поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.01.2011 Мәдәният

Зур юбилейдан соң туган вак фикерләр

Самара өлкәсенең Камышлы районын “Кече Татарстан” дип атаган кеше бу сүзләрне белмичә әйтмәгәндер. Күбесенчә руслар яшәгән өлкәбезнең бер почмагына сыенып утырган шушы татар районында 90 еллык тарихы булган халык театры, 40 еллык тарихлы “Ак каен” халык фольклор, “Яшьлек” вокаль-инструменталь ансамбльләре бар. Нәкъ бу төбәктә Зыя Ярмәки, Халикъ Садри, Әнвәр Давыдов, Рөстәм Мингалим, Рәшит Шамкай кебек күренекле шагыйрьләр, язучылар, сәнгать әһелләре туып үскән, тора-бара бөтен татар дөньясына танылган. Аларның шәхес булып формалашуында Камышлы төбәгендә эшләп килгән халык театры да зур роль уйнагандыр, дип уйлыйм.

Шаулатып-гөрләтеп Камышлы халык театрының 90 еллык юбилей кичәсен уздырып, Самарага кайту юлына чыккач, милләтпәрвәребез Илгиз абый Колючевның сәхнәдән халыкка биргән соравын кабатлап: “Казан, Оренбург кебек зур мәдәният үзәкләреннән ерак урнашкан гади татар авылында ничек итеп 20нче гасыр башында театр сәнгате кабынып китә алды да, ничек шушы көнгә кадәр сүнмичә яна алды икән?”, - дип сорагач, бер дә икеләнмичә: “Камышлы районында сәнгать җанлы иҗади кешеләр яши. Алар үзләре эшләгән эштән ләззәт табалар һәм шуның белән халыкның да тормышын бизиләр, акча өчен түгел, идея өчен яшиләр алар” - дип җавап биргән идем.

 

ҮЗЕНЕҢ 90 яшьлеген тутырган һәвәскәр халык театры Татарстанда да, Россиядә дә берәү генә икән бит. Мәркәзебез шәһри Казаннан, татар халкының йөзек кашы булган Галиәсгар Камал исемендәге академия театры коллективыннан, аның җитәкчеләреннән, Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән бу кичәгә тәбрикләү һәм сәлам сүзләрен җиткерергә махсус килгән Луара Шакирҗанова Камышлы театрының шушы юбилее Татарстанда барысы өчен дә зур горурлык һәм зур яңалык булуы турында сөйләде.

 

– Татарстанның Галиәсгар Камал исемендәге дәүләт академия драма театрына яңа елдан соң 105 ел була. Без, үзебездән кала, иң олы театр дип Әтнә халык театрын атый идек. Ә менә Камышлы театры турында белми калганбыз икән бит. Шуңа күрә бераз оялу һәм бик зур горурлык хисе белән театр коллективын һәм Камышлы халкын шушы зур юбилей уңаеннан котлыйбыз. Сез халкыбызның йөзек кашы булырлык театр. Безнең өчен Камышлы – татар мәдәниятена, әдәбиятына һәм театр сәнгатенә биргән шәхесләре белән колагыбызга кергән бик якын исем. Мәсәлән, Рәшит Шамкай безнең театрның йолдызы булып озак еллар хезмәт итте, Әнвәр Давыдовның иҗатын әле дә хәтерлибез, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Мингалим да зур танылу алган шәхес. Менә нинди мактаулы җиргә без бүген аяк бастык...

 

Луара Шакирҗанова Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров җибәргән котлау хатын да укып үтте: “...Төрле һөнәр ияләре булсагыз да, Сезне милли театр сәнгатенә гашыйк булу, ерак гасырлардан мирас булып килгән моңнарыбызны, күркәм йолаларыбызны саклау, классик язучыларыбыз иҗат иткән драма, комедия, трагедияләрне зәвыклы, һәр тамашачы күңеленә үтеп керердәй итеп башкарырга омтылу берләштергән. Атлас Төхбәтов, Шәмсебәдәр Минһаҗева, Зөбәрҗәт Шәрипова, Зөләйха Шәкүрова кебек шәхесләр сезнең театрның гына түгел, татар халкының да горурлыгы. Сезнең кебек татар театрына гашыйк шәхесләр булганда безнең театрлар һәм халкыбыз мәңге яшәячәк”. Атап үткән ветеран артистларга Рәхмәт хатларын тапшырганнан соң, ул театрның хәзерге режиссеры Гүзәлия Шакировага Камал театрының баш режиссеры Шамил Закировның визиткасын бирде һәм труппаны Казанга гастрольләргә чакырды.

