|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.06.2022 Хәвеф-хәтәр
Бөгелмә аэропортында самолет винтына эләгеп кулы тураклана язган кызны берничә операция көтәБөгелмәдә чак зур фаҗига булмый калган. 23 яшьлек аэропорт хезмәткәре Cessna-172 самолеты канаты астына (винтка) эләгеп, кулсыз кала язган. Идел буе транспорт прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, туташны алган җәрәхәтләре белән ашыгыч рәвештә Казанның Республика клиник хастаханәсенә китергәннәр. Хәзерге вакытта Кама транспорт прокуратурасы вакыйганың нечкәлекләрен ачыклый. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, кыз авыр хәлдә. Аңа бер операция ясаганнар инде. Алда тагын берничәсе көтә. Фото: Татар-информ
--- |
Иң күп укылган
|