поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.01.2011 Дин

«Минем мәчет, минем мәхәлләм»

Мәхәллә – гарәпчәдән квартал – берәр мәчет урнашкан территория, микрорайон, яки анда яшәүче мөселманнар җәмгыяте (общинасы).

Татар авылларында бер яки берничә мәхәллә була. Һәр мәхәлләнең аерым мәчете, имамы, мөәзине булган. Ә кайбер авылларда исә (гадәттә, зур авылларда) аерым мәдрәсәләр дә эшләгән.

 

Совет инкыйлабыннан соң мәхәллә институты әкренләп юкка чыгарыла. Ул заманда мәхәллә урынына Советлар оештырыла. Ләкин яңарыш елларыннан соң татар галимнәре арасында мәхәллә институтын торгызу турында сөйләүчеләр барлыкка килде. Аерым алганда, Илдус Әмирханның мәхәллә институтын торгызу буенча хезмәтләре бар. Мәсәлән, ул үзенең «Татар мәхәлләсе» дигән әсәрендә, чын татар мәхәлләсенең бөтен төзелеш принципларын, нигезләү кагыйдәләрен тасвирлап бирә.

 

Хәзерге вакытта мәхәллә (община) – татар авылларындагы, татарлар яшәгән шәһәрләрдәге дини оешмалар, аларның үзәге булып, җирле мәчетләр тора.

 

Мәчет – без, мөселманнарның Аллаһыбызга гыйбадәт кыла торган изге урыны.

 

Татарстан җирендә беренче мәчетләр Идел буе Болгар дәүләтендә, 9 нчы гасыр ахыры-10 нчы гасыр башларында барлыкка килә. 922 елда болгар бабаларыбыз Ислам динен кабул иткәч, мәчетләр Болгар мәчете һәм алар янында мәдрәсәләр төзелеше көчәя, һәр авылда мәчет-мәдрәсәләр була. Ә инде берничә мәхәлләле шәһәрләрдә берничә кечкенә мәчет һәм бер зур Җәмигъ мәчет төзелә.

 

Казан ханлыгын урыс илбасарлары яулап алгач, бик күп мәчетләр юк ителә. Екатерина Икенче (Әби патша) мөселманнарга ирек биргәч, мәчетләр төзелеше тагын көчәя, шул заманда төзелгән кайбер мәчетләр (бигрәк тә, Казанда) әле хәзер дә исән.

 

Мин – Татарстан Республикасы, Актаныш районында туган кеше. Актаныш районының мөселманнары турында бик күп язарга мөмкин, тик мин алар турында кыскача гына әйтеп китәрмен.

 

Бар районны сокландыручы Мәсәде авылы балалары... Алар хор белән мөнәҗәтләр әйтәләр, Коръәннең изге сүрә-аятьләрен укыйлар.

 

Иске Кормаш авыл җирлегенә керүче 5 авыл халкы да үзенең мәхәлләсе белән горурлана ала. Мәсәлән, Яңа Балтач авылында туып-үскән Закиров Мөхәммәткамал (1896-24.11.1967), «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем алып, совет инкыйлабыннан соң туган авылында имам булып тора. Сугышта да катнаша, ләкин намазын ташламый. Ә сугыш чорыннан соң имамлык эшен дәвам иттерә, шул ук вакытта тимерче дә булып тора. Соңрак Шәбез елгасын буып, анда электростанция кора. Өстәвенә, Яңа һәм Иске Балтач авылларының тарихын язып, авылга нигез салучылар һәм аларның дәвамчыларының шәҗәрәләрен төзи. Менә шундый күп кырлы кеше була ул Закиров Мөхәммәткамал.

 

Иске Балтач авылында мәчет 1859 елда беренче тапкыр төзелгән. Ә Яңа Балтач 1894 нчы елда беренче Аллаһ йорты ачыла. Хәзер ике Балтачның берсендә дә мәчет юк, Яңа Балтач җәмәгать үзәгендә генә намазлар үткәрелә.

 

Кыркаентубә авылында мәчет 1853 нче, мәдрәсә 1862 нче елда ачыла. Ләкин бу мәчетнең язмышы авыр була – 1954 елда аның манарасын кисәләр, ә бинасын җирлек үзәге Иске Кормашка мәктәп итеп күчерелә. Ә менә 1958 елда исә Иске Кормаш мәчете бинасын Каентүбәгә клую итеп күчереп салалар.

