|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.06.2022 Язмыш
Ашыгулар ялгышуга илтә...Рәхилә белән күршеләр идек. Бер үк яшьтә дә булгач, аерылмыйча үстек. Бергә уйнадык, бергә мәктәпкә йөрдек. Тугызынчыда укыганда икебез дә классташыбыз Рәшиткә гашыйк булдык. Ул Рәхиләне үз иткәч әй еладым да инде, шешенеп беттем. Аннары язмышым белән килештем. Әле аларга очрашырга ярдәм дә итә идем. Рәхиләнең әтисе бик кырыс иде. Кызын бары минем белән генә кич чыгара иде. Икәү бергә аларның өйләреннән чыгуга, дустым белән юлларыбыз аерыла. Ул сөйгәне янына ашыга.
Безнең йортыбыз авылның читендә, урман буенда урнашкан иде. Рәшит аулак урында шалаш ясап куйган икән. Яшьләр гел шунда очрашканнар. Мәктәпне тәмамлаган елны Рәхилә тазарып китте, бер киеменә дә сыймый башлады. Серне миңа гына чиште ул: Рәшиттән бала көтә икән. Әмма әти буласы кеше өйләнергә җыенмый, ә хәрби училищега кереп, офицер булырга уйлый икән. “Өйдәгеләр белсә, миңа көн бетәчәк”, — диде Рәхилә. Ул вакытта авылда ялгыз ана булу хурлыклы санала иде.
Авылдан икәү чыгып киттек без. Имеш, укырга керәбез. Ә чынлыкта әле генә ачылган больницага санитаркалар булып урнаштык, чөнки анда тулай торактан бүлмә бирәләр иде. Рәхилә, көз җитүгә, декрет ялына китте. Авылга кайтып йөрмәдек. Беренчедән, авылыбыз Казаннан шактый ерак, икенчедән, әти-әниләргә хат язып, вакытыбыз юк дип ялганладык.
Нәкъ октябрь бәйрәме якынлашканда дустым бала тапты. Әмма алып чыкмады ул аны. Кирәкле кәгазьләргә кул куеп, бала тудыру йортында калдырды. Мин дә бер сүз әйтә алмадым. Хәер, ул кеше сүзен тыңлап торган булыр иде микән? Тулай торакта аны корсаклы килеш күрүчеләр артыннан сүктеләр, мондый яман эше өчен сөйләшмәс булдылар. Әмма дустыма барыбер иде. Икәү бер бүлмәдә яшибез. Дөрес, өченче бүлмәдәшебез — чуаш кызы Люда да бар иде әле, әмма аның бездә ни эше бар?!
Яңа елга авылга кайтырга булдык. Рәхилә соңгы вакытта бик чибәрләнде. Шуңа күрә клубта күп егетләрнең күзе аңарда гына булды. Салмак биюгә аны күрше авыл егете Марс чакырды. Мине дәшүче булмаганлыктан, гел аларны күзәттем. Пар килгәннәр иде алар, һәрхәлдә, миңа шулай тоелды.
Авылдан үзем генә киттем, чөнки Рәхилә, мине аптырашта калдырып, кияүгә чыгам диде. Берничә көн генә очрашып йөргән Марс тәкъдим ясаган икән.
Мин техникум тәмамлап, конструкторлык бюросына эшкә урнаштым. Анда булачак ирем белән танышып, аңа кияүгә чыгып, Себер якларына яшәргә китеп бардык.
Әни сөйләгәннәрдән ишетеп белүемчә, Марс бик көнчел булып чыккан. Юктан да сәбәп табып, Рәхиләне гел кыйнаган. Шундый бер ызгыштан соң башын элмәккә дә тыккан, вакытында күреп алып, коткара алганнар. Әмма шул көннән акылына зыян килгән. Берничә ел авыл буйлап тиле булып йөргән дә, дөнья белән барыбер хушлашкан. Дустым Хәят исемле бер кыз бала үстергән. Әмма ул да, мәктәп тәмамлап Казанга киткәннән соң начар юлга баскан.
Беркөнне Рәхилә юкка чыккан. Күршесе кереп, бөтен җирдән эзләгән. Ишеге ачык булган, өстәлдә чәе торган. Дустымның гәүдәсен ике көннән генә лапас артындагы алабута арасыннан тапканнар. Куе булып үскән чүп үләне арасыннан карарга беркемнең дә башына килмәгән. Нәкъ ике көн элек күк күкрәп, яшен яшьнәп көчле яңгыр яуган булган. Рәхиләне яшен суккандыр дип фаразлаганнар, ул шешенеп беткән булган. Кем белә, әллә теге бала табу йортында калдырган баланың рәнҗеше төшкәнме?
Әлфия. Казан
--- |
Иң күп укылган
|