поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
15.01.2011 Җәмгыять

Конференция легитиммы, әллә легитим түгелме?

Без “Бердәмлек”тә татар-милли мәдәни автономиясенең еллык исәп-хисап конференциясе үткәрелүе һәм анда оешманың уставына берникадәр үзгәрешләр, биш елга аның җитәкчесе итеп яңадан Минәхмәт Мидхәт улы Хәлиулловның сайлануы турында хәбәр иткән идек инде. Менә хәзер озакка сузылган яңа ел бәйрәмнәре аркасында бераз соңгарыбрак булса да, бу җыелыш хакында укучыларыбызга тәфсилләбрәк сөйләргә булдык.

Бер караганда бер ел - бик кыска вакыт бит ул. Докладчы, автономия советының башкарма комитеты рәисе Минәхмәт Хәлиулловның әйтүенчә, шул елның беренче ае оештыру, тиешле кәгазь-документларны рәсмиләштерү мәшәкатьләре белән үтеп киткән. Шуңа да карамастан, яңа елга шактый күп эшләр башкарырга өлгерелгән. Шулар арасыннан Похвистнево районының Гали авылында Бөтенроссия авылларының беренче Сабан туен, өлкә үзәгендә Нәүрүз, Сабантуй, Сөмбелә кебек бәйрәмнәрнең оешкан төстә, югары дәрәҗәдә үткәрелүен билгеләп үтәргә кирәк. Самараның “Яктылык” татар мәктәбе каршында татарча көрәш секциясе оештырып, беренче тапкыр өлкә күләмендә яшүсмерләр арасында көрәш бәйгесе үткәрү дә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты җитәкчелеге тарафыннан башкарылган изге гамәлләрнең берсе булып тора.

 

Башкарма комитет җитәкчесе билгеләп үткәнчә, “Яктылык” татар мәктәбендә беренче тапкыр беренче сыйныфтан балаларга “Әлифба” укытыла башлавын да уңай күренешләр рәтенә кертергә буладыр. Хәзер автономия әгъзалары Самара шәһәрендә тагын бер татар мәктәбе булдыру турында өлкә һәм шәһәр хакимиятләре белән сөйләшүләр алып баралар.

 

Башка шәһәрләрдә һәм зур татар авылларындагы мәктәпләрдә татар телен укытуны җайга салу белән дә ныклап шөгыльләнергә вакыт җиткән. Югыйсә, без яшь буынны туган телебездән мәхрүм итәчәкбез, дип белдерде башкарма комитет җитәкчесе.

 

Рухи тәрбия эшчәнлеген үзебезнең күренекле шәхесләребез үрнәгендә алып бару зур игътибарга ия. Милли-мәдәни автономиянең башкарма комитеты каһарман якташыбыз, күренекле татар шагыйре һәм рәссам Гакыйль Сәгыйровның истәлеген мәңгеләштерү өчен туган авылы Иске Фәйзуллада аның йортын торгызып, музей оештыруны да күз алдында тота. Бу башлангычны докладчы да, башка чыгыш ясаучылар да куәтләп, аның яшь буынны тәрбияләүдә, яшьләрне авылга тартуда мөһим чараларның берсе булуын әйттеләр.

 

Үткән 2010 ел өлкә татарлары өчен юбилейларга бай ел булды. Бөек Җиңүнең 65 еллыгын билгеләп, милли-мәдәни автономия әгъзалары татар милләтендәге сугыш ветераннарының исемлеген барлап, өйләренә барып бүләкләр тапшырдылар. Самараның “Ялкынлы яшьлек”, Камышлы районының Иске Ярмәк авылы мәдәният йорты каршында эшләүче “Ак каен” ансамбльләренең - 40, Камышлы драма театрының - 90, “Бердәмлек” газетасының 20 еллык юбилейларын үткәрүдә дә өлкә милли оешмасы читтә калмады. Татар басмасына өлкә бюджетыннан финанс ярдәм күләмен арттыруда да милли-мәдәни автономия җитәкчелеге үзенең эшен күрсәтә алды, ә алга таба газетаның төп оештыручысы булып, аның бөтен проблемаларын хәл итәргә җыена. Шулай ук “Азан” газетасының бүгенге матди хәле дә аның игътибар үзәгендә торырга тиеш, дип саный башкарма комитет җитәкчесе.

 

Исәп-хисап доклады буенча фикер алышуларда катнашучыларның барысы да өлкә татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитетының бер еллык эшчәнлегенә “канәгатьләнерлек" дигән бәя биреп, булган җитешсезлекләрне дә билгеләп үттеләр. Мәсәлән, Самараның “Яктылык” татар мәктәбе директоры Дания Әбдерәхимова милли оешма җитәкчелегенә бәйрәмнәр үткәрү белән чикләнмичә, милли мәсьәләләрне тулы бер комплектта алып бару кирәклегенә басым ясады. Югыйсә, чувашларның Самарада 26 якшәмбе мәктәбе булып, ә татарларның бары бер генә шундый мәктәбе эшләвен ничек аңлатырга мөмкин, дигән урынлы сорау куйды ул. Озак еллар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте әгъзасы булып торган, Самара шәһәре татар милли-мәдәни автономиясен җитәкләгән Җәмил Вәлиуллин милли хәрәкәткә күбрәк яшь, талантлы көчләрне тарту кирәклеген, шул ук вакытта ветеран милләтпәрвәрләребезне дә онытырга ярамаганлыгын билгеләп үтте. Аның фикеренчә, башкача эшләгәндә, милли хәрәкәт җитәкчелеге үзенең күп фикердәшләрен, ярдәмчеләрен югалтачак.

 

Мондый фикерләрнең дөреслеге оешманың уставына үзгәрешләр кертү мәсьәләсен тикшергәндә, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисен башкарма комитет әгъзалары утырышындамы, әллә конференция вакытында сайларгамы дигән сорау килеп тугач ук расланды. Башкарма комитетның кайбер җитәкчеләренең өлкә оешмасының бүгенге җитәкчесе Минәхмәт Хәлиулловны алыштыру ягында булулары ачыкланды, алар әлеге конференция легитим түгел дип белдерделәр.

 

Тик конференциядә катнашучыларның күпчелеге бу фикер белән килешмичә, киләсе биш елга өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең җитәкчесе булуны яңадан Минәхмәт Мидхәт улы Хәлиулловка тапшырырга булдылар. Ул моны киләчәккә аванс буларак кабул итеп алырга тиештер, мөгаен, чөнки милли оешма җитәкчесе булуның йөрәк кушканча, бернинди матди файданы күздә тотмыйча, ихластан эшләгәндә генә мәгънәсе бар. Башка очракта моның барыбызны да зур киртәләр алдына китереп куюы ихтимал. Ә конференция ул легитиммы, легитим түгелме дип баш ватмас өчен, киләчәктә татарлар күпләп яшәгән һәр урында милли оешмалар оештырып, һәрберсеннән делегат сайлап, аны яхшы итеп оештырырга гына кирәк.


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ 3 | 15.01.2011
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»