поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.06.2022 Язмыш

Гөлсинә Калатаева: «Улым белән киленем мунчада янып үлде»

Яшел Үзән районының Новониколаевка авылында яшәүче Гөлсинә апа Калатаева, яшәр өчен көчне оныклардан алам, ди. Узган елның октябрь аенда аның улы белән килене, мунчадан чыга алмыйча, янып үлгән. Ул бу хакта әле дә еламыйча сөйли алмый. Оныклары исә әбиләренең күз яшьләрен сөртеп тора…

Никадәр авыр булса да, Гөлсинә апа, ачы хәсрәтен эчкә йотып, оныклар белән елмаеп яшәргә тырыша.
 
– Улым белән киленемнең икесенә биш бала ятим калды. Ксениянең кияүгә килгәндә өч кызы бар иде. Улым белән яши башлагач, игезәк уллары туды. Без бик тату, матур яшәдек. Сабыйларны да тигез күрдек. Ул көнне мин оныклар белән өйдә калдым. Алар мунчага китте. Берзаман төтен исен сизеп алдым. Төн уртасында бу балалар нәрсә эшли икән дип урамга чыксам, мунча дөрләп яна, – дип искә ала ул.
 
Гөлсинә апа, мунча ишегенең тыштан тимер белән бикләнгәнен күреп алгач, бөтенләй югалып кала. Нишләргә дә белми. Ничек тә балаларын коткарырга тырыша. Янгын сүндерүчеләр дә тиз килә. Әмма соң була инде.
 
Ул чакта гаилә йорт төзи башлаган була. Аны җиткергәнче, кечкенә генә вагонда яшиләр. Анда балалар өчен дә бар мөмкинлек була. Фаҗигадән соң, район опека бүлегеннән килеп, ике малайны приютка алып китәләр. Ксениянең өч кызын әнисе тәрбиягә  ала.
 
Пенсиядә булса да, эшләп йөргән була Гөлсинә апа. Сәламәтлеге буенча да кимчелекләр табылмый. Сабыйларны үзенә алыр өчен  документлар җыя башлый. Әмма торыр җирнең тиешле таләпләргә туры килмәве аркасында ул оныкларын ала алмый. Шуннан соң аның язмышы ил буйлап тарала.
 
– Кодагыйның ярдәм итәргә балалары, туганнары бар. Мин берүзем идем. Шөкер, аралашып яшибез. Мин дә игезәк малайларны үземә  рәсмиләштереп, опекун булдым. Оныкларны ятимнәр йортына җибәрмәгән өчен, мин бөтен дөнья халкына рәхмәт әйтәм. Бик авыр чагымда волонтер Юлия Хәкимова ишегемне шакыды. Хәлләремне сорашты, ярдәм итәргә сүз бирде. Минем ничек яшәвемне телевизордан күрсәттеләр. Әлеге сюжетны карап, миңа ярдәм итәргә теләүчеләр табылды. Мин инде өметемне өзгән идем, – ди ул.
 
Юлия Хәкимова акча җыюны оештырып, ризыклата, кирәк-ярак белән ярдәм итеп кенә калмый, ул үзе белән бер төзелеш оешмасы җитәкчесен дә алып килә. Егетләр килеп карагач, Калантаевлар сала башлаган өйне сарай итеп калдырып, яңа йорт төзергә карар кыла.
 
– Төзелеш оешмасы җитәкчесе Ильяс Гыймадовка чиксез рәхмәтемне җиткерәм. Иң зур эшне алар башкарды. Без хәзер матур йортта яшибез. Бөтен уңайлыклары  бар. Сабыйлар сөенеп туя алмый. Ичмаса, торыр җиребез булды, – ди әбиләре. – Ничек кенә тырышсам да, әти-әниләрен алыштыра алмыйм. Әниләрен сорап елаган чаклары да күп. Кайчак юатыр сүзләр  таба алмыйча, ияреп елыйм. Әмма яшәргә кирәк. Малайлар барысын да аңлый, зиратка да еш  йөрибез, – ди Гөлсинә апа.
 
Малайларга 7 яшь тулган. Әмма әбиләре, быел мәктәпкә җибәрмичә торам, ди. Психологлар шулай  киңәш иткән.
 
– Иң мөһиме – авырмасыннар гына. Калганын ничек тә булдырырбыз. Көн саен бер теләк белән уянам: Аллаһы Тәгалә сабыйларны үстерерлек көч, сәламәтлек, гомер бирсен иде, – ди ул. – Җиде ай эчендә минем тормышка бөтенләй карашым үзгәрде. Җир йөзендәге миһербанлы кешеләрнең күплегенә шаккаттым. Өй кадәр өй салып бирсеннәр әле! Күпме кием, ризык китерделәр. Барысы алдында баш иям. Сезгә мондый хәсрәтне кичерергә язмасын.
 
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 10.06.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»