 

Хәзерге вакытта Каентүбәдә аерым мәчет юк, җомга намазлары күрше Шәбезбаш авылы мәчетендә һәм мәктәп бинасында үткәрелә.

 

Шәбезбаш авылында – Иске Кормаш җирлегенең иң кечкенә авылында – беренче мәчет турында мәгълүмат 1870 елга карый. Ул вакытта авылда кечкенә мәдрәсә дә төзелә.

 

Яңа заманда районда беренчеләрдән булып, 1994 нче елда авылда яңа мәчет төзелә. Аны төзүдә Чаллыдан татарның асыл балалары – бертуган Кашаповлар һәм Шәбезбаш егете Илфат Гыйлмазов ярдәм итә. Хәзер Шәбезбаш мәхәлләсенең имам-хатыйбы – 20 елдан артык стажка ия Мөдәррис хәзрәт Маликов.

 

Ә Иске Кормаш мәчете тарихы аерым тасвирлауга лаек.

 

Актаныш районының иң борынгы авылларының берсе – Иске Кормашта мәчет турында беренче мәгълүматлар 1813 елгы. Ләкин элеккерәк вакытта да монда мәчет булырга тиеш, чөнки авылның иске зиратында Болгар заманыннан калган кабер ташлары табылды. Ә инде мөселманнар яшәгән җирдә мөселман мәчете булмый калмый.

 

Диния Нәзарәтендә сакланган документлардагы мәгълүматлар буенча, 1813 нче елның 14 июлендә мәчетнең имамы итеп Сәгъдетдин Габделҗәмиков билгеләнгән. 1836 нчы елның 26 июлендә имам итеп Мөхәммәтсафа Мәхмүтов сайланган. 1859 нче елда авылның ир балалары өчен мәктәп ачыла. 1869 нче елда ул мәктәптә 45 бала белем үзләштергән. Соңрак ул мәктәп чын мәдрәсә программасы буенча эшли башлый.

 

1850 нче елда икенче мәхәллә төзелә, имам итеп Габделгалим Габдерәхим улы сайлана

 

1893 елда Иске Кормашка Әхмәтхафиз Дәүләтьяров кайта. Ул тиздән икенче мәхәллә имамы булып сайлана һәм мәдрәсәдә укыта башлый. Беренче вакытта Әхмәтхафиз хәзрәт иске мәдрәсәләргә хас рәвештә, бары дини белемнәрне генә өйрәтә. Ләкин ул, тора-бара үзе белгән дөньяви белемнәрне балаларга тапшыра башлый – яшерен рәвештә җәдидчә укыта. Авыл байларының күбесе аның җәдидчә укытуын сизәләр, ләкин аңа бәйләнмиләр, чөнки алар балаларына урысча белү кирәк икәнен аңлыйлар. Ә кайберләре исә, киресенчә бу эшкә каршы киләләр, шуңа күрә Әхмәтхафиз хәзрәткә берничә тапкыр инспектор тикшерүе килә. Тик ни генә булса да, Минзәлә өязендә (ә Иске Кормаш аңа керә) уку-укыту мәсьәләләре бик авыр булмый, чөнки мөфти хәзрәтләре Мөхәммәдьяр Солтанов үзе Минзәлә өязенең Мәчти авылында туган була.

 

1910 нчы елда Хафиз хәзрәт мәдрәсәсе 4 класслыга әйләнә, җәдитчә укыту тулы канлы рәвешкә керә. Монда инде кара такта да, парталар да, шигырь өйрәнүләр дә кертелә. Укучыларның белемнәрен биш баллы система буенча тикшерәләр. Укуны тәмамлаган укучыларга таныклык бирелә.

 

1912-1913 нче елларда мәктәп-мәдрәсәдә 150 шәкерт укыган.Заманына күрә бу яхшы күрсәткеч була.

 

Мәдрәсәдә Әхмәтхафиз хәзрәттән башка, тагын 7 кеше белем биргән.

 

1917 елның 1 октябреннән хәзрәтнең мәдрәсәсе чын мәдрәсәсе сыйфатында була. Укулар барган йортның мәйданы 96 кв. аршин һәм күләме 288 куб аршин була. Яктылык чыганагы – әлбәттә, керосин, мич белән җылытыла. Бу тулы канлы, рәсми мәдрәсәдә укулар 10 октябрьдә башлана. Укыту системасы сыйныфлы була, Әхмәтхафиз хәзрәт, аның улы Мидхәт Дәүләтьяров һәм кызы укыткан. 1920-21 нче елларда да мәдрәсә эшли, 1920 нче елда 80 малай, 10 кыз; 1921 нче елда 71 малай, 10 кыз укыган.