 

Бу үзешчән театрның эшчәнлегенә бик зур бәя бирү иде. Камал театры сәхнәсендә үз иҗатын күрсәтү– профессиональ театрлар өчен дә җаваплы эш. Ә инде һәвәскәр артистларга иркә Казан тамашачысы хозурына барып басу һәм мәхәббәтен яулап кайту өчен бик күп тырышырга туры килер. Монда инде репертуарны да уйлап төзү, киемнәрне дә заманына карап тектерү, артистларның да иң сәләтлеләрен – Әгътәс ага Гыйззәтов, Фәнүзә апа Сәгыйдуллина, Раил Әхмәтҗанов, Алия Кәримова, Изилә Кәримова кебекләрен сайлап алу мәслихәт. Ә бу эшләрне башкарып чыгу өчен саллы гына күләмдә акча да таләп ителә.

 

Акча мәсьәләсенә килгәндә, 2004–2005 елларда “Төрлеләр, тик ятлар түгел” дип аталган өлкә программасы аша театрның бүгенге режиссеры Гүзәлия Шакирова халык театрына һәм “Ак каен” фольклор ансамбленә костюмнар тектерү өчен берникадәр акча юллап алган булган. Шуннан бирле биш ел вакыт үтеп киткән, яңа спектакльләр куелган, ә киемнәр һаман шул. Ә артистларның бушлай эшләвен, өйләрен, балаларын ташлап китеп, ярты төнгә кадәр репетицияләр ясап, ял көннәрендә ял итү урынына спектакль куярга чыгып китүләрен сөйләмим дә инде. Моның өчен аларга бөтен халкыбыз баш иеп мең-мең рәхмәт әйтә.

 

Кызганыч ки, театрның бер генә тулы спектаклен дә карарга насыйп булмады миңа. Камышлы артистларының уйнавы турында театрның 80, 90 яшьлек юбилейларында күрсәтелгән өзекләр буенча гына фикер йөртәм. Шулай да, артист осталыгын бер генә күренештән дә бәяләп була икән. Бу юлы Фәнүзә апаның “Ул кайтты” спектаклендә ана ролен ничек башкарганы миңа гына түгел, бөтен залга да нык тәэсир итте бугай. Кайберәүләрнең, шул исәптән минем дә, күзләр яшь белән чыланды. Бер мизгелдә бу апаның йөрәгенә нәрсәдер булды ахыры, ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк дип тә уйлап алдым. Янымда утыручылар “Ул гел шулай уйный”, – дип әйткәч кенә тынычландым. Менә бит ул – сәнгать көче!

 

Ә ун ел элек, театрның 80 еллык юбилеенда Регина Гадыева исемле яшь кенә, бөтерчек кебек кызның “Беренче театр” спектаклендә уйнаганын әле дә оныта алмыйм. Менә быел да Регинаны залда күреп алгач, янына барып тагын бер тапкыр соклануымны белдердем.

 

Ә бит Регина кебек талантлы балаларны яшьтән үк тәрбияли башлаганнар икән. Ул укыган елларда Камышлы мәктәбендә махсус театр түгәрәге эшләп торган, аңа профессональ белемле кеше җитәкчелек иткән. Ә инде шушы балалар мәктәпне тәмамлагач, Мәдәният сараендагы театрга килделәр һәм театр күтәрелеп китте, дип сөйләде 1994-1996 елларда биредә режиссер булып эшләгән Айсылу Камалетдинова. Әйе, театр һәвәскәр булса да, аңа өлкә һәм район җитәкчеләренең теләктәшлеге дә, матди ярдәме дә бик кирәк. Менә, мәсәлән, бүген сәхнәгә беренче тапкыр яшь артистлар чыгып, халыкка “Беренче театр”спектакленнән бер өзек күрсәттеләр. Беренче тапкыр шул кадәр тамашачы алдына чыгуларына карамастан, балалар сәхнәдә үзләрен судагы балык кебек хис итәләр, бирелеп уйныйлар, пауза тота беләләр. Тик менә өсләренә кигән бию костюмнары, ялтыр-йолтыр килеп торган жилетлары биредә бер дә урынсыз булып күренделәр миңа. Станиславский әйтмешли: “Не верю!”

 

 Әйе, балаларның бер гаебе дә юк. Революциягә кадәр татарларның ничек киенгәннәрен музейда гына күреп була хәзер. Ә бит костюмнарның чорга туры килмәве тамашачыга бирелеп спектакль карарга комачаулый, әледән-әле чынбарлыкка кайтара. Ә халык үзенең театрын бик тә ярата. Өс киемнәренең шартлы гына булуына карамастан, балаларга дәррәү кубып кул чаптылар. Костюмнар булса була, булмаса юк әле, ә театрга килгән яшь буын - менә ул, бар. Театрның йөз еллыгында да уйнаячаклар бит алар!

