поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.01.2011 Мәдәният

Комедияләр, комедияләр...

Казандагы татар театрларының 2010 елдагы соңгы премьералары «Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз» (Илдар Юзеев, Г.Кариев театры) 3 декабрьдә; «Хаҗи әфәнде өйләнә» (Шәриф Камал, Тинчурин театры) 10 декабрьдә; «Бабайлар чуагы» (Илгиз Зәйниев, Камал театры) 16 декабрьдә булды. «Хаҗи әфәнде...» беренче тапкыр 1917 елда ук «Сәйяр» труппасы тарафыннан, ә соңрак берничә тапкыр академия һәм Тинчурин театрларында куелган. Илдар Юзеев пьесасы моңа кадәр 1983 елда Камал театрында сәхнәләштерелгән булган, ә Илгиз Зәйниевнең өр-яңа әсәре 2010 елда гына сәхнәгә менде. Өч спектакль дә комедия, әмма алар, сюжеты, фикере буенча да, автор, язылу вакыты һәм куелыш буенча да, бер-берсенә охшамаган.

Яңартылган иске пьеса

 

Танылган драматург, шагыйрь Илдар Юзеевнең элегрәк язылган һәм әдипнең улы Салават Юзеев тарафыннан яңартылган «Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз» пьесасын шулай атарга мөмкиндер. Спектакльнең режиссеры – Илдар Әюпов, рәссамы – Роберт Мортазин, композиторы – Шамил Шәрифуллин.

 

...Сәхнәгә яшьләр – егет белән кыз йөгереп чыга һәм кызу-кызу, кабалана-кабалана, Вахтанговның танылган «Патша кызы Турандот» спектаклендәге дүрт герой-маска кебек, яңгыравык, шат тавыш белән тамашаның башлануы, анда катнашучылар һәм рольләрне башкаручы артистлар турында игълан итә.

 

1983 елдагы беренче куелыштан соң заманалар да, ил дә үзгәрде. Спектакльне бүген башка режиссер куя, бөтенләй башка буын артистлар уйный. Куелыш формасы да башка. Спектакль бик динамикалы. Әсәр бөтенләе белән кәмит, шаян тамаша итеп куелган. Образлар барысы да җиңел. Хәтта аларның үзләренчә борчылган булып күренүләре дә җитди кабул ителми. Хәер, күпмедер дәрәҗәдә ясалма кылану әсәрнең нигезендә үк ята. Менә үзегез карагыз – бер-берсен бик нык яраткан ирле-хатынлы Баязит (Марсель Мәхмүтов, Илфат Камалиев) һәм Зөлфия (Энҗе Камалиева, Гөлнур Шиһапова) күршеләре алдында бер-берсен күрә алмаган, аерылырга җыенган пар булып кылана.

 

Элеккеге классик комедияләргә хас булганча, автор параллель рәвештә әсәргә берничә гашыйк пар кертеп җибәрә. Мәхәббәттән иң нык интегүчеләр Әбүзәр (Илнар Низамиев, Ильяс Фәйзрахманов) белән Миңнури (Фирүзә Зиннәтуллина, Рәмзия Закирҗанова). Актерлар яшь парның кичерешләрен бик ышандырып уйный. Әбүзәрнең кыланышлары аеруча кызык. Ул башка кешеләр кебек йөрми: әле сикереп куя, әле биеп җибәрә. Әлеге персонаж шамакайны хәтерләтә – аңа клоун башлыгы гына җитми. Хәер, соңгысын эшләпә алыштырган. Егет сөйгән кызы Миңнуриның игътибарын җәлеп итү өчен шулай кылана. Миңнури да егеттән калышмый. Әлеге пар комедия генә түгел, водевильгә хас иттереп эшләнгән.

