|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.06.2022 Җәмгыять
Җәй уртасында машиналар бозланып катканБу көннәрдә һава температурасы түбәнәйде. Башкортстанның көньягында аеруча салкын, диләр. Мәсәлән, Зианчура районында төнен һава температурасы кинәт кенә шулкадәр түбәнәйгән ки, хәтта машиналар юка боз белән капланган.
“Район үзәгендә көндез бик салкын түгел: хәзер 15 градус җылы, кичә 10 градус булган иде. Бакчачылар үсентеләрне саклау буенча чаралар күрә. Бәхеткә, уңышка зыян килмәде, – ди Зианчура башлыгы Дамин Юланов. – Салкын булса да, ул узган елгы корылык һәм янгыннарга караганда яхшырак”.
Фото: https://www.bashinform.ru
Язгөл САФИНА |
Иң күп укылган
|