|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.06.2022 Фаҗига
Июнь азагында туй үткәрергә тиеш булганнарБашкортстанның Дәүләкән районы трассасында коточкыч фаҗига булган. Юл-транспорт һәлакәтендә туйга әзерләнгән яшь пар каза күргән. Авария Дәүләкән - Әҗдәк автоюлының икенче чакрымында булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, "Chevrolet Cruze" руле артында утырган 27 яшьлек егет, янындагы кәләше белән сүзгә килеп, игътибарын читкә юнәлткән һәм машина юл читенә очкан. 29 яшьлек хатын шул урында һәлак булган.
Ул элек кияүдә булган һәм ике бала тәрбияләгән. Әмма гаилә тормышы барып чыкмаган, һәм хатын ире белән аерылышкан. Икенче булачак ире белән Дәүләкәндә танышкан. Кайбер чыганаклардан күренүенчә, ир төрмәдә утырып чыккан. Хатын 30 яшьлек юбилеена кадәр берничә көн генә яшәмәгән.
Хәзер автоинспекторлар үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтенең барлык хәл-шартларын ачыклый.
Фото: башньюс
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|