|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.06.2022 Фаҗига
Нурлатта әти-әнисе эштә чакта янып үлгән бала өйдән чыгып котылырга тырышканНурлатның Чернышевский урамындагы торак йортта янгында һәлак булган яшүсмер йокы бүлмәсендә идәндә яткан килеш табылган. Күрәсең, бала төтенгә буылып уянып, бүлмәдән чыгарга омтылган, котылырга тырышкан, әмма көче җитмәгән. Табып алган коткаручылар аны саф һавага чыгара, беренче медицина ярдәме күрсәтә, әмма соң була инде.
Аңа кадәр "Матбугат.ру"да бүген иртән Нурлатта шәхси йортта янгын урынында Нурлат прокуроры Сәйяр Зыятдинов һәм оператив төркем эшли дип язган идек.
Янгын турында хәбәр күршеләреннән килеп ирешә. Янгынның төп сәбәбе дип электр җиһазны монтажлаганда янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү атала.
Фото: http://nurlat-tat.ru/
--- |
Иң күп укылган
|