 

Бераздан өченче гашыйк парның тамашаны башлап җибәргән яшьләр булуы ачыкланды. Спектакльдәге барлык вакыйгаларның сәбәпчесе нәкъ менә алар – Гөлүс (Рафил Галимуллин, Рушан Фәхретдинов) белән Назнинә (Гөлназ Якупова, Илзирә Маликова) икән. Сәбәп менә нәрсәдә: бердәнбер көнне яшьләр өйләнешергә булганнар. Ә аларга әле 18 генә яшь. Башта алар өйләнешүне җитди әйбергә санамыйлар. Алдагы көн турында уйламыйча, җырлап-биеп кенә яшиләр. Алар яраталар, аларга рәхәт. Спектакль ахырына гына алар әлеге адымның җитди әйбер икәнлеген төшенеп, туйны кичектерергә булалар.

 

Спектакль тагын да кызык булсын өчен режиссер пьесага яңа герой – Фантомас кушаматлы зур кара эт керткән. Ул вакыйгаларны җанландырып җибәрә, күңеллерәк итә. Аның алагаем зур башы спектакль дәвамында тәрәзәдән карап тора, бүлмәдә барган вакыйгаларга актив рәвештә мөнәсәбәтен белдерә. Маэмай әле шатланып баш кагып утыра, үзенә ошамаган геройларга өреп алырга да күп сорап тормый. Әйтергә кирәк, Фантомас – әсәрнең тулы канлы персонажы, Баязитлар гаиләсенең бер әгъзасы. Ул спектакльгә үзенчәлекле бер шарм өсти.

 

Спектакль барышында Ромео һәм Джульетта турында яшьләр дә, өлкәннәр дә искә ала. Хәтта 45 яшьлек артистка Зөлфия әле һаман да Джульеттаны уйнарга хыяллана! Әмма Зөлфиянең партнеры артист Варис (Алмаз Гыйльметдинов, Айназ Нургалиев) белән репетиция ясау күренеше урынсызрак булып күренде.

 

Спектакльнең төгәл адресаты бар – ул яшьләргә исәпләнгән. Әсәр үсеп килүче буынга нинди дә булса җитди адым ясаганчы ныклап уйларга киңәш итә. Куелыш бик заманча, яшьләрчә булган. Ул динамикалы, музыкаль итеп эшләнгән. Спектакльдә татар җырлары гына түгел, заманча Европа, Көнбатыш музыкасы да яңгырый. Ә бу замана рухына бик туры килә.

 

Дүртенче «Хаҗи әфәнде...»

 

Комедияләр рәтен классик әсәр үрнәге булган «Хаҗи әфәнде өйләнә» дәвам иттерә. Әлеге пьеса Тинчурин сәхнәсендә инде дүртенче тапкыр куела.

 

Комедия эчке мәгънәсе, тормышчанлыгы белән А.Островский пьесаларын хәтерләтә. «Хаҗи әфәнде...» һәрвакыт Островский әсәрләре кебек үк көндәлек тормышны чагылдырып куела иде. Мондый алым тора-бара штампка әйләнде һәм тамашачы әлеге спектакльгә карата кызыксынуын югалтты. Әмма заманча фикерләүче режиссер Рәшит Заһидуллин башка юлдан киткән. Текстны үзгәртмичә генә ул бүгенге көн таләпләренә туры килә торган спектакль куйган. Биредә бернинди дә озаклап өстәл артында утырулар, сүлпәнлек юк. Шуңа да карамастан, Ш.Камал пьесасындагы һәр сүз бүгенге көн турында әйтелгән кебек. Спектакль бик динамикалы, эмоциональ хәрәкәтле. Темпераментлы, дәртле геройлар Хаҗи әфәндене юләргә чыгару уе белән чын мәгънәсендә яналар. Эчке сабырсызлык нәтиҗәсендә алар бер урында утыру түгел, басып та тора алмыйлар. Шуңа күрә аларның гел биергә торулары, шаулашулары яхшы аңлашыла.

