поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
13.01.2011 Җәмгыять

Сыналабыз, әмма сынмабыз

Әле кайчан гына дулкынланулы хисләр белән «Казан утлары»ның 1000нче санын әзерләп мәш килеп йөргән идек. Сез яңа гына кулыгызга алган бу журналның тәртип саны инде 1059га җиткән! 5 елга якын гомер җил кебек үткән дә киткән...

Дөрес, күңелләргә гел бәлзәм генә салып китмәде бу еллар. Казанышлар белән беррәттән татар мәдәниятендә (хәер, бер бездә генә дә түгел), бигрәк тә көндәлек матбугат һәм китап дөньясында әллә никадәр сәер үзгәреш-метаморфозалар, кемнәрдер әйткәнчә, реформалар булды. Нәшрият һәм газета-журналлар даирәсендә бигрәк тә ачык чагылды бу хәл. Оптимизация шаукымында, кушылулар (нәшриятларны әйтүем), күченүләр, кыскартулар дисеңме... Шуңа өстәп, язганыңа каләмхак түләмәү, шул сәбәпле талантлы кешенең иҗатка дәрте сүрелүе... Илдә эзлекле милли сәясәт булмау, булса да, аның шовинистик юнәлештә булуы... Санасаң, күп инде хәлләр. Кыскасы, мәдәни иҗат эшендәге зыялыларның хәле мактанырлык түгел хәзер. Матди байлык рухи байлыкны тезләндерүен дәвам итә. Илдә кыргый капитализм үр алды. Гражданлык җәмгыяте хыялда гына кала бирә.

 

Шундый вәзгыятьтә эшләргә һәм иҗат итәргә туры килә. Яшәү девизыбыз бер: үзебезгә ышанырга, халыкка таянырга. Әмма халыкны уятырга, канатландырып торырга да кирәк әле. Бу җәһәттән «Казан утлары»н тылыбыз – телебез сагында торган эре калибрлы рухи корал дип саныйм мин. Әйе, замана тегермәннәрендә тартылабыз, бәргәләнәбез, хәтәр җилләрдә сыналабыз, асылда, чыныгабыз. Әйе, сыналабыз, әмма сынмыйбыз. Чөнки, тоткан мәсләгебез, барыр юлыбыз дөрес. Киләчәккә өмет-ышаныч яшәтә безне, иманлы максат көч-куәт бирә. Моны безнең «Казан утлары» мисалында да күреп була. Язучы авторларыбыз, шөкер, актив иҗат итә. Алар тудырган әсәрләр арасында тарихта калырлык хөр фикерлеләре, тирән мәгънәлеләре дә байтак. Журналга тәкъдим ителгән кулъязмаларның күплеге – сайлап алып бастыру мөмкинлеге тудыра. Гасыр башында яңа яшь исемнәр ешрак күренә башлады. Бу да куандыра. Тиражыбыз да кимемәде әлегә. «Казан утлары» һәр яктан – эчтәлеге, тышкы кыяфәте, таралышы ягыннан әдәби журналлар арасында ил күләмендә беренчеләрдән санала. Болар безне, әлбәттә, сөендерә, иҗади дәрт бирә, горурлык уята. Мисал өчен Мәскәүдә чыга торган федераль журналларның тиражын карыйк: «Москва» – 3400, «Октябрь» – 2500, «Нева» – 2300, «Молодая гвардия» – 2000, «Друҗба народов» – 2000...

 

Соңгы чорда газета-журналлар нык үрчеде, әмма иҗтимагый бәяләре очсызланды. Күп басмалар, заманына җайлашып, әллә ничә мәртәбә маяк-ориентирларын алыштырып, әллә нинди төсләргә кереп беттеләр... Бу яктан, шөкер, безнең «Казан утлары» халыкның рухи көзгесе булып, һаман да шул юлдан баруын дәвам итә. Тотрыклылык зур нәрсә. Бәлки шуңадыр да Ватан сугышы елларында СССРда бөтен әдәби журналлар бөтенләй диярлек ябылып торганда да, безнең басма чыгудан туктамаган.

 

«Казан утлары» – энциклопедик характердагы журнал. Анда бүгенге татар әдәбиятының өр-яңа әсәрләре белән беррәттән, фәнгә, тарихка, сәнгатькә, спортка, гомумән җәмгыять тормышының төрле өлкәләренә кагылышлы аналитик хезмәтләр дә дөнья күрә. Шулай да, ул иң әүвәл язучылар журналы. Язучыларсыз аны күз алдына китерү кыен. Бәхетебездән, бүгенге көндә менә дигән оста каләм ияләре бар. Минемчә, тарихта калырлык классик әсәрләр тудырырга сәләтле берничә дистә язучыларыбыз, шагыйрьләребез, драматургларыбыз бар. Бу зур байлык. Заманалар никадәр генә катлаулы булмасын, язучыларыбыз туктаусыз иҗат итеп килә. Хезмәтеңнең тормыш алып барырлык әҗере булмаслыгын белә торып та иҗат итә алу – фидакарьлек ул. Әйткәнемчә, һәрберебез өчен иң кыйммәт хәзинәбез – туган телнең, әдәби телнең сагында торучылар бит алар. Әгәр талант кадерсез икән, димәк, җәмгыять үзе сансыз. Шулай да оптимист булыйк: рухың какшамаслык нык икән, аны җиңәр көч юк ул. Шикләнмим, юлыбыз дөрес, эшебез хак, уңышлар безгә юлдаш булыр. Хәерле Яңа еллар һәммәбезгә!


Равил ФӘЙЗУЛЛИН, Татарстанның халык шагыйре, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире
Казан утлары
№ 1 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»