдәге пыялалар коелды, савыт-саба һәм люстралар ватылды, чәчәк чүлмәкләре очты...
 
Мин карынымдагы бала өчен бик курыктым. Шөкер, ул сау-сәламәт туды. Бу хәл беркайчан да кабатланмасын иде! Наталья, сезгә сәламәтлек һәм бәхет телим! Мин сезне күргәнем булды! Хатирәләр, балалар турында язганыгыз өчен рәхмәт”.
 
 

Резеда ГАЛИКӘЕВА
Матбугат.ру
№ --- | 30.06.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»