 

Спектакльдә ике башлангычның табигый кушылып китүе сизелә. Бу – режиссер идеясенең актерлар тарафыннан төгәл уйналуы. Артистлар образларны төгәл, яңача, калку итеп ачалар. Мисал өчен, Хаҗины (Наил Шәйхетдинов) карт азгын дип һич тә атап булмый. Ул төрлечә ачыла. Башта Хаҗи, татар байларына хас булганча, өстенә кыйммәтле кара камзул, башына соры каракүл бүрек киеп чыга. Аның бөтен кыяфәте безнең алда җитди, үз-үзенә нык ышанган, төз буй-сынлы, эшлекле, үзеннән түбәнрәк катлаудагы кешеләрне санга сукмаучы бай басып торуын күрсәтә. Өйдә исә ул бөтенләй икенче төрле – бәйсез, өйдәгечә киенгән. Хатыны Галимә (Исламия Мәхмүтова) белән дә йомшак, махсус рәвештә назлы, әкрен генә, җайлап кына сөйләшә. Актер тамашачыга әлеге гамәлләрнең яшь хатынга өйләнү нияте белән бәйле рәвештә эшләнүен яхшы күрсәтә. Аңа бит хатынының игътибарын читкә юнәлтергә кирәк.

 

Нәкъ менә Хаҗи образы һәм аның тирәсендәгеләрнең гамәлләре аша режиссер белән артист бүгенге көндә дә актуаль булган акчага табыну проблемасын спектакльнең буеннан-буена үткәрәләр. Бу темага яшь шагыйрьнең дулап йөргән мизгелләрендә, бер-берсен хәйләләргә, алдарга тырышып Хаҗи белән Хөснетдиннең (Ринат Шәмсетдинов) бик кызып акча санау күренешләрендә аеруча басым ясала.

 

Вакыйгалар дәвамында бер-берсенә гашыйк Камилә (Резеда Сәләхова) белән Габделхак (Илфак Хафизов) һәм Галимә абыстайдан тыш барысы да Хаҗи әфәндедән акча кысмакчы булалар. Ә Хаҗиның акчаны бирәсе килми. Картның бер күренештә 50 сум акча санавы һәм инде бирәм дигәндә бер унлыкны шалт кына кесәсенә шудырып кысып калуы бик кызык килеп чыга.

 

Яучы Нәсимә (Ләлә Миңнуллина) образы да шул ук акча мәсьәләсе белән бәйле. Гомумән, революциягә кадәрге әсәрләрнең барысында да диярлек яучы карчык бар. Ул барысында да бер төрле итеп сурәтләнә. Миңнуллинаның яучы карчыгы башкалардан теңкә корткыч, үҗәт булуы белән аерылып тора. Ул чәрелдәп, чебен кебек Хаҗи әфәндегә ябыша, акча таләп итә. Миңнуллинаның әлеге эшендә бик кызыклы әйбер күзәтелде – рольне башкару рәвеше, тавышы белән ул танылган Вера Минкинаны хәтерләтте.

 

Спектакльнең икенче юнәлеше – Хаҗины алдарга әзерләнү. Хәер, анда да спектакльнең төп темасына әйләнгән акчаның катнашы бар. Тынычлыкны бозучы, сеңлесе Камиләне Хаҗи әфәнденең бәйләнүләреннән коткару планын төзүче кеше – ул Җәләл (Артем Пискунов). Яшь, мөлаем, янып торган карашлы, пьеса буенча мандолинада бик шәп уйнаучы артист туганнарына Хаҗины акылга утырту планын сөйли. Җәләл бик тырышып Хаҗи янында бөтерелә, картны Камиләне чыннан да аңа кияүгә бирергә теләүләренә ышандырырга тырыша.

 

Яшь артистның ярдәмчеләренең берсе – Нәгыймә (Гөлназ Нәүмәтова). Ул спектакльдә җитез, көр күңелле, сүзчән кабартма кебек. Ханым бер урында гына утырып тора алмый, туган-тумача алдында зыр-зыр әйләнеп кенә тора. Акылга утырту планында катнашырга үгетләргә дип, әле Галимә абыстай янына йөгерә, әле сөйләшүләрдән калмаска теләп, ире Шакирны (Алмаз Фәтхуллин) дер селкетә. Шакир исә тиз генә исе китә торган кеше түгел. Һаман нәрсәдер ашап йөрүче бу кәмит ирне тыңлап торучы да юк. Әйтергә кирәк, артист менә дигән дивана образын тудыра алган.

