поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
19.06.2022 Шоу-бизнес

Гүзәлия: “Акча китереп бирсәләр, гел ятып кына торыр идем кебек"

Гүзәлия — композитор, җырчы, продюсер, оештыручы... Җырчы буларак хәзер сирәк чыгыш ясаса да, исе китми икән. Бөтен күңеле белән композиторлык һәм продюсерлык эшенә бирелгән.

— Элек җыр текстлары да яза идем. Хәзер анысы белән мавыкканым юк. Җыр сүзләрен шагыйрьләр иҗат итсен, — ди Гүзәлия. — Болай да кайсы шаяртып, кайсы төрттереп: “Гүзәлиянең кысылмаган җире юк”, — диләр. “Кая чакырсалар, шунда чабып барасың”, — диючеләр дә бар. Безнең эш шундый. Чакырганда, ник бармаска?!

Гүзәлия — Чувашстанның Батыр районы Татар Согыты авылы кызы. Туган ягына багышланган “Авыл көйләре” җырына тәүге клибы туып-үскән урамнарында төшерелә. Гомеренең якынча 25 елы Мәскәү белән бәйле. Соңгы елларда Казанда да тора башлады. Күптән күрешкән юк иде, кафеда очрашып сөйләштек. Үзгәргән Гүзәлия: чәчен буяткан, бераз ябыккан кебек тоелды.

— Гүзәлия, үзгәрүләреңнең серен беләсе килә. Нинди чаралар кулланасың?
— Үз өстемдә эшләргә тырышам. Яшьләрдән калышасы килми. Хәзер җәяү күп йөрим. Көненә чама белән 7-10 км дан аз узмаска тырышам. Йөргәндә баш мие яхшырак эшли, саф һавада уйлар тәртипкә килә, кайчак идеяләр дә туа, сорауларга җаваплар табыла, кәеф күтәрелә, калория кими, үз-үзеңнән канәгать буласың. Әле шуны сизәм: җәяү йөри башлагач, көйләр дә күбрәк туа кебек. Шәп җырлар языла һәм тиз арада тарала да. Ә менә өйдән җыенып чыгу бер дә җиңел түгел. Мин бик ялкау, үземне мәҗбүриләп, кулга алып кына торам. Ә болай, акча китереп бирсәләр, гел ятып кына торыр идем кебек (көлә). Төнлә ашарга яратам. Калорияләр белән көрәшәм инде. Тик суны күп эчә алмыйм. Сыйфатлы, тәмле кара чәй яратам. Кан басымы түбән булганга, яшел чәй кулланмыйм. Өйдә кәнфит тотмаска тырышам. Юкса ихтыяр көчем юк. Шуңа кәнфит, торт бүләк итсәләр, тизрәк башкаларга бирәм. Өстәлемдә бал тора, ара-тирә кайнатма булгалый.

— Соңгы вакытта психология белән кызыксына башлагансың. Моңа берәр нәрсә этәрдеме?
— Психология миңа, гомумән, ошый. Әле җырчы Гөлназ Сираевага ияреп, Сюцай дигән цифрлы психология фәне белән кызыксына башладым. Күптән түгел бер психологик уенга бардым. Моңа хәтле үземне яратам дип уйлый идем. Ул үзеңне кайгырту, теләгәнеңне ашау, киенүдән генә тормый шул. Син үзеңне кабул итәргә, ачуланмаска тиеш. Уйлап карасам: үземне беркайчан мактаганым юк икән, бары тик ачуланам гына. Башка кешеләргә гел рәхмәт әйтәм, ә үзем зур эшне ерып чыксам да, мактамыйм. Һаман таләп итәм. Бу дөрес түгел. Хәзер шуны аңладым. Әмма холыкны барыбер үзгәртеп булмый.

— Сөйләшкәндә, 50 гә җиткәндә, дип әйткәләдең. Ул хәтле юк бит әле сиңа?
— Күпләр 38-39 яшь бирә. 50 гә берничә ел гына калды инде — 47.

— Ничек ял итәсең? Чит илләргә еш йөрисеңме?
— Миңа табигать, бакча, мунча булса, шул җитә. Чит илгә исем китми. Баргач та, тиз сагынам. Менә шундый патриот кеше мин. Ике айга бушка юллама бирсәләр дә, 4-5 көннән кайтып китәрмен, дип уйлыйм.

— Гүзәлия, син бит Мәскәүдә кияүдә, шунда яшәп эшли идең. Казанга бөтенләйгә күченеп кайттыңмы?
— Кайттым дип әйтә алмыйм. Ике шәһәрдә дә яшим. Мәскәүдә 25 ел тордым, Казанда әле аз вакыт узды. Монда эшем күп, Мәскәүдә дә җитәрлек. Казанга болай да еш килә идем. Күп проектларым биредә. Һаман саен кунакханә арендалап йөрисе килми. Шуңа монда да төпләндем, тегендә дә элекке тормышым дәвам итә. Казан-Мәскәү арасы хәзер берни түгел.

— Гаилә хәлеңдә үзгәрешләр бар дип ишеттем.
— Хәзер шәхси тормыш турында сөйләгәнем юк. “Бергә яшисезме?” — диючеләргә: “Яшибез”, — дим. “Бергә яшәмисезме?” — дисәләр: “Яшәмибез”, — дим. Элек гаилә тормышын күп сөйләдем. Күз дә тиде, сүз дә керде...
 

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 19.06.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»