поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
06.06.2022 Медицина

"Хәтта тын да алмыйча эшләделәр": Чаллы табиблары 85 яшьлек әбинең башыннан 10 см шеш алган

Марат Мөхәммәдиев җитәкчелегендәге Чаллының ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе табиблары чираттагы авыру тарихын уңышлы тәмамладылар. Хирурглар 85 яшьлек әбинең башынннан диаметры 10 сантиметрлы шешне алдылар. Баш сөягенең операциядән соң ачык калган өлешен, әбинең җилкәсеннән күчереп алынган тире белән капладылар.

85 яшьлек Фәния әби башындагы шешкә түзә алмагач, аны алуларын сорап, Ашыгыч медицина күрсәтү хастаханәсе табибларына мөрәҗәгать итә. Әмма беренче карашка ансат кына кына булып тоелган операциянең кыенлыклары да килеп чыккан. Эш шунда ки: соңгы 20 елда үскән шеш бик зур булганга, диаметры 10 сантиметрга җиткән  шешне алгач башның сөяге ачык кала.
 
Шуңа күрә авыруны шештән арындырып, баш тиресен каплау технологиясе кирәк була. Бу эшкә хирург Ростислав Сагеев алына. Ул агымдагы елның апрель ахырында бер хатынның күкрәгеннән, кечкенә генә тишек ясап, 400 граммлы шешне алган иде. Бу юлы аңа ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе хирург-комбустиологлары  Олег Липатов белән Олеся Кулагина ярдәмгә килә. (Комбустиология – хирургиядә пешкән урынны тирене күчереп утырту ысулы белән дәвалау мөмкинлеген өйрәнә торган юнәлеш). Әлеге белгечләрдән торган табиб-хирурглар төркеме әбигә катлаулы операцияне уңышлы җиңеп чыгарга ярдәм итә.
 
Планлаштыру вакыты югары квалификацияле һәм җаваплы эш таләп итә. Зарарланган участок белән авыруның җилкәсеннән алынган материалның размерын төгәл тәңгәл китерергә кирәк.  Бу күптән көтелгән нәтиҗәгә китерергә тиеш. Хастаханәнең баш табибы Марат Мөхәммәдиев әйтүенчә, моңа ирешү җиңел түгел, чөнки кирәкле материал аз, өстәвенә ул «тере». «Шуңа күрә хезмәткәрләребез бик сак кына, һәр миллиметр тире өстендә хәтта тын да алмыйча  эшләделәр», – ди ул.
 
Кыенлыклар артта калды. Авыруның башыннан шеш алынган, аның урынына җилкәдәге тире әйбәт кенә урнаша. Фәния Баһаутдинова бу көннәрдә үзенең якын кешеләренә әйләнгән хирургларга, табибларга, шәфкать туташларына – үзенең сәламәтлеген кайтарган барлык кешеләргә рәхмәтле. Чаллыбызның изге күңелле, тәҗрибәле хирурглары, табиблары сау-сәламәт булсыннар. Планлаштырган бар эшләре уңышлы тәмамланып, авырулары Фәния әби кебек  хастаханәдән рәхмәтле булып, өйләренә кайтып китсеннәр иде.  
 
Фото: Марат Мөхәммәдиев
 

Зөлфия ГАЛИМ
Шәһри Чаллы
№ --- | 06.06.2022
Шәһри Чаллы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»