|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.06.2022 Язмыш
"Ике ел, ике көн кебек тә түгел, ике сәгать кебек узды": Лилия Тимергалиева-Сәләхетдинова җар ярасы белән уртаклаша«Ярдәм» тернәкләндерү үзәге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары, шагыйрә Лилия Тимергалиева-Сәләхетдинова улының кабере янына барган. Бу фани дөньяда нибары 20 көн генә яшәп калган кечкенә Салаватның 2 июньдә үлгәненә ике ел булган. «2 июнь авыр көн булды. Авылга кайттык. Әтисе белән, улыбызның каберенә...
Ике ел, ике көн кебек тә түгел, ике сәгать кебек узды. Яралар да яңа, күз яшьләре дә сабырлыкны як-якка төртеп, чыгалар, тамалар... Йөрәк сыкрый, әмма яшәү дәвам итә. Ни өчен? Чөнки бу дөньядагы гомерне дөрес итеп яшәп бетереп, улыбыз янына бару, аның белән очрашу теләге зур. ИншаАлла, без тырышачакбыз», – дип уртаклаша Лилия.
Аңарчы "Матбугат.ру"да шагыйрәнең вафат булган нәни улы турында язганын хәбәр иткән идек:
"Бүген йөрәк саным – 13 май. Җомга көн. Улыбызның, Салаватыбызның туган көне. Шушы сәгатьләрдә наркоздан айнып, улым исәнме дип табибтан соравым, ә аның елмаеп исән дип әйтүе, ә аннары әтисенә: «Салаватыбыз туды, син әти булдың», - дип язуым бүгенгедәй хәтеремдә. Бүген аңа ике яшь тулыр иде. Ә ул 20 көн яшәп, ахирәткә күчте. Улыбыз белән күрешү сәгатьләрен көтеп яшим. Гомумән, кеше тормышы көтүләрдән генә торамы соң әллә ул?" - дип язган иде Лилия.
--- |
Иң күп укылган
|