|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.06.2022 Фаҗига
Арча районында авария: хатын-кыз һәлак булган, 12 яшьлек бала зыян күргәнТатарстанның Арча районында Ашытбаш-Шушмабаш-Карадуган трассасында кеше үлеменә китергән юл һәлакәте булган. 47 яшьлек хатын идарәсендәге машина юл кырыена очып чыга һәм берничә тапкыр әйләнеп каплана. ЮХИДИ мәгълүматларына караганда, Datsun маркалы җиңел автомобиль руле артындагы хатын идарәне югалта һәм юл кырыена төшеп каплана, биредә машинасы берничә тапкыр әйләнеп каплана. Машина йөртүче хатын каза урынында җан бирә.
Автомобиль салонында 12 яшьлек яшүсмер кыз да булган. Аны төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озаталар.
Юлларда сак булсак икән, сезне өегездә якыннарыгыз көтә.
--- |
Иң күп укылган
|