|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.06.2022 Авыл
«Элита»да республика дәрәҗәсендә ике бәйге үтте (ФОТО)Беренчесе сөт һәм ит терлекчелеге буенча зоотехник-селекционерларның V Республика бәйгесе булса, икенчесе мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча операторларның 44нче республика конкурсы иде. Әлеге чараларда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов, «Элита» хуҗалыгы җитәкчесе Фәннур Зарипов һәм башкалар катнашты. Бәйгедә республика районнарыннан килгән иң яхшы белгечләр үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Алар көтүлекләрне үрчетү, терлекләрне карау һәм ашату, сыерларны һәм таналарны бозауларга әзерләү буенча белемнәрен, шулай ук мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча гамәли күнекмәләрне күрсәттеләр.
--- |
Иң күп укылган
|