поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
20.06.2022 Язмыш

«Гөлназыбыз исән калсын, чыныксын өчен Ходайга ялвардык»

Һәр бала үз бәхете белән дөньяга килә. Шулай ук тормышының бәхет-сөенечләргә күмелүе ата-анасыннан тора. Һәм, әлбәттә, үзеннән. Бу яктан Әлки районы Яңа Чаллы авылында туып-үскән Гөлназ Галәветдинова, чыннан да, бәхетле.

Кимчелеге булуына карамастан, ул беркайчан да үзен кимчелекле дип санамый һәм башкаларга да шулай уйларга ирек бирми. «Тулы канлы тормыш белән яшим, мин шуның белән бәхетле. Һәркемнең үз бәхете кулларында, алдыма куйган максатларыма ирешеп киләм», ди кыз. 
 
Әлки районы Яңа Чаллы авылында нәни учларына гына түгел, ихлас күңеленә кояш нурлары җыйган Гөлназ Галәветдинова үзенең уй-кичерешләрен кәгазьгә күчерә. Туган авылында гына түгел, белем алган уку йортында да аны "шагыйрә" дип йөртәләр. 
 
— Йөклелек авыр үткәнгә, район табиблары бала табу өчен Казанга РКБның перинаталь бүлегенә җибәрделәр. Гөлназ җитлекмичә, 28 атналык кына булып туды. Билгеле булганча, бу чорда әле баланың әгъзалары ныклап торып формалашмый. Гөлназның күзләре күрмәве менә шуның белән бәйле дә инде. Аны шунда ук тиешле авырлык җыйганчы, патологияләре булган сабыйлар бүлегендә тоттылар, - дип сөйләде безгә аның әнисе Рәсимә апа Галәветдинова, - Өч көн саен Әлкидән Казанга йөрдек. Гөлназга чаклы бер сабыем вафат булды. Гөлназыбыз исән калсын, чыныксын өчен Ходайга ялвардык. Табиблар аңа күзнең челтәр катлавының өзелүе диагнозы куйды. 3 айдан 3 яшькә кадәр һәр алты ай саен Санкт- Петербургта 7 операция булды. Ахыр чиктә, сул күзендә күрү сәләтен саклап калдык, ә уң күзе күрми. 
 
Рәсимә Галәветдинова һөнәре буенча укытучы. Мондый үзенчәлекле баланы карау өчен бик күп вакыт, сабырлык таләп ителә. Шуңа күрә гаилә башлыгы Ильяс эшеннән китеп үзен бала карауга багышлый.
 
— Укытучылар өчен янәдән әзерлек үттем, балаларны Брайль системасы буенча укыту үзлекләренә төшендем, - ди Рәсимә апа. Әнә шуңа ул Гөлназны өченче сыйныфка чаклы авылдагы мәктәптә үзе укыта. Дүртенче сыйныфка исә әти-әнисе киңәшләшеп кызларын Лаеш районындагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәпкә урнаштыра. 
 
— Гөлназ бик уңган, өй эшләрендә булыша, өй жыештыра, барлык хуҗалык эшләрен башкара. Беркайчан тик утырганы юк. Интернатта аларны тормышта кирәкле булган барлык эшләрне дә эшләргә өйрәтәләр. Киләчәктә ул үзен укытучы буларак күрә, - диде безгә Рәсимә апа. 
Кече яшьтән үк Гөлназ каләм тибрәтә башлый, моңарда укытучыларының йогынтысы да булмый калмагандыр. Шулчаклы сабыр, нык рухлы һәм яшәү дәрте белән дөрләп янган кеше ул Гөлназ. Брайль системасы буенча бик күп китаплар укый.
 
Аның лирикасында фәлсәфи уйланулар, туган якка мәхәббәт ярылып ята. Уйланмаса, шагыйрь шигырь язмый. Хәер, кечкенә шагыйрә үзен шагыйрә дип санамый, каләм тибрәтергә яратучы дип характерлый ул үзен. Декабрь башында гына Яңа Чаллы кызы Гөлназның «Первоцвет» дип аталган тәүге китабы дөньяга килә. Биредә аңа мәктәп-интернат коллективы, үзен атарга теләмәгән иганәче ярдәм иткән.
Беренче китабы Гөлназның беренче җиңүе булсын, ул яулыйсы үрләр әле алда.
 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 20.06.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»