 

Совет заманы килгәч, ике елда үтми, көчле ваба эпидемиясе вакытында Хафиз хәзрәт үлеп китә. Аны авылның иске зиратында күмәләр. 1993 елда, авылда мәгариф эшчәнлегенең башлануына 100 ел тулганда, аның каберенә яңа кабер ташы куела, ә мәктәп стенасына аңа багышланган мемориаль такта ачыла.

 

Әхмәтхафиз хәзрәт вафат булса да, аның мәгариф эшчәнлеген балалары – Мидхәт һәм Гөлсем, Хөмәйрә Дәүләтьяровлар дәвам итә.

 

1928 елда авыл мәчете яңадан, төзәтелеп салына. Ул мәчет яңа төзелгән май заводы белән күршедә була. 1958-нче елда аның манарасы киселә, бинасы төрле эшләр өчен тотыла. 1958 елда мәчет бинасы Кыркаентубә авылына клуб итеп күчерелә.

 

Мәчет бетерелсә дә, халык намазларны калдырмый, биш вакыт намазны һәркем үз өендә укый, ә җомгаларга аерым өйләргә җыелышалар. Ике гает намазларын зиратта җыелышып укыганнар.

 

90-нчы еллар башында авылда дини яңарыш башлана. 1995 нче елда Шәбезбаш авылында мәчет салышкан Илфат Гыйлмазов һәм бертуган Кашаповлар ярдәме белән, Иске Кормашта да мәчет төзелә. Төп төзүчеләр Билалов Фәнис, Хаҗиев Ирек, Ибраһимов Рамил, Юнысов Илдуслар булалар, ләкин гомумән, төзелештә бар авыл халкы ярдәм итешә. 1995 нче елның декабрендә бу мәчет тантаналы рәвештә ачыла. Баш төзүче Хаҗиев Ирек исеме белән, аңа «Ирек мәчете» дигән исем кушалар.

 

Имам-хатыйб итеп, Маликов Габделхәй сайлана. 15 ел рәттән ул авыл мулласы вазыйфасын башкара.

 

Мәчет һәр җомга ачыла. Ләкин 2007 нче елдан, җылыту буенча авырлык килеп тугач, кышларын мәчетне ачмый башладылар.

 

Җәй көннәрендә, яз ахыры-көз башларында мәчет җомга намазларына, ике гает намазына ачыла.

 

Мәчет тарихын күркәмләндереп җибәрүче тагын бер нәрсә бар. 2010 нчы елның 1 октябреннән мәчеттә дин дәресләре укытыла башлады. Дәресләрне Сәрия Тимерханова алып бара.  Мәхәлләмнең билгеле шәхесе - «Ак хәзрәт – Әхмәтхафиз Дәүләтьяров» ... Әхмәтхафиз Дәүләтьяровның әтисе Шәйморат Иске Кормаш авылында туып-үсеп, башлангыч белемне шунда алгач, Уфа шәһәренә китә. Анда ул берничә ел мәдрәсәдә укый, аны бетергәч, муллалыкка указ ала. Аннан соң Мәчти авылыннан (хәзерге Актаныш районы) Гөлҗамал исемле кызга өйләнеп, хәзерге Зәй районы Ашыт авылына китә. Ул авылда ул имам-хатыйб вазыйфасын башкара. Гөлҗамал белән аларның дүрт балалары туа, ләкин берсе генә малай була. Малай тугач, Шәйморат бик шатлана, ул үскәч, аны туган авылына мулла итеп куйдыртырга тели. Бу хыялы турында ул еш кына күрше авыл мулласы – якын дустына – сөйләгән. Ләкин, Әхмәтхафизга 12 яшь булганда, аның әтисе үлеп китә. Ярымятим баланы Шәйморатның дусты – Казаклар авылы имамы - Казанга мәдрәсәгә алып китә. Шулай, Әхмәтхафиз мәдрәсәдә 13 ел укый. Бу мәдрәсәдә – гади мәчет мәдрәсәсе генә булмый, бу мәдрәсәдә Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани укыта. Үткен, тырыш малай дини белемнәрне генә түгел, математика, география кебек фәннәрне дә өйрәнә, Шиһабетдин хәзрәтнең яшерен түгәрәкләренә йөри. Бик акыллы малай булганга, наданрак бай малайларына да булыша, шуның өчен алар белән бергә чәй эчүдә катнаша. Өстәвенә, ул Казанга килгәч тә, яшәп торган кешеләрендә – тегүчеләр гаиләсендә тегүчелек һөнәренә өйрәнә. Башта шәкерт буларак укыгач, аннары үзе хәлфә була, белем бирә. Мәрҗани мәдрәсәсен тәмамлагач, Уфадагы «Хөсәения» мәдрәсәсенә барып, имтихан тота, мөфтидән муллалык итүгә указ ала. Шөпхә авылыннан Нәгыймә дигән кызга өйләнеп, әтисенең туган авылына – Иске Кормашка – кайта. Кормашта бу вакытта ике мәхәллә була. Әхмәтхафиз килгәндә, икенче мәхәллә имамы – Габделгалим хәзрәт – авыр хәлдә яткан. Ул вафат булгач, халык Әхмәтхафизны сайлый. Аңа хәзер Хафиз хәзрәт дип эндәшә башлыйлар.

