поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
28.06.2022 Хәйрия

Кечкенә Русланга безнең ярдәм кирәк

Әлеге 6 яшьлек малайга туган һәр көнне кыенлыкларны җиңәргә туры килә. Ул башка гади балалар сыман гадәти тормыш белән яши алмый, әмма нәкъ менә без Русланга әлеге көрәштә ярдәм итә алабыз.

Шушы көннәрдә безгә Печище авылыннан авыру бала тәрбияләүче күп балалы әти-әни Игорь һәм Юлия Гутаровлар мөрәҗәгать итте. 
 
«Безнең Руслан тумышыннан бирле муковисцидоз чиреннән интегә. Һәр көн тормыш өчен көрәш. Операцияләр, тикшеренүләр, Русланның бер минут та игътибарсыз кала алганы юк. Өлкәнрәкләре Русланны карарга булыша, әлегә без хатыным белән бергә кыйммәтле препаратлар сатып алу өчен акча эшләргә тырышабыз», - дип сөйләде безгә малайның әтисе.
 
Муковисцидоз - ул нәселдән килгән авыру, гадәттә, бала гомеренең беренче 2 елында күренә. Лайла бүлеп чыгаручы барлык органнарны-үпкәләрне, бавырны, ашказаны асты бизен, эчәклекне зарарлый. Бүгенге көндә муковисцидозны тулысынча дәвалап булмый. Хәзерге медицина авыруның хәлен бераз җиңеләйтергә һәм аның гомер озынлыгын арттырырга мөмкинлек бирә. 
 
Русланның авыру формасы катлаулы һәм катнаш. Бүген ул үмөстәкыйль рәвештә ашый алмый, күптән түгел операция ярдәмендә кечкенә малайга азык кабул итү өчен аппаратура урнаштырылган. Көн саен ул 10-11 ингаляция ала. Аның тормышы вакытында дару эчү-эчмәү белән турыдан-туры бәйле. 
 
Ел башында Республика балалар хастаханәсендә Русланга бер еллык дәвалау курсын билгеләгәннәр. Ел дәвамында ул кыйммәтле препаратлар кабул итәргә тиеш. БРКХ киңәше белән Гутаровлар район хастаханәсенә юл тота. Алар, үз чиратында, кечкенә малайга препаратлар бүлеп бирү үтенече белән республика Сәламәтлек саклау министрлыгына хат язганнар.  Әмма бүген инде июнь ае, ә карар әле дә кабул ителмәгән. 
 
Бу көннәрдә, ниһаять, әлеге мәсьәлә хәл ителә башлады. Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәм итү турында карар кабул итте. Әмма бала бик авыр хәлдә, дарулар хәзер үк кирәк. Ә препаратларны бүлеп бирү мәсьәләсе бер көн эше генә түгел. 
 
Русланның әти-әнисе теләсә нинди эшкә алына, улларының тормышын озайту өчен акча эшләү турында хыяллана. Улы өчен борчылу аркасында әтисенең сәламәтлеге белән дә проблемалар барлыкка килгән, бүген Игорь тулы канлы эшләү мөмкинлегеннән мәхрүм ителгән. 
 
«Әлбәттә, мин әти, гаилә башлыгы буларак, Руслан өчен барысын да эшләргә тиешлегемне аңлыйм. Йөрәк авыртуы һәм астма мине авыр эш башкарырга мөмкинлектән мәхрүм итте, әмма мин кешеләргә өйләрендә, хуҗалык эшләрендә булышам. Хәзер һәр тиен – алтын бәясенә тиң. Әгәр сезнең укучыларыгыз улымның гомерен озынайтырга ярдәм итә ала икән, без Русланны авырудан һәм газаплардан арынуга өмет бүләк иткән һәр сум өчен рәхмәтле булачакбыз», - ди Игорь.
 
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, медицина документлары белән танышканнан соң, без бу кечкенә малайга 6 ел гомере эчендә күпме кичерергә туры килгәнен күрдек. Ә БРКХ белгечләре кул куйган дәвалау курсы бер елга 280 мең сумнан артык тора. Аңлашыла ки, күп балалы гаиләнең андый акчасы юк. Тик без барыбыз бергә акчаның бер өлешен генә булса да җыеп, Русланны коткарып кала алабыз.
 
Акчаларны исәп-хисап счетына күчерергә мөмкин. Руслан авыруы тарихыннан барлык документлар редакциядә, теләгегез булса, сез алар белән таныша аласыз.
 
Картага күчерү өчен: 2202200929821039 Саклык банкы, карта белән бәйле телефон номеры +7 9393 423 048
 
Банк реквизитлары буенча тәрҗемә:
 
Алучысы: ГУТАРОВА ЮЛИЯ Владимир кызы
 
Счет номеры: 40817810362005177665
 
Алучының банкы: СБЕРБАНК ГАҖ " ТАТАРСТАН банкы "ның №8610 бүлекчәсе
 
БИК: 049205603
 
Корр. исәп: 30101810600000000603
 
ИНН: 7707083893
 
КПП: 165502001
 
SWIFT-код: SABRRUMM
Диана Салихҗанова,
Югары Ослан районы
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 28.06.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»