|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.06.2022 Медицина
2022 елда коронавирус белән авыручылар саны артачакБөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 2022 елда коронавирус белән авыручылар саны артачагын фаразлады. «Известия»гә биргән интервьюсында Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Россиядәге вәкиле Мелита Вуйнович белдергәнчә, бу вирус белән авырмаган һәм вакцина ясатмаган кешеләр саны белән бәйле. «<...> Күп кенә кешеләрнең вирус белән вакцина белән дә, табигый юл белән дә очрашмавын истә тотып, авырулар санының күпмедер артуын көтәргә мөмкин. Ул кайчан була, фаразлау бик авыр», — дип билгеләп үтте белгеч.
Моннан тыш, быел грипп эпидемиясе көчәюе көтелә, чөнки 2020 һәм 2021 елларда кешеләр арасында элемтәләр пандемия һәм локдауннар аркасында чикләнде, дип яза Татар-информ.
Шуңа бәйле өлкәннәргә, иммунитеты начар булган пациентларга, йөкле хатын-кызларга контрольне көчәйтергә тәкъдим итте.
--- |
Иң күп укылган
|