 

Мөгаллим (Илгизәр Хәсәнов) образы да Шакир кебек бик кызык килеп чыккан. Хаҗины акылга утыртырга җыенучылар янына өстенә иске генә чапан, аягына тишек чабата кигән озын буйлы, ябык, нечкә тавышлы бер адәм килеп керә. Нәкъ менә ул «яшь пар»га ялган никах укырга тиеш икән. Мөгаллим алдына куелган бурычны җиренә җиткереп үти: нечкә тавыш белән, бик кызык итеп, суза-суза, догага охшаган нәрсәдер көйли.

 

Акча «эш»ләрендә катнашмаучылар комедиядә өчәү генә – Галимә, Камилә һәм Габделхак. Галимә – озын буйлы, зәвыклы, көчле рухлы бичә. Ул өйдә генә түгел, тормышта да чын хуҗабикә. Галимәнең холкында хәйләкәрлек тә бар: күзләре янып тора. Бичә кайвакыт күз яшьләрен күрсәтсә дә, бу бер дә кайгыдан түгел, ә иренә үпкәләүдән генә. Шуңа күрә ул картны «акылга утырту»да бик теләп катнаша.

 

Революциягә кадәрге әсәрләргә хас булганча, пьесада ике дежур персонаж бар – бер-берсенә гашыйк Камилә белән Габделхак. Гадәттә, алар әсәрдә әлләни роль уйнамый, читтән күзәтүче буларак кына чыгыш ясый. Әмма режиссер ярдәмендә яшь артистлар үз геройларын кайнар йөрәкле, ташып торган энергияле итеп күрсәтә алдылар.

 

Спектакльнең төп үзенчәлеге – биредә барлык образлар да төгәл ачыла. Нәтиҗәдә татар рухын, менталитетын чагылдырган чын татар спектакле тудырырдай менә дигән актерлар ансамле килеп чыккан. Әйтергә кирәк, татар рухын тудыруда Чыңгыз Абызов эшкәртүендәге татар көйләре дә зур роль уйный.

 

«Диләфрүз»гә... ияреп...

 

Өченче премьера – «Бабайлар чуагы». Илгиз Зәйниев Наилә Гәрәеваның юбилеена махсус язган әсәр. Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән спектакль берничә ассоциация тудырды. «Дорогие мои старики, дайте я вас сейчас расцелую» дигән популяр җыр белән һәм, әлбәттә, моннан кырык елга якын элек, 1972 елда куелган «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектакле белән. Комедиядә юкка гына Хәлимәгә (элеккеге Диләфрүзнең исеме хәзер шундый) дүрт кияү 40 ел буе гыйшык тотып йөрми.

Кияүләр картайган, әмма үзләренең яшьлек мәхәббәтләренә тугрылыкны саклап калганнар. Исемнәре генә үзгәргән. Бу ассоциацияләрне ике геройдан тыш, калганнарының шул ук булуы тагын да көчәйтә. Ринат Таҗетдиновның Җәмиле хәзер – Әнәс, Равил Шәрәфиевның Искәндәре – Әнсәр, ә Наилә Гәрәеваның Диләфрүзе Хәлимәгә әйләнгән.

 

Күп сөйләмле, аз хәрәкәтле пьесага режиссер комедия, хәтта фарс формасындагы чишелеш тапкан. Чиксез көлкеле, ялкынлы темпо-ритм, хәрәкәт динамикасы – нигездә, образлары төгәл тудырылган ялгыз бабайлар ролен башкаручы артистлар тырышлыгы нәтиҗәсе.

