поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
23.06.2022 Шоу-бизнес

Альбина Апанаева: "Иремне яратам, ләкин..."

Татар эстрадасы артисты Альбина Апанаева белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Ун ел яшәү дәверендә төрле чаклар булды. Әмма гаиләбезне саклап, яклап тотабыз. Хәзерге яшьләргә исем китә. Әз генә сүзгә килсәләр дә, аерылышалар", - ди Альбина.

– Кияүгә чыкканда, сиңа 32 яшь булган. Ни өчен шулай соңлап гаилә кордың?
 
– Минем өчен иҗат һәрвакыт беренче урында булды, шуңа күрә гаилә корырга ашыкмадым. Бервакыт гастрольләр белән Башкортстанга бардык. Тик ни өчендер оештыручылар торак мәсьәләсен хәл итәргә оныткан. Нәтиҗәдә мине бер администратор кыз үз өенә яшәргә алып кайтты. Ул булачак ирем Рафаэльның бертуган сеңлесе иде. Мин аларда бер айлап яшәдем. Шуннан кавыштык.
 
– Ул синнән яшьрәк дип беләм?
 
– Ике яшькә генә. Әти дә әнидән ике яшькә кечерәк. Ләкин моның бер начар ягын да күрмим, бу яшь аермасы безнең мөнәсәбәтләрдә бөтенләй сизелми.
 
– Рафаэльның кайсы сыйфаты ошый сиңа?
 
– Ошый да, ошамый да дияр идем. Артык тыныч һәм аз сүзле булуы. Соңгы арада яңа сәләте ачылды. Аш бүлмәсендә оста һәм тәмле итеп камыр ризыклары пешерә. Әти дә тәмле итеп әзерли иде.
 
– Сезнең турында аерылышканнар дигән сүзләр дә булды...
 
– Ул сүзләр миңа да килеп ирешә. Ун ел яшәү дәверендә төрле чаклар булды. Әмма гаиләбезне саклап, яклап тотабыз. Хәзерге яшьләргә исем китә. Әз генә сүзгә килсәләр дә, аерылышалар. Яшьләр түземсез, сабыр итә белмиләр. Сүз дә юк, түзеп яшәргә дә кирәкми, әмма һәркем үзе хәл итәргә тиеш.
 
– Тормышта хыянәт белән күзгә-күз очрашканың булдымы?
 
– Юк һәм язмасын да. Рәхәт нәрсә түгелдер ул...
 
– Синеңчә, ярату бармы ул?
 
– Бар дип уйлыйм. Иремне хәзер дә яратам, ләкин башка төрле итеп. Еллар узган саен хисләр үзгәрә. Берәү әйтмешли, туганлашып беттек инде (көлә).
 
– Каенанаң белән мөнәсәбәтләрең ничек?
 
– Бик шәп! Ул кешеләрне, тормышны ярата. Хәтерлим, бер ай аларда яшәгәнннән соң, Казанга киткәндә, ул минем белән елый-елый саубуллашкан иде. Аның белмәгән эше юк, бик уңган хатын-кыз ул.

– Ни өчен Миралиягә иптәш алып кайтмыйсыз?
 
– Хәзер бу хакта уйламыйм да инде. Ни өчен икенче бала алып кайтмадык икән дип уйланган чаклар булды. Миңа әле 41 генә яшь, кайбер хатын-кызлар 45 яшьтә дә бала таба. Шуңа күрә ни буласын Аллаһы Тәгалә генә белә.
 
– Үзеңдә охшамаган нинди сыйфатлар бар?
 
– Артык беркатлы мин.
 
– Сине елатырга җиңелме?
 
– Җиңел дип әйтмәс идем. Халәтем кәефкә бәйле. Кәеф булмаса, еларга мөмкинмен. 

– Бүген ниләр белән шөгыльләнәсең?
 
– “Залесный” мәдәният йортында вокал студиям бар. Өлкәннәр һәм балалар өчен дәресләр бирәм. Казанның 13нче музыка мәктәбендә укытам. Моңа өстәп бәйрәмнәр оештырам. Ике телдә алып барам һәм җырлыйм. Кая гына барсам да, тизрәк өйгә, гаиләм янына кайтасым килә. Гаилә җанлы мин. Буш вакытым булса, китаплар укырга яратам. Элек мәхәббәт турында укысам, хәзер психология, балалар тәрбиясе белән кызыксынам.

– Тормышыңнан канәгатьме син?
 
– Канәгать булсаң, дөрес булмас ул. Кеше һәрвакыт камиллеккә омтылырга тиеш. Якын киләчәктә “сольный” концерт куясым килә. 
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 23.06.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»