 

Хафиз хәзрәткә байлар мәдрәсә салып бирәләр. Бераздан соң, икенче мәдрәсә дә салына. Икенчесендә Хафиз хәзрәт кичләрен өлкәнрәк кешеләргә белем биргән, шулай ук көндез дин дәресен укыган шәкертләрен җәдидчә укыткан.

 

Хафиз хәзрәткә күп тапкырлар тентүчеләр – мәгариф инспекторлары киләләр, өен дә, мәчетне дә, мәдрәсәне дә тикшерәләр. Тик бернинди дә китап та, тыелган предметлар да тапмыйлар, чөнки хәзрәт аларны бик оста яшергән була.

 

Мәдрәсә каршында шулай ук остаханә дә эшли, анда Хафиз хәзрәт балта эшләренең, тегүчелекнең серләренә төшендерә. Үзе ул дару үләннәре дә җыйган. 1903 елгы үләт эпидемиясе вакытында дару үләннәре белән Хафиз хәзрәт үзенең гаиләсен һәм авыл халкының күбесен коткара.

 

Бу хәзрәтне авыл халкы бик ярата, аның дәвалауын да күреп, аны әүлия дип тә атыйлар. Авыл халкы аңа, гадәттә «Ак хәзрәт» дип эндәшкән.

 

Хәзрәтнең яраткан аты – Дөлделе дә була. Дөлдел хуҗасына бик тугры булган һәм бары ике генә кешегә – хәзрәтнең үзенә һәм ат караучы егет Саматка гына буйсынган.

 

1912-1913 елда мәдрәсәдә 150 дән артык бала укый, 8 бүлек эшли.

 

Революциядән соң Әхмәтхафизның балалары совет мәктәпләрендә укыталар. Ә мәдрәсә 1919 елга кадәр эшли. 1919 нчы елның язында, авылда көчле ваба эпидемиясе вакытында Әхмәтхафиз хәзрәт Дәүләтьяров 54 яшендә вафат була.

 

Аны күмгәндә, җеназа артыннан Дөлдел дә бара. Хуҗасы үлгәннән соң ул озак тормый, үзе дә вафат була. Тугры атны Әхмәтхафиз хәзрәтнең кабере янына күмәләр. Хәзер исә ат кабере белән Ак хәзрәтнең каберен зират коймасы гына аерып тора.

 

Аны авылның иске зиратына күмәләр. 1993 елда аның каберенә яңа таш куялар, ә җирлектән чыккан скульптор Зилфәт Басыйров мемориаль такта ясый, аны мәктәп бинасына каршына куялар.

 

Әхмәтхафиз хәзрәтнең авыл өчен эшләгән эшләрен бәяләп, язып бетерүе мөмкин түгел. Ул авыл тарихын да язган була, ләкин совет заманының башында ул тарих һәм бөтен китаплар, кулъязмалар амбарларда череп, юкка чыгалар...

 

Ләкин бу изге шәхеснең исеме авыл халкының телендә бик озак сакланачак әле...

 

Татарстан, Актаныш районы, Иске Кормаш авылы.


Айдар ШӘЙХИН
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»