|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.06.2022 Язмыш
50 грамм колбаса яки чиркәү хикмәтләреУрам чатында алар бишәү басып тора иде. Биш таза ир-егет. — Абый, кая барасың? — дип мине туктаттылар.
— Арчага... — дидем курка төшеп. Тагын акча сорарлар инде дигән уй мине бораулап үтте. — әйдә, алып кайтабыз. Арча станциясенә — йөз илле, үзәккә — ике йөз сум.
Йөрәккә җылы керде: таксистлар икән, алып кайтыр өчен пассажир тотулары. Капюшон кигән баштан җүнлелекне көтәргә күнекмәгәнбез. Яхшы, ике кулымда да авыр сумкалар, электричкага соңга калдым, алдагы киләсе поездны «Компрессорный» платформасында ике сәгатьтән артык көтеп торасы килми, бәясе дә әллә ни кыйммәт түгел, кайтырга дип тәвәккәлләдем.
Кара төстәге «Жигули» салонында бер хатын-кыз белән бер ир кеше утыра иде, тагын бер кеше булса, китәрбез, диде шофер егет. Дүрт пассажир белән генә кузгалалар, чөнки бензин кыйммәт, ара ерак, кереме дә күп түгел икән. Яхшы, кузгалып китүгә минем яндагы илле биш-алтмыш яшьләрендәге хатын телгә килде.
— Әй, энем, сезгә — яшьләргә дә яшәү җиңел түгел хәзер. Эше юк, диплом белән дә акчалы эш табып булмый. Гаилә, балалар дип яшәргә кирәк...
— Шулай шул, — дип, кызуланып урысча сөйли башлады утыз биш-кырык яшьләрендәге шофер. — Менә мин алты ел элек Донбасстан гаиләм белән Балтачка күчеп кайттым. Хатынның әти-әнисе бу яклардан иде. Эш табып булмый. Эзләмәгән җир калмады. Ярый әле, таныш егет менә бу эшкә чакырды. Көн-төн руль артында йөрү җиңел түгел, акчасы да чәй-шикәрлек кенә...
— Минем кияү ике диплом белән гаиләсен яшәтергә җитәрлек акчалы эш таба алмады әле, исең китәр, — дип сүзгә кушылды минем кырымда утырган алтмыш яшьләрендәге, Арчаның бер авылына кайтучы агай. — Бик аз түлиләр. Ышанасызмы, аптырап йөри торгач, таныш-белеш аша заводка эшче булып урнашты. Аллага шөкер, матур гына эшләп йөри, гаиләсен алып бара...
— Безгә ярый, пенсия биреп торалар, өйдә газ яна, утын, күмер эзләп йөрисе юк, рәхәт. Менә яшьләргә читен, — диде юлдаш апа.
— Кайгырма, апа, юкка. Ил башына начар кешеләр утырмас. Бүген рәхәттә яшибез, Аллага шөкер. Менә без авылда торсак та газап чигеп сыер, сарык асрамыйбыз, бәрәңге утыртмыйбыз, өебезгә су килә, ванна, душ, мунча бар. Тик акчаны гына җиткереп булмый, түләүләр артып тора, балалар Казанда ипотекада утыра, аларга да акча бирә алмыйбыз. Авылда кибеттә бары да бар, булмаганын Арчага барып алабыз. Шөкер, машинабыз бар. Хатын белән яшелчә генә үстерәбез хәзер бакчада, — дип сүзне дәвам итте авылга кайтучы агай.
— Колхозлар яшәгәндә Арчада өч сыер көтүе бар иде. Казансу болыннары бозау, сарыклар белән тулы булды. Бүген Арчада тавык асраган кешеләр дә бармак белән генә санарлык. Кибеттә булгач ник асрарга, акчаң гына булсын, — дип, мин дә сүзгә кушылдым.
— Шулай шул, — дип мине җөпләде апа. — Менә шулай халык та ялкаулана, эш юк. Телевизор да кампитр, смартфон да айфон хәзер. Балалар зәгыйфь, авыру. Хәрәкәтсез, эшләмәгәч таза булып булмый ул...
— Ә без тәпи йөри башлаганнан эшли башладык. Алтмышынчы-җитмешенче елларда, без үскәндә, әти-әниләр иртә таңнан караңгыга кадәр эшләп тә акчалы булмадылар. Менә без биш бала үстек. Әти колхоз бозауларын тәрбияләде, җәен колхоз сыерларын көтте. әни колхоз тавыкларын карады, көрәк, сәнәкле эшләрдән калмады. Бер нәрсә сөйлим әле, — дип, тыңлаучылар булгач, бер хатирәне искә төшердем.
...Беркөнне: «Кибеткә колбаса кайткан!» — дигән хәбәрне күрше Роза апа кереп әйтте. Әти караватта авырып ята. әти: «Тәлгать, бар кибеттән илле грамм колбаса алып мен. Габделхак абыең бурыч журналына язып куяр...» — диде.
