поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.01.2011 Мәдәният

«Күсәкле тәнкыйть» кемне үстерә?

Декабрьдә Казанда II «Һөнәр» Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале үтте. Бөтенроссия фестивале статусына ия булуның «сәбәпче»ләре – Уфа «Нур» театры белән М.Фәйзи исемендәге Оренбург театры. Фестиваль кысаларында «Выход-68» иҗат берләшмәсе оештырган I Режиссерлар лабораториясенә дә йомгак ясалды. Нәтиҗәдә, ике чара кысаларында бер атна дәвамында 13 спектакль уйналды. Беренче фестивальдә нибары 7 спектакль генә катнашуын искә төшерсәк, сан ягыннан алга китеш зур. Ә сыйфат ни дәрәҗәдә соң?

Әлбәттә, яшь режиссерлар катнашкан чарадан бүген үк «Алтын битлек»тә катнашырлык шедеврлар көтеп булмый. Чөнки режиссерларның күбесе әлеге фестивальдә, беренчесе булмаса, икенче генә иҗат җимешләре белән катнашты. Яшьләр арасында Санкт-Петербургтан Искәндәр Сакаевның да булуы – фестиваль өчен табыш. Ул Әлмәт театрында сәхнәләштергән «Гашыйк Кәриб» (Михаил Лермонтов), мөгаен, бу фестивальнең иң уңышлы спектакле булгандыр. Фестиваль нәтиҗәләре буенча, иң яхшы дип табылган 4 спектакль арасында «Гашыйк Кәриб» тә булу очраклы түгел.

 

Шулай ук дипломнар белән Уфа «Нур» театрыннан Гүзәл Акбердина (Туфан Миңнуллин «Эзләдем, бәгърем, сине»), Г.Камал театрыннан Радик Бариев (Салават Юзеев «Ут күршеләр») һәм режиссерлар лабораториясендә катнашкан Евгений Мардер (Мартин Макдонах «Үксез Көнбатыш», Болак буе театры) бүләкләнде. Режиссура фестивале нәтиҗәләре буенча акчалата премия һәм дипломга Юлия Захарова, Ангелина Мигранова белән Родион Сабиров, Илгиз Зәйниев ия булды.

 

Дипломнар һәм бүләкләр кебек күңелле күренешләрдән тыш, фестиваль бик күп проблемаларны да ачты. Беренчедән, театр һаман да энтузиастларның эш урыны булып кала бирә. Бу татар театрында гына түгел, русныкында да шулай. Яшь режиссерлар спектакльләрен үз акчаларына куярга мәҗбүр. Теләмәгәннәре китә. Мәсәлән, беренче «Һөнәр»дә шактый уңай бәя алган Альберт Гаффаров бүген театрда түгел, ә уку-укыту үзәгендә мастер-класслар бирә. Альберт театрдан бөтенләй читләшсә, бу татар режиссурасы өчен югалту булачак. Әмма егетне дә аңларга мөмкин – бүген иҗат белән генә тамак туйдыру кыен.

 

Кама аръягыннан быел Әлмәт театры гына килде. Чаллы театрыннан Булат Бәдриевне инде былтыр ук «яшь режиссер»лар исемлегенә шартлы рәвештә керттеләр, ә Минзәлә театры, яшь режиссеры Дамир Сәмерханов белән, Мәскәү һәм Свердловский өлкәсендә гастрольләрдә булды. Башкаларында яшьләр юк. Әле ярый яшьләргә Әлмәттә эшләү мөмкинлеге бар. Алайса, Кама аръягыннан фестивальдә әлеге 3 спектакль дә булмас иде.

 

«Гашыйк Кәриб» турында әйттек. Казан тамашачысына әлмәтләрнең гастрольләре вакытында бу спектакльне, һичшиксез, карарга кирәк. Сакаевның эшен, актерларның уенын, Димитрий Хильченконың сәхнә бизәлешен башкаларның иҗат җимешләре белән чагыштыру өчен булса да.

 

Лилия Әхмәтова сәхнәләштергән «Туган-тумача» (Илгиз Зәйниев) спектакле, мөгаен, Әлмәттә репертуар сәясәтендә башланган үзгәрешләрнең беренче карлыгачы булгандыр. Премьера вакытыннан бирле спектакльдә, төрле сәбәпләр белән актерлар алышынудан тыш, үзгәрешләр юк дәрәҗәсендә. Үз уңай яклары, үз җитешсезлекләре. Әмма читтән килгән яшь тәнкыйтьчеләр (аларны ГИТИС профессоры, театр тәнкыйтьчесе Анна Степанова ияртеп алып килгән иде) спектакльне аңламады сыман. Әлбәттә, татар халкының аулак өй, кыз урлау, килен төшерү, җеназа кебек йолаларыннан алар бик ерак. Ә «Туган-тумача» – яшьләрне милли йолалар белән таныштыру өчен генә дә яхшы чара. Актерларның, аеруча төп героиня Шәрифә ролендә уйнаган яшь актриса Эльмира Яһудинаның, уен осталыгы турында горурланып сөйләрлек. Спектакль өзекләрдән тора, дип тәнкыйтьләделәр. Жанры «татар тормышыннан сәхнәләр» булгач, моның аклануын, күрәсең, онытып җибәргәннәр. Бәлки, әле аларга моны укытмаганнардыр. Лилияне әлеге масштаблы пьесага тотынуы өчен шактый тәнкыйтьләделәр. Әмма мондый әсәрләр белән мавыгуын начар дип санау хата булыр. Димәк, үзенә ышана. Лилия хәзер тагын бер мактаулы эшкә тотынган: Камал театры сәхнәсендә Фатих Хөснинең «Йөзек кашы»н куячак.