 

Хәлимә – элек Опера һәм балет театрында костюмер булып эшләгән. Мөгаен шуңадыр, ул һәрвакыт зәвыклы киенә. Гәрәева героинясы бабайлар белән дуслыгын бик югары бәяли, чөнки алар аның картлыгын бизәп тора. Ул һәрберсе белән үзен төрлечә тота – берсен классик музыка белән каршы ала, икенчесе каршында, алъяпкычлар ябып, үзен аш-су остасы итеп күрсәтә, өченчесе янында зәвыклы итеп киенә, дүртенчесенә карата аеруча назлы һәм игътибарлы. Һәм тамашачы чытлык героиняның акыллы булуын, аның картларга булган мөнәсәбәтенең ихласлыгын, шул ук вакытта иронияле булуын аңлый. Н.Гәрәева өлкән яшьтәге күп кешеләргә хас холыкны ача.

 

Хәлимә спектакльнең үзәк фигурасы булса, дүрт бабай – «королева»ның свитасы. Алар, дель-арте комедиясендәге маскалар сыман, спектакльнең комик нигезен тәшкил итәләр. Шул ук вакытта алар беркатлы, үзләренең гаҗәпләнү катыш соклануларында берникадәр көлкеле. Шул рәвешле алар тамашачының җылы мөнәсәбәтенә ирешәләр һәм яхшы ирония тудыралар.

 

Һәр актер төгәл, башкаларга ошамаган образлар иҗат иткән. Әнәс – 40 ел дәвамында Хәлимәгә хатлар, ә соңыннан инде пенсия дә ташучы почтальон. Таҗетдиновның Әнәсе башта шактый кискен, үз-үзенә ышанган булып килеп баса, хәер, бәлки ул оялудан гына үзен шулай тотадыр. Ул нигәдер чәчләрен җирән төскә буяган. Ул кыю һәм кискен сөйли. Әмма бу тышкы кырыслык артында бөтенләй башка – йомшак, оялчан, Хәлимәне яратучы кеше яшеренә. Буран дулаган сыман, Хәлимә янына озын буйлы, көр тавышлы, бер минут та урынында басып тора алмаучы Әнсәр килеп керә. Кулларын селкеп, ул Хәлимәнең китүенә чып-чын протест белдерә. Фоатны исә Әзһәр Шакиров бөтенләй башкача тудыра. Ул, куе зәңгәр төстәге костюмнан, шулкадәр гашыйк, хәтта элекке заманнардагы испан я итальян кавалерлары сыман, үзенең камил булмаган тавышы белән Хәлимәсенең балконы астында серенада җырлый. Җәүдәт (Ирек Баһманов) аеруча кызык. Мөгаен, моңа кадәр актерның мондый роле булмагандыр. Ул галим-математик, бүтән дөнья кешесе, һәрвакыт нәрсәнедер оныта. Ул хәтта 40 ел буе Хәлимәгә гыйшык тотканын да оныткан. Җәүдәт акрын гына йөри, акрын, кайвакыт аңлаешсыз сөйли һәм балаларча самими карашы белән карап, әңгәмәдәшен аңларга тырыша.

 

Картларның бер-бер артлы Хәлимә янына чәчәк тотып килү эпизоды режиссер тарафыннан кызык төзелгән – көнбагыш, бәләкәй кактус, кечкенә гөл савытында роза.

 

Спектакльнең бизәлеше сәер. Күренешләр гадәти күпкатлы йортта бара. Әмма рәссам Булат Ибраһимов бүлмә артында Төньяк Европа сәүдә үзәкләре-пассажларны, аеруча Миланныкын хәтерләтүче перспектива булдырган.

 

Өч спектакль дә тамашачы тарафыннан җылы, яхшы кабул ителде. Ничек кенә булмасын, бу уңай фал. Һәр спектакльнең гомер озынлыгы тамашачы мәхәббәтенә бәйләнгән.


Ильтани ИЛЯЛОВА
Сәхнә
№ 1 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»