поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
10.06.2022 Язмыш

Гөлнар турында авылдашлары: «Башта өч бала белән тол калды, хәзер балаларын ятим итеп китеп барды»

Кичке якта «Ватсап»ка күңелсез хәбәр килде: авылдашыбыз Гөлнар үз машинасында авариягә очраган һәм вафат булган. Улы исән, аны район хастаханәсенә озатканнар. Коелдым да төштем. Авылдаш кына түгел, урамдаш та бит ул минем. Алай гына да түгел, бер ел элек гүр иясе булган бертуган энем белән бер кибеттә эшләделәр.

Гөлнар турында авылда начар сүз әйтүче булмас. Гаиләсе белән күрше Шекә авылыннан күченде алар – безнең урамнан йорт сатып алып, башка чыктылар. Ни кызганыч, ире Динарның гомере кыска булды. Якын кешесен югалту хәсрәтен ничек күтәрүен Гөлнар үзе генә белгәндер. Өч ир бала белән тол калган яшь хатын, тәкъдиренә язылганны кабул итеп, гомер итүен дәвам итте. Төпчеге Илгиз әтисен бөтенләй белми – ул үлгәндә берничә көн элек кенә туган бала булып кала.
 
Мин читтә яшим, Гөлнар белән юллар сирәк кисешә иде. Соңгы очрашуыбызда ул Нурия апам заказы буенча пешерелгән камыр ризыкларын кертте. «Шул арадамы? – ди апа телефоннан. – Иртән генә заказ биргән идем бит». Шундый җитез, өлгер иде Гөлнар. Йорты да, каралты-курасы да ялт иткән.
 
Гөлнар «Форсат» кибетенең камыр ризыклары пешерү участогында эшләде. Бигрәкләр дә уңа иде аның ризыклары! Кайткан саен гөбәдия сатып ала идем. Эштә коллегаларым да бер генә мәртәбә авыз итмәде ул пешергән гөбәдиядән. Һәм һәрвакыт рәхмәт сүзләре белән сугарылган сәлам юллыйлар иде пешерүчегә.
 
– Әле берничә көн элек кенә кибет каршында сөйләшеп тордык Гөлнар белән. Казанда эшләгәнлектән, бик иртә чыгып китәм. Ни хикмәт, Гөлнар да эшкә вакытыннан күпкә алда чыккалый икән. «Заказлар күп, камырны иртәрәк куярга уйладым», – дигән иде ул чакта. Хатын-кыз нәрсә турында сөйләшсен инде: хәл-әхвәл, балалар, бакчага нәрсә утырткан, сәламәтлек. Соңгы күрешүебез булган икән. Эчтән генә аның матурлыгына сокланган да идем әле, – дип искә алды аны классташым Динә.
 
– Әти-әнисе дә кыска гомерле булды, – дип кушыла әңгәмәгә аның ире Таһир. – Башта – әнисе, аннан Фәрит абый гүр иясе булды. Фәрит абыйның бер сүзе истә калды: нигездән чыгарып салган йорт кайгылы була, диләр иде, ышанмадым. Соңыннан үкендем дә бит…
 
Монысы инде ырым гына. Шулай да Гөлнарның кыска гына гомер юлында югалтулар күп булган икән шул.
 
Динары исән булса, кем белә, Гөлнар машина руленә утырмас та иде… «Кызу йөри иде, шул гына харап итте үзен», – диючеләр дә булыр. Тик бүген үкенүдән ни файда?
 
Аның белән берничә минут элек кенә күргән-сөйләшкәннәр Гөлнарның үлеме турындагы хәбәргә ышанып та җитмәгәндер әле.
 
– Малаен утырткан иде, машинасында яныбыздан выжлап үтеп китте…
 
– Кибет янында очрашып, бераз сөйләшеп тордык. Каядыр ашыга иде…
 
Ашыгулар ялгышуга илтә, диләр. Яшәргә ашыккандыр Гөлнар. Өч баласын ялгызы үстереп, икесен олы тормыш юлына бастырып өлгерде. Әби булу бәхетен дә татыды. Ә менә төпчеге әнисе ярдәменә, назына аеруча мохтаҗ иде…
 
Энемне искә алу мәҗлесенә камыр ризыкларын Гөлнар үзе пешерәчәген әйткән булган апага. Тик өлгермәде, үзе дә мәңгелек йортына күченде. Күрше-күлән аны юксынып, әле бик озак җылы хисләр белән искә алыр. Хезмәттәшләре дә бу югалтуны авыр кичергәндер. Шат күңелле, җилдәй җитез, ут борчасыдай тере, чая хезмәттәшләре Гөлнар инде бервакытта да ишекне ача башлаганда ук сәлам биреп килеп кермәс…
 
Әнисе янында утырган 13 яшьлек Илгиз (фотода), әлхәмдүлилләһ, исән. Тик әнисен соңгы юлга озата алмаган. Баһаветдиновлар гаиләсендәге өч баланың да язмышы әнисенекенә аваздаш булып чыкты. Аларга Раббыбыз күркәм сабырлык бирсен, язмышларына бәхетле озын гомер язылган булсын иде.
 
Гөлнарның үлеме турында хәбәр килеп ирешкәч, авылдашыбыз, хәзер Әтнә районының Олы Мәңгәр авылында яшәүче Алсу Мәрданова аңа багышлап бәет язган.
 
Торган нигезеңнән киткән чакта

Үләсеңне белдеңме икән син?

Әллә ирең үзе янына чакырган

Ямьсез төшләр күрдеңме икән син?

Дөнья куып, кирәк идеме соң

Машинаңда сиңа чабарга?

Хәзер менә икегез дә бакый,

Кем алыныр улың багарга?

Әҗәлләрең сине шунда көткән,

Үзгәртеп лә булмый язмышны.

Үги калган бала күңеленнән

Кем таратыр кайгы-сагышны?

Ата йөзен күрми үскән бала

Бүген калды инде әнисез.

Тормыш, гүя, тукталгандай булды,

Бала калды бөтенләй үксез.

Ирең Динар белән сез күкләрдә

Курештегез микән, әй Гөлнар?

Сагынудан өзгәләнгәндер шул

Сезнең җаннар инде күп еллар.

Яшьли киткән әти-әниең сине

Көттеләрме икән чыгып каршыңа?

Җирдән аерылып китеп баруларың

Барып җитмидер тик башыңа.


Артка юллар инде күптән ябык,

Кайтарыплар булмый үткәнне.

Аллаh әнә күреп-белеп торган

Синең ничек тормыш иткәнне.


Үзең әни һәм дә әти булдың

Балаларың өчен тормышта.

Кыска гомерләрне язган Аллаһ:

Узмышлар юк шушы язмыштан.
 
 

Нурисә ГАБДУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 10.06.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»