|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.06.2022 Фаҗига
Квадроцикл астында калганБашкортстанда Әбҗәлил районының Яктыкүл тирәсендә кичке сәгать сигезләрдә 19 яшьлек кыз, Cfmotо Сforce квадроциклында китеп барганда кинәт ауган. Авариядә җәрәхәтләнгән кыз ашыгыч ярдәм машинасында һәлак булган. Квадроциклның тиешенчә теркәлү үтмәве, ә кызның водитель таныклыгы булмавы билгеле. Авария очрагы буенча тикшерү эше башланган, диләр БР буенча ЮХХДИдә.
“Квадроцикл конструкциясе юагры тизлектә текә борылышларда кисәк манёврлар ясарга мөмкинлек бирми. Кинәт борылырга теләгәндә водитель үзе белән бергә транспорт чарасын әйләндерүе ихтимал, ә бу инде, әлбәттә, водительнең үлеменә яисә сәламәтлек белән җитди проблемаларга китерергә мөмкин. Мәсәлән моңа охшаш аварияләрдә мотоцикл читкә чыгып очса, квадроцикл, гадәттә, үз авырлыгы белән водительне каплый да куя, Әбҗәлил районындагы очрактагы кебек. Ә бит мондый транспорт төренең авырлыгы 300 килога якын”, – ди БРның баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов.
Фото:БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|