|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.06.2022 Фаҗига
Ун айлык бала өстенә кайнар су койганУфада 10 айлык бала кайнар су салынган чәйнекне өстенә каплаган, дип хәбәр иттеләр Башкортстанның Гадәттән тыш хәл буенча дәүләт комитетында. Гадәттән тыш хәл кичә көндез Уфаның Шота Руставели урамындагы йортларның берсендә булган. Баланы ашыгыч рәвештә 18нче дәваханәгә китергәннәр. Әлегә баланың хәле турында аныкланмый. Бары тик тәне пешкәнлеге генә билгеле.
Ведомствода, балигъ булмаганнарның башкаларга караганда ешрак пешүен, шуңа күрә ата-аналарга игътибарлырак булырга кирәклеген әйттеләр.
Автор:Гөлия Мөгаллимова
--- |
Иң күп укылган
|