— Ай, энем, илле грамм бик аз бит, аны юньләп үлчәп тә булмый,. Әйдә, йөз грамм итеп үлчим, ай ахырында түләрсез әле, — дип хуш исле, чытырдавык кәгазь эчендәге кызгылт колбасаны кисеп, үлчәп кулыма тоттырды. И-их, ул колбасаның баш әйләндергеч исләре... Юл буе борыныма куеп, иснәп кайттым. Энем, өч сеңелемә дә ваклап кисеп бирер әле әти, дип уйлыйм. Кая ул! «Ник 50 грамм алмадың? Акчамны ашап бетерәсез, бар илтеп бир!» — дип мине орышып, кире кибеткә төшереп җибәрде. Кибеткә җиткәнче елап бардым. Габделхак абыйга хәлне сөйләгәч, аптырап, башын селкеп, берсүзсез, авызыбызга керергә насыйп булмаган колбаса кисәген алып калды.
— Их, гомерләр... — дип авыр сулады апа. — Бик авырлык, хәерчелек белән үстек шул. Менә әле пенсиягә чыккач кына тормышның рәхәтен татый башладык. Әле ярый, без чыгып калдык. Пенсия яшен арттырып, гомерне озайтмакчы булалар шул...
Шулай сөйләшә-сөйләшә Арча районына кереп барабыз икән. Алда — Иске Чүриле авылы. Авыл уртасында алагаем зур чиркәү кукраеп утыра. Кинәт хәтергә шул чиркәү хикмәте искә килеп төште бит.
— Бер нәрсә сөйлим әле. Бу авылда урыслар юк диярлек хәзер, күбесенчә татарлар яши. Бер елны төн урталарында Казаннан кайтып киләбез. Чиркәү турысына җитәрәк игътибарымны никтер, өскә, чиркәү гөмбәзендәге тәрегә юнәлтеп, башымны югарыга күтәреп карасам... тәре тирәли түгәрәкләнеп сап-сары нәни йолдызлар әйләнә. Кап-караңгы күк йөзендә бик ачык күренә алар. Машинаны туктатып, шофер белән икебез исебез китеп карап торабыз. Ул йолдызчыклар сәгать йөрешенә каршы якка таба тәре тирәли түгәрәк боҗра ясап бертуктамый әйләнәләр дә әйләнәләр, якын да килмиләр, еракка да китмиләр. Без, телсез калып, ни булыр икән бу дип кымшанмыйча машина тәрәзәсеннән карап утырабыз. Шактый вакыт берни аңламыйча, эчтән генә белгән догаларыбызны укып, аңгыраеп карап утырдык. Юлда кайта-кайта бу хәлгә җавап эзләп, күптән түгел генә булган вакыйга искә килеп төште. Тукта, Тәлгать, бу хәл шушы чиркәү подвалында хикмәтле сер белән бәйле түгел микән?!
...Иске Чүриле колхозына эш белән килгәч, колхоз рәисен көткән вакытта, янәшәдәге зур, биек чиркәүне карап чыгарга тәвәккәлләдек. Берничә ел инде бу чиркәүне төзәтергә акча җыюлары, тышкы яктан стеналары кубарылып, кызыл кирпечләре ыржаеп торган зур, биек гыйбадәтханәнең авылны, янәшәдән үтеп-сүтеп йөрүчеләрне кызыксындыруы безне анда керергә ымсындырды. Эчтә озын кара киемле, озын сакаллы бер ир-ат бәрәңге әрчи, берсе станокта такта шомарта иде. Монда практикага кайткан Казанда семинарда укучы ир-егетләр икән. Мәктәпнең тулай торагында яшиләр, чиркәүне чистартырга, тазартырга җибәрелгән сигез семинарист булып чыктылар. Чиркәү подвалында тагын өч изге атакай эшли, балчык түгәләр икән. Подвалга төшкәч, күрешкәч, носилкага өеп куелган, кара балчыктан аралап алынган түгәрәк шарсыман нәрсәләргә игътибар иттек. Караңгылы-яктылы идән астында якынрак килеп карасак... имәнеп киттем: кеше баш сөякләре. Зурлары, кечерәкләре. Иптәшем куркуыннан читкә китте. Подвалны чистартканда калын балчык өеме астыннан чыккан баш сөякләре. җентекләп карый торгач, теге руханиның берсе баш сөякләрендәге тишекләрне — пуля эзләрен күрсәтте. Егылып китә яздык. Монда кешеләрне алып килеп атканнар микән?! Репрессия корбаннары, хәбәрсез югалганнар түгелме?! Калын кара балчык өемен өч рухани чыгарып түгә генә башлаганнар, сөякләр чыккач, шаккатып, эштән туктап калганнар. Бу хәлне, үзебез дә куркып, прокуратурада эшләгән танышка сөйләдек. әмма аны да курку басты, кешегә сөйләмәскә кушты. Менә шундый хәлләр. Менә шул тәрене әйләнеп, очып йөрүче утлар шунда күмелгән кешеләрнең җаннары түгел микән? Я, алайса ничек аңлатасыз моны? — дип сүзләремне тәмамладым.
Машина эче бер мәл тын калды. Һәркем үз уйларына чумды. Алда Арча шәһәренең мәчет һәм чиркәү манаралары, эреле-ваклы йортлар өеменнән калкып күренә башлаган иде.
Фото: https://ru.freepik.com
Тәлгать ГОМӘРОВ, Арча |
Иң күп укылган
|