поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
23.06.2022 Яңа китаплар

Вакыйф Нуруллин яңа китабы турында: Үзем китәр алдыннан истәлек булып калсын

87 яшьлек күренекле язучы Вакыйф Нуруллинның «Әгәр син булмасаң...» дип исемләнгән яңа китабы дөнья күрде. Басмада язучының 1966-1991 елларда язылган популяр повестьлары урын алган.

«Мине яратып укыган буын хәзер олыгайды инде. Журналларда басылган, тәрҗемә ителгән повестьларымның тиражы заманында бер миллионнан артты. Урта буын да минем әсәрләр белән таныш, ләкин яшьләр укымады. Яңа китап чыккач, бәлки алар да укыр. Үзем китәр алдыннан китап сөючеләргә истәлек булып калсын. Чыгаргач, шуңа сөендем, - дигән Вакыйф Нуруллин «Татар-информ» хәбәрчесенә. 

Вакыйф Нуруллинның 1100 нөсхә белән чыккан китабы Татарстан китап нәшрияты кибетләрендә сатуга куелган. Басмага «Шинельсез солдатлар», «Әгәр син булмасаң...», «Күпер чыкканда», «Сагынырсыз әле...» повестьлары кергән.

«2014 елдан бирле китапларым чыкканы юк иде. Шуннан бирле китап кибетләрендә бер генә китабым да булмады. 2014 елда чыкканы бер атна эчендә сатылып бетте. Аны бүләккә дип өчәрне алдылар. Язучының китабы кибет киштәсендә булырга тиеш», - диде Вакыйф Нуруллин.

«Әгәр син булмасаң...» китабына кереш сүзне һәм Вакыйф Нуруллин әсәрләренә кыскача күзәтүне Татарстан китап нәшрияты баш мөхәррире Ленар Шәех язган.

Кереш сүздән кыскача өзек: «Сагынырсыз әле...» повесте совет чоры җитәкчесе образын гәүдәләндерә, аның туган-тумачалыкка, әшнәлеккә, рухи бозыклыкка корылган тормышы ахыр чиктә төп каһарманның үзе өчен үкенечле тәмамлана. Аны укыгач, бүгенге көн күзлегеннән карап, күңелдә үзеннән үзе «хәзер нәрсә үзгәрде соң?» – дигән сорау туа».


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»