|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.06.2022 Шоу-бизнес
Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов бишенчесен көтә? (ФОТО)"ВКонтакте" челтәрендәге «Подслушано/ Тат-шоубиз» төркемендә җырчы гаиләнең соңгы видеоларының берсеннән скриншот ясаганнар. «Фото нәрсә турында икәнен аңладыгызмы?» – дигән сорау да куйганнар. Анда, имеш, Илдар Гүзәлдән: «Тагынмы?» – дип сорый. Гүзәл исә: «Юк, тагын түгел, ә кабат», – дип җавап бирә.
Әлеге фотосурәттә күзгә ташланган нәрсә: Гүзәлнең йөкле хатыннарныкын хәтерләткән буй-сыны. Бәлки, җырчының тәнгә сыланып торган озын күлмәге генә аны шулай түгәрәкләнгән итеп күрсәтәдер. Ләкин «Подслушано/ тат-шоубиз» төркеменең язылучылары бертавыштан диярлек, җырчы гаилә янәдән бала алып кайта икән, дигән фикергә килгән.
«Бишенчесен көтәләрдер», «Аларга ярый, аларның балаларны тәрбияләп, тәэмин итәргә мөмкинлекләре бар, хәлләреннән килә», «Алар бит алдан ук биш бала телибез, дигәннәр иде», «Дүрт айлык бар бугай инде», «Афәрин диясе генә кала», «Самирга иптәш кирәк. Яңа елга бүләк булыр, Аллаһ боерса», – дип комментарий калдыручылар бар.
Фото: соцчелтәрләрдән
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|