 

Тәнкыйтьчеләр димәктән, бу фестиваль үзебезнең тәнкыйть мәктәбен булдыру, театр белгечләрен укыту проблемасын калкытты. Чөнки, читтән килгән тәнкыйтьчеләр ни дәрәҗәдә профессиональ булмасын, алар барыбер татар театрының эчке тормышын күрми, татар театрын бары Камал театры белән генә чикли. Ә инде РАТИ-ГИТИС студентларын җыеп алып килеп, гомерләрендә бер татарча спектакль күрмәгән, татар мәдәнияте, тарихы, теле белән бөтенләй таныш булмаган яшьләргә спектакльләрне бәяләргә, тәнкыйтьләргә бирү безгә нәрсәгә кирәк һәм ни дәрәҗәдә файдалы булгандыр. Татар театры – тәҗрибә мәйданы түгел. «Һөнәр» һәм аеруча Режиссура лабораториясе дә – «актерларыгыз булдыксыз, эшегез бөтенләй барып чыкмаган», дип, өметләрне, эшләү дәртен тамырдан кисү урыны түгел. Ул, киресенчә, хаталарны бергәләп табу, җитешсезлекләрне төзәтү, бергә эшләү мәйданы. Мондый «манчу»га корылган тәнкыйть белән бернигә дә ирешеп булмый. Читтәге тәнкыйтьче килә, үзенең субъектив кискен фикерен әйтә дә, Мәскәвенә кайтып китә. Мәскәү Мәскәү инде ул, дисәк тә, алардан соң башы чабылып калган театрыбызны янәдән «сулар сибеп» үстерү безнең өстә кала. Болай да ул яшьләрнең өсләренә гел туфрак коярга гына торалар. Шытып чыга алмасын дип. Яшь режиссер агач түгел. Өскә үсмәсен, куера төшсен, дип баш ботагын кисәргә кирәк түгел аның.

 

Шушы фикерләргә нигезләнеп, әлмәтләрнең өченче спектакленә аерым тукталасы килә. Бу Нәфисә Исмәгыйлева сәхнәләштергән «Ышаныч» спектакле. Профессиональ режиссер белеме булмаган Нәфисәне иҗади үҗәтлек, җиңел юл белән чикләнмичә, катлаулы эшләргә алыну аерып тора. Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар»ы, Илгиз Зәйниевнең «Балакаем» драмасы һәм хәзер – Олег Богаевның «Марьино поле» әсәре. Бу – татар театрында Яңа драма дип аталган юнәлешкә беренче мөрәҗәгать итү. Әлеге адым – зур батырлык һәм зур авантюра. Әйе, спектакльдә җитешсезлекләр бар. Текстта күтәрелгән тема-проблеманы сәхнәдә чагылдыруда да, бизәлештә дә. Нәфисә Исмәгыйлеваның максаты изге – авырлыклар аша өйрәнү. Нәкъ менә өйрәнү. Әмма тәнкыйть режиссерны «таяк» белән өйрәтүне дөресрәк, дип тапты. Мондый «таяк» методикасыннан соң нинди үҗәт Нәфисә дә режиссерлыкны ташламаса ярый инде. Ә спектакльне репертуарга кертү – театр җитәкчелеге тарафыннан бик дөрес адым. Шомартасы җирләрен шунда шомартып бетерерләр. Спектакльнең ни дәрәҗәдә уңышлы булуын тамашачыдан да яхшырак бәяләүче булмас.

 

Фестивальдә игътибар үзәгендә янәдән Илгиз Зәйниев булды. Драматург буларак та, режиссер буларак та. М.Фәйзи исемендәге Оренбург театры Илгизнең «Гармун» спектаклен алып килгән иде. Әлеге спектакль – Рамил Гәрәевнең диплом эше. Бер спектакль, аеруча диплом эше буенча гына бәя бирергә ашыгасы килми. Туфан Миңнуллинның «Шәҗәрә»сен хәтерләткән «Гармун»да автор актуаль мәсьәлә – милли моңның, милли үзенчәлекнең шәһәр шартларында югалуын күрсәтә. Спектакль, дөресен әйткәндә, куелып бетмәгән. Аны үзгәртергә, яхшыртырга җирлек бар. Режиссерның теләге генә булсын.

