|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.06.2022 Мәдәният
Татарстан китап нәшрияты Якутиядә үз китапларын тәкъдим итте (ФОТО)Шушы көннәрдә Якутиядә Татарстан Республикасы көннәре уза. Якутия халкын һәм кунакларын Татарстан мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштыру өчен киң программа тәкъдим ителә. Бүген «Татарстан-Якутия» форумы кысаларында Татар китап нәшрияты стенды рәсми рәвештә ачылды. Биредә нәшрият 300дән артык китап тәкъдим итте. Стендны бик күп кунаклар карап китте, шул исәптән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Якутия башлыгы Айсен Николаев. Татарстан китап нәшриятының җитәкчесе Илдар Сәгъдәтшин китап нәшер итү, нәшрият тарихы турында сөйләде. Аннары кунакларга "Хәзинә якут прозасы антологиясе" (хәзерге якут прозасы антологиясе) китабы тәкъдим ителде.
--- |
Иң күп укылган
|