 

Туксан ел элек революциядән соңгы томана татар авылында сәхнәгә менеп баскан кыю комсомолкалар Бибинур Хәсәнова, Камал Зарипова, Хөршидә Минһаҗева, Хөмәйрә Вафиналарга күпме сүз, күпме мыскыллау һәм кимсетүләр ишетергә туры килгәндер. Шулай да, театрның беренче составындагы Миргасыйм Ханнанов, Газиз Вәлиуллин, Талип Вафиннар кебек ир-егетләр белән бергә алар үзләре сценарийлар язып спектакльләр куйганнар, җитешсезлекләргә каршы көрәшкәннәр, кулакларны, муллаларны тәнкыйть утына тотканнар. Реквизитларын җилкәләренә асып, җәяү, авылдан авылга агитация ясап йәргәннәр.

 

Заманалар үзгәрде, социализмның үзенә хас чирләре генә түгел, үзе дә тарих томанына кереп югалды. Хәзер инде җир җимереп, яңа баштан капитализм корабыз, сүз иреге дә чиксез, диләр. Ә җитешсезлекләр һаман бар бит әле, һәм аларны тәнкыйтьләгән яңадан-яңа пьесалар дөнья күреп тора, ә авыл үзешчәннәре бу пьесаларга үз төсмерләрен кертеп, безнең тормышның тискәре якларын халыкка күрсәтәләр, халкыбызны, Тукай әйтмешли, “яктылыкка, нурга” илтәләр. “Ватыгыз телевизорларыгызны, торыгыз диваннардан, килегез театрга, карагыз спектакльләр, үзегез катнашыгыз!” - дип өндәде сәхнә ветераны Зөбәрҗәт апа Шәрипова. Чын хакыйкать бу сүзләрдә. Халык телевизорга, яшьләр компьютерга ябышкан, театрга бару түгел, бер-берсе белән дә аралашмый бүген халык.

 

Шунысын да әйтми үтәлмим, җирле җитешсезлекләрне тасвирлаучы кыска-кыска күренешләр язылмый һәм куелмый башлады соңгы елларда. Ә заманында мондый сатира укларыннан бюрократлар һәм ялкаулар бик тә куркалар иде бит. Халык театрга нәкъ шуларны карарга бара, ә икенче көнне сатира герое халык арасына чыгарга оялып, өендә утыра иде.

 

Бу инде сүз уңаеннан туган фикерләр. Кичәгә яңадан әйләнеп кайтыйк әле.

 

Шушы зур юбилейга төрле төбәкләрдән бик күп кунаклар җыелган иде: Самара өлкәсенең мәдәният министрлыгының ресурс-проект бүлеге вазифаларын үтәүче Светлана Геннадьевна Лановенко, мәдәният министрлыгының милләтләр белән эшләү бүлеге белгече Евгений Сергеевич Чурсин, Самара губерна Думасы депутаты Василий Васильевич Потякинның ярдәмчесе Әбүзәр Гата улы Галимуллин, Халыклар дуслыгы йорты белгече Фәрхәт Сабирҗан улы Мәхмүтов, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының регионара мөнәсәббәтләр бүлеге белгече Зөлфәт Хәлил улы Зиннуров, Татарстан Республикасының халык артискасы Луара Шакирҗанова һәм Камал театры артистлары Гүзәл Минакова һәм Ирек Кашапов, Камышлы район муниципаль җирлеге башлыгы Рафаэль Камил улы Баһаутдинов, Самараның татар милли-мәдәни автономиясе исеменнән “Ялкынлы яшьлек” ансамбле җитәкчесе Илгиз Исмәгыйль улы Колючев, “Туган тел” өлкә татар җәмгыяте әгъзасы Азат Камил улы Надиров, “Азан” газетасы редакторы һәм язучы Шамил Галимов һәм башкалар. Дәрәҗәле кунаклар театрны шушы зур юбилей белән котлап, сәхнә ветераннарына Рәхмәт хатлары һәм күчтәнәчләр тапшырдылар, җылы сүзләр әйтеп, озын гомер теләделәр.

 

Мондый игътибар театрга да, кырык-утыз ел гомерен аңа биргән артистларга да бик кирәк, әлбәттә. Тик менә 90 ел интегеп яшәгән, камышлылыларның инициативасына һәм сәнгать сөюенә, шулай ук җирле администрациянең барлы-юклы акчасына эләгеп торган театрга киләсе ун елга өлкә бюджетыннан фәлән күләмдә акча бүлеп биреләчәк, эшләгез, дуслар, иҗат итегез, үсегез, дигән сүз генә никтер ишетелмәде. Сиксән яше тулган кешенең дә пенсиясен арттыралар бит. Әллә 90 яшьлек Камышлы театры шушы яшенә җитеп тә пенсия эшли алмадымы?

 

 

Театр ветераннары Шәмсебәдәр МИНҺАҖЕВА һәм Фәнүзә СӘГЫЙДУЛЛИНА.

 

Югарыдагы рәсемдә 1966-73 елларда театр режиссеры Атлас ТӨХБӘТОВ.


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»