|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.06.2022 Сәясәт
Актаныштагы җәнҗал буенча җинаять эше кузгатылдыАктаныш зиратында билгесез затлар кабер өстенә куелган хачны кискәннән соң, «Җирләү урыннарын мәсхәрәләү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Татар-информ» Актаныш зиратындагы каберне мәсхәрәләгән кешеләрне полиция хезмәткәрләре эзләвен хәбәр иткән иде. Урынга оператив тикшерү төркеме чыкты.
Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Актаныш районында каберне мәсхәрәләүдә гаеплеләрне тиз арада ачыклауны һәм аларны җаваплылыкка тартуны таләп итте.
--- |
Иң күп укылган
|