|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.01.2011 Икътисад
ТР да февральдә яңа үрнәктәге мең сумлык акча партиясе кертеләчәкКупюраның дизайны үзгәрмәгән диярлек, ә саклык элементлары арткан. ТР да февраль уртасында яңа үрнәктәге мең сумлык акча партиясе кертеләчәк. Бу хакта бүген Милли банк бүлегендә белдерделәр.
Купюраның дизайны үзгәрмәгән диярлек, ә саклык элементлары арткан. Банкирларның сүзләренә караганда, мең сумлык купюра шулкадәр сакланган ки, түләү терминалларының күбесе яңа акчаны кабул да итми.
Искәртеп үтәбез, Россия төбәкләрендә яңа үрнәктәге мең сумлык купюралар белән проблемалар туган. Күп кенә түләү терминаллары яңа банкнотны танымый. Кайбер төбәкләрдә аппаратларны яңадан көйләргә туры килгән. ТР Милли банкы белгечләре сүзләренә караганда, Татарстанда әлегә андый проблема юк, банкларга шикаять белән мөрәҗәгать итүчеләр теркәлмәгән.
Наталья РЫБАКОВА |
Иң күп укылган
|