|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.06.2022 Хәвеф-хәтәр
Түбән Кама урамында төнлә ялгызы гына табылган кечкенә баланың әнисен ачыклаганнар«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, сишәмбе көнне, 14 июньдә, Түбән Каманың Табеев урамында төнлә шул тирәдә яшәүчеләр подъезд янында берүзе басып торган 7 яшьлек малайга тап булган. Баланы полицейскийлар алып киткән. Тиздән аның әнисен ачыклаганнар. Малайдан тыш, аның тагын өч баласы бар, гаилә имин түгел дип санала. Аңа карата административ беркетмә төзелгән.
ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, күзәтү ведомствосы әлеге хәлдән соң тикшерү эшен башлаган.
Түбән Кама прокурорына балигъ булмаган балаларның күзәтүсезлеген профилактикалау турындагы законнарның үтәлешенә бәйле мәгълүматны тикшерергә кушылган. Ведомство шулай ук профилактика системасы органнары эшенә бәя бирәчәк.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|