|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.01.2011 Мәдәният
Нәфисә Хәйруллинада итальян каны уйныйАны беренче мәртәбә сәхнәдә күргәч, күпләр әнисе, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының якты йолдызы Фирдәвес Хәйруллинаны искә алгандыр. Нәфисә, чыннан да, әнисенә ике тамчы судай охшаш, аны күргәннәр, сәхнә өчен туган бу бала, дип юкка юрамаганнардыр, шәт. Май чүлмәге тышыннан билгеле, диләр. Нәфисәнең сәхнәдәге беренче адымнарыннан ук тәнкыйтьчеләр аның сәләт күәсенең ташып торуын шәйләделәр. Монда “Бәби”дәге Каракүзне, “Мылтык”тагы Сәвияне, “Дивана”дагы Диананы телгә алу да җитә. Ә инде “Курчак туе”ндагы Камәре читтә яшәүче милләттәшләрне дә тетрәндерде. Камаллылар бу спектакль белән чит илләрдә үткәрелгән нинди генә фестивальдә катнашсалар да, җиңү белән әйләнеп кайттылар. Бу уңышның сере нидә? Әңгәмә барышында без әнә шул сорауга җавап эзләдек.
– Нәфисә, иҗат юлымны Камал театры белән бәйләргә җыенам, дип катгый рәвештә әйтә аласыңмы?
– Миңа бу сорауны бик еш бирәләр. Аңа укыган елларда, студентның эзләнүе табигый, дип җавап бирә идем. Хәзер исә, син сәләтеңне татар театры белән чикләргә тиеш түгел, диләр. Бер яктан, барлык яшь артисткалар кебек үк кайчак Мәскәү, Питер театрлары якларына, кино сәнгатенә ымсынам. Үзеңне яңа яктан ачасы, яңа үрләр яулыйсы килә. Ләкин мин мондагы кебек җылы мөгамәләне башка беркайда да тапмаячагымны да беләм. Өстәвенә мине монда чын мәгънәсендә профессиональ режиссер тота. Ә андыйлар Мәскәүдә дә бик аз.
– Камилләшер, тәҗрибә туплар өчен кайсы театрларга йөрисең, нинди драматургияне үз итәсең?
– Рус драматургиясен яратам. Мин татар артисты милли әсәрләр белән генә чикләнергә тиеш дип санамыйм. Актер Александр Домогаров (“Графиня де Монсоро”, “Бандитский Петербург”, “Марш Турецкого” фильмнарында уйнаган иде) ошый. Кайвакыт, тапкансың инде кумир, дип үртәшәләр дә. Янәсе, аны бөтен хатын-кыз ярата. Узган ел аның катнашында спектакль дә карап кайттым. Чулпан Хаматовага сокланам. Менә кемнең иҗатын өлге итеп алырга була! Ә Казанда башка театрларга йөрмим, күбрәк Мәскәү премьераларын карарга яратам. Минемчә, Татар академия театрыннан соң