 

Зәйниевнең режиссер буларак тәҗрибәләре – Альтернатив театр белән эшләнгән «Бие, бие, Хәйбулла...» хореографик спектакле һәм «Derdmend» шигъри спектакле. Һичшиксез, үзенчәлекле эшләр. Әмма бу – драматик спектакльләр түгел. Шуңа да Илгизнең режиссура өлкәсендә эшенә әлегә бәя бирү дөрес булмас. Әйе, «Хәйбулла...»да Нурбәк Батулланың биюләре игътибарны җәлеп итә, юкка гына Опера һәм балет театрында эшләми егет. Текстлар бераз пафослы, әмма фәлсәфи, уйландырырлык. Әлеге эштә образларга үзенчәлеклелек, композицион бердәмлек җитеп бетми.

 

Ә «Derdmend»тә Дәрдмәнд җитмәде. Нигездә, идеясе яхшы, кирәкле. Башкортстанда, мәсәлән, Зәки Вәлидигә багышланган спектакль дә куйдылар, аны халыкара фестивальләргә дә йөрттеләр. Бездә генә тарихи мирасыбызны барлау юк дәрәҗәсендә. «Derdmend»тән дә канәгатьлек калмады. Шигырьләрне уку Дәрдмәнд шигъриятеннән калыша.

 

Мөгаен, фестиваль кысаларында иң көтеп алынган эшләрнең берсе «Годо» булгандыр. Татар сәхнәсенә Сэмюэл Беккетны алып менү – еш кабатлана торган хәл түгел. Бу уңайдан үткән фестивальдә Альберт Гаффаров сәхнәләштергән «Акылдан язган кеше язмалары» (Николай Гоголь) белән параллель үткәрәсе килә. Беккетны татар театрында эшләүче режиссерлар түгел, ә Ангелина Мигранова белән Родион Сабиров сәхнәләштерү дә кызык. Әлеге яшьләр – чын мәгънәсендә театр белән яшәүчеләр. Камал театрының кече сәхнәсендә академия театры артистлары белән үз акчаларына спектакль куярга алынулары батырлык. Әлегә: «Афәрин!» – диеп булмый. Спектакль эшләнеп бетмәгән. Әмма аларның үҗәтлеге зур, эшләп бетерерләр. Режиссура лабораториясендә катнашкан «Пеләш җырчы»лары да (Эжен Ионеско) абсурд булган өчен генә куелган, дигән тәэсир калдырган иде. Хәзер бу спектакль – «Болак буе» театрының иң уңышлы эшләренең берсе. Тамашачы бит профессиональ тәнкыйтьче түгел, аны «музыкаль бизәлештә компот» булуы кызыксындырмый. «Годо» да  Камал театрының репертуарына кереп калыр, дип өметләнәсе килә. Татар режиссурасы өчен бу зур табыш булыр иде.

 

Дипломнарга ия булган спектакльләргә килгәндә, «Гашыйк Кәриб» турында әйтелде. Искәндәр Сакаевның төркемдәше, Рифкать Исрафиловның шәкерте Гүзәл Акбердинаның «Эзләдем, бәгърем, сине» спектакле дә уңышлы гына килеп чыккан. Режиссер Камал театрында куелган спектакльне кабатламый, әсәргә үз карашын белдерә, геройларны сәхнәдә яшәтүнең яңа формаларын таба. Радик Бариев режиссурада иң яхшы дебют өчен дипломга лаек булды. «Ут күршеләр» – чыннан да, уңышлы башлангыч. Беренче хезмәт белән академия театрының репертуарына кереп, тамашачы игътибарын җәлеп итәрлек, матбугатта уңай бәя алырлык спектакль куюы, Радик Бариевта режиссерлык таланты барлыгы хакында сөйли.

 

Режиссерлар никадәр күбрәк булса, шулкадәр яхшырак. Конкуренция булырга тиеш.Тик Татарстан театрларының барысында да диярлек репертуар тулысынча бер режиссер сәхнәләштергән спектакльләрдән генә тора. Әлбәттә, баш режиссерларны да аңларга мөмкин. Чөнки сәхнәгә чыгарылган спектакль өчен, хәтта үзләре куймасалар да, алар җавап бирә. Яшь режиссерга мәйдан бирү – бер әйбер, аның белән бергә театрга җиткерелгән тәнкыйтьне күтәрү – башка. Шуңа да «Выход-68» башлап җибәргән Режиссерлар лабораториясе – яхшы башлангыч. Ул «күсәкле тәнкыйть» мәйданы түгел, иҗади профессиягә өйрәнү мәйданы булып хезмәт итсен иде.


Илмир ХӘБИБУЛЛИН
Сәхнә
№ 1 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»