поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
10.06.2022 Мәдәният

Якутиядә Татарстан киносы тәкъдим ителәчәк

Татарстан кино әһелләре Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге зур делегация составында Саха (Якутия) Республикасында Якутск АССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан узачак Татарстан Көннәренә юл тота. Якутиядәге Татарстан көннәрендә кино әһелләреннән – «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният оешмасы директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова, ТР Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров, режиссерлар Илшат Рәхимбай һәм Алексей Барыкин катнашачак.

«Сахафильм» кинокомпаниясе җитәкчесе Сардана Саввина Татарстан һәм Якутия арасындагы үзара хезмәттәшлекнең мөһимлеген раслады: «Беренчедән, безнең уртак кызыксыну бар – телләр, мәдәният, гореф-гадәтләр охшашлыгы. Икенчедән, заман шартларында милли кинематографияләр үсешенең гомуми тенденцияләре барларга, фикер алышырга, анализларга, үсешнең яңа юлларын эзләргә кирәк. Безгә барыбызга да бердәмлек, үзара багланышлар һәм халыкларның мәдәниятләрен һәм рухын белү кирәк. Кино бит милли менталитетның нинди дә булса аерым якларын чагылдырып кына калмый, тамашачыларга әлеге халыкның ничек яшәвен, аның ни уйлавын, аның өчен нинди кыйммәтләр булуын аңларга да ярдәм итә».

Якутиядә Татарстан киносы көннәре 22 июньдә «Лена» кинотеатрында «Әпипә» музыкаль комедиясе белән ачыла. Аннары якут тамашачылары Илдар Ягъфәровның XVII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә Татарстан Президентының «Кино сәнгатендә гуманизм өчен» призын һәм тамашачылар симпатиясе призына лаек булган «Исәнмесез?» драматик фильмын күрәчәк.

23 июньдә режиссер Алексей Барыкинның «Осанна» нәфис-документаль фильмы һәм Әмир Галиәскәровның «Без – 41 нче ел балалары» исемле тулы метражлы фильмы күрсәтеләчәк.

Кино күрсәтүдән һәм фильм төшерүчеләр белән очрашулардан тыш, Якутиядә Татарстан Республикасы Көннәре кысаларында «Россия милли кинематографы: үсеш нокталары» дип исемләнгән түгәрәк өстәлдә хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләре хакында фикер алышу узачак.


---
Татаркино
№ --- | 10.06.2022
Татаркино печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»