|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.06.2022 Шоу-бизнес
Җырчы Илшат Яппаров: "Кризистан чыгып киләм"Җырчы Илшат Яппаров балачактан җырлый. Бу сәләт аңа әнисеннән күчкән. Җырлау таланты бирелмәсә, Илшат белгечлеге буенча укытучы яки шеф-пешекче булыр иде. Аш-суда кайнарга ярата икән. Хәзер “Туган тел” каналындагы “Татлы тел” тапшыруында бу осталыгын тагын да үстерә. — Илшат, быел 40 яшеңне тутырдың. Нинди нәтиҗәләр ясадың? Шул чорга хәтле планлаштырган эшләргә ирешеп булды дип уйлыйсыңмы?
— Күп хыялларым тормышка ашты. Югары уку йортында музыка укытучысы һөнәрен үзләштереп йөргәндә, авылга кайтып укытканда, сәхнәгә менеп җырлау, җырчы булу теләгем зур иде. Әмма ул хыял гына иде. Аны чынга әйләндерә алуым — минем өчен уңышлы нәтиҗә. Мәгариф өлкәсен дә яраттым, мәктәп, балалар белән эшләү ошый иде. Ләкин сәхнә хыялы җиңде. Кызу темп белән булмаса да, әкренләп үз юлымнан алга барам. Шул гомеремә ярты эш башкарылды дип саныйм. Хәзер 45 яшемә тикле куйган максатларга ирешү өчен тырышам.
— 40 яшьне уздырырга ярамый, дигән сүз бар. Үткәрдеңме?
— Әйе, уздырырга ярамый, дигәнне күп тапкыр ишеткәнем бар. Аңа әллә ни игътибар бирмәдем. Дөрес, берәүне дә кунакка чакырмадым. Авылда гаилә белән табын әзерләдек, шашлык пешердек, мунча яктык. Якыннар үзләре белеп килде. Бәйрәм барыбер булды.
— Туган якка еш кайтасыз кебек. Әниеңнең хәле ничек?
— Авылда бар да яхшы. Анда әнием Наилә, туганнарым яши. Әни Янырыс авылы җирлегендә идарәче вазыйфасын башкарды. Хәзер лаеклы ялда. Бертуган апам, абыем бар. Алар гаиләле. Әнигә бакча, хуҗалык эшләрендә булышалар. Әтием Ришат гомер буе колхозда автомеханик булып эшләде. Кызганыч, бу якты дөньядан биш ел элек китеп барды. Җырлавым әнидән булса, кечкенәдән тимер-томыр арасында кайнашуым, техникага мәхәббәтем әтидән килә. Вакыт булган саен, авылга кайту ягын карыйм. Әнигә ярдәм итәргә тырышам. Авылны бик яратам. Кырларга, урманга барам. Ниндидер бер рәхәт хисләр кичерәм, энергия туплап китәм.
— Иҗат эшчәнлегенә килгәндә, җырчылар концерт сезонын әкренләп тәмамлый. Синеке әле башлана гына икән?
— Теге вакытта концерт сезоны ябылгач, тукталып калган идек, банкетларга да бармадык. Кыскасы, ел ярым тирәсе беркая чыкмадык, эшләмәдек. Бик кыен булды. Әле быел яз гына ныклап башлап җибәрдек. Җырчы Гүзәл Әхмәтова белән уртак проект булдырган идек. Афишаларда күрсәтелеп, билетлар сатылып та, күп концертлар куелмый калды. Хәзер шушы проект белән зур шәһәрләргә чыкмыйча, район-авылларда йөрибез. Алга таба дәвам итәрбезме, уйлап бетерербез. Гүзәл белән бергә эшләве җайлырак.
Яңа җырлар яздырдым. Аларны яңарак юнәлештә, төрле стильдә чыгарырга тырышам. Башлангыч мәлләрдә, 2007 елларда, бик күп җырлар эшләнде. Бүгенге кебек актив интернет челтәрләре булмаса да, алар халыкка тиз тарала иде. Ә 2014 елларда иҗатым бераз сүлпәнләнеп алды. Яңа җырлар эшлисе килә, әмма никтер барып чыкмый. Үземә дип җырлар сатып алам, эшләтәм, ләкин җырлый алмый идем. Аннары аларны, тик ятмасыннар дип, артистларга тараттым. Шундый иҗадый кризис вакытларым да булды. Бик читен халәт ул. Хәзер әкренләп шуннан чыгып киләм кебек. Элекке шикелле үк булмаса да, җырларым җитәрлек языла. Илһамланып башкарам.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|