|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.06.2022 Хәвеф-хәтәр
12 яшьлек балага рульне кем биргән?5 июньдә Башкортстанда бала катнашлыгында коточкыч авария булган. ЮХИДИ мәгълүматларына караганда, бу хәл Бүздәк районында булган. Бер авылга кергәндә мопедта 12 яшьлек малай, борылышка сыймыйча, юл читенә чыгып очкан. Ул төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Аны башта - урындагы дәваханәгә, аннан соң Уфада медицина учреждениесенә озаталар.
Мопедны үсмергә мал көткән өчен әтисе бүләк иткән икән. Авария вакытында балада шлем да булмаган. Хәзер малайның әтисенә административ җаваплылык яный.
Фото: bash.news сайтыннан.
Автор:Ример Насретдинов
--- |
Иң күп укылган
|