поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.01.2011 Мәдәният

«Мин шундый хыялый кеше»

Кайсы театрда гына эшләмәсен, талантлы артистны тамашачы күрә, бәяли. Әлмәт Татар дәүләт драма театрында эшләүче Татарстанның халык артисты Раушания Фәйзуллинаның иҗатын яратмаган тамашачы бармы икән! Бәлки, тискәре образларны да яраттыра белгәнгәдер ул.

Актерның төрле холыктагы рольләре һәркайсы табигый һәм алар бер-берсен кабатламый. Н.Фәттахның “Сармат кызы Сәринә” спектаклендә – Сәринә, Ф.Бурнашның “ Яшь йөрәкләр”ендә – Мәхтуха, И.Абдуллинның “Тиле яшьлек”ендә Шифабикә, Сандугач һәм Сайдә образларының һәркайсы үзенчәлекле. К.Тинчурин исемендәге театр фестивалендә аңа юкка гына “Иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы” дигән төрдә диплом тапшырылмады. Раушания өчен сәхнәдә тамашачының алкышлап каршы алуыннан да кадерле мизгел юк. Р.Фәйзуллина 25 ел сәхнәдә. Ул үзенең тормыш юлын хәтер иләгеннән үткәреп, балачак хатирәләрен күңелдә яңартырга ярата.

 

Раушания Арча районы Симетбаш авылы кызы. Ул биш бала арасында әтисенең улы кебек эшләп үсә. Абыйсы янында комбайн ярдәмчесе булып эшләүме, тирес түгүме, кулга чүкеч тотып тактадан әйберләр ясаумы – һәркайсы Раушаниянең кулы аша үтә. Кечкенәдән авылда концертлар оештырып йөрергә ярата ул. Яңа Кырлай мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан театр училищена укырга керүе дә очраклы түгел. Артист булу – аның балачак хыялы. Фирдәвес Әхтәмова, Гөлсем Исәнгулова, Шамил Барыев кебек педагоглардан белем алу кыз өчен күктән иңгән бәхет сыман тоела. Әлмәт театрына эшкә киткәч тә үзенең остазларын сагынып искә ала ул.

 

Раушания театрда Татарстанның атказанган артисты Хөрмәт Фәйзуллин белән гаилә корып җибәрә. Кызлары Ләйсән дә аларның һөнәренә гашыйк булып үскән. Ул бүгенге көндә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты.  Укучыларыбызны Раушания ханым белән якыннанрак таныштырабыз.

 

– Раушания ханым, артист халкы теләсә нинди рольне уйнарга риза. Хәтта табутка кереп ятудан да курыкмыйлар.

 

– Әйе, артистны рольсез тоту үтерә ул. “Ышаныч” спектаклендәге Серафима ролендә үземә чукынырга да туры килә. Шул вакытта эчемнән “Ходаем, кичерә күр”, – дип кабатлыйм.

 

Сез сәхнәдә күп төрле холыклы хатын-кыз рольләрен башкаргансыз. Тормышта үзегез нинди рольдә?

 

– Миндә башка хатын-кызга хас сыйфатларның бөтенесе дә бар. Аларны вакытында куллана белергә генә кирәк. Үземне көчле рухлыга саныйм. Эгоист дисәм дә була. Бер җылы сүз әйтсәләр, эреп тә китә алам.

 

– Сез инде шактый еллар ялгыз яшисез. Ирегез белән аерылышкач, сәхнәдә ир белән хатын рольләрен уйнарга туры килмәдеме?

 

– Д.Салиховның “Пуля” һәм “Кодача” спектакльләрендә бергә уйнадык. Рольне биргәнче, режиссерлар башта миннән рөхсәт сорыйлар иде. “Менә бу рольдә сине күрәсе килә”, - дигәч, каршы килмәдем. Эшебез шундый булгач, берни эшләр хәл юк. “Кодача” спектаклендә мин-Шәмсия, Хөрмәтулла мулла иде. Шул спектакльдә аның миңа мәхәббәт аңлатуы безнең хакта белгән тамашачыга кызык та тоелгандыр.

 

– Тормышта да сәхнәдәге кебек көчле мәхәббәтне кичерергә туры килдеме Сезгә?

 

– Мәхәббәтнең нәрсә икәнен аңламыйча яшимдер, ахрысы, мин. Бәлки, ир-атны ярата да белми торганмын. Кем белә, безнең гаиләнең таркалуы да әнә шул ярата белмәүдәндер. Мин үземнең бөтен мәхәббәтемне кызыма бирдем. Һаман аның өчен генә яшим.

 

Кызыгыз Ләйсән Г.Камал исемендәге театрда шактый рольләр башкарырга өлгерде. Аңа нинди киңәшләр бирәсез?

 

– Мин аңа: “Әгәр үзеңә юл ярмасаң, театрда эшли алмыйсың”, - дип  укыганда ук әйтә идем. Үзен еламаска да өйрәттем. Гомумән, Ләйсән һәр эшен минем белән  киңәшеп эшли. Без икебез дә куян елында туганбыз.

 

– Өйдә ниләр белән мавыгасыз?

 

– Йон эрләргә, бәйләргә, тегәргә яратам. Соңгы вакытта иске әйберләр җыя башладым. Минем залым музейны хәтерләтә. Батарея янына читәннәр дә үреп куйдым. Киштәләрдә җиз самавырлар, үтүкләр, җилпучлар, апамның чиккән сөлгеләре, кулдан тукылган паласлар дисеңме... Хәтта сандык та бар. Кая гына барсам да иске әйберләр карап йөрим. Быел җәй көне авылдашларым да шактый китерде. Аларны кыра-кыра чистартканнан соң гына өемә алып кайтып куям. Минем бу шөгылемә Ләйсән дә аптырый. Әнә шундый хыялый кеше инде мин.

 

Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 30 декабрь, 2010 ел.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Әлмәт театры
№ |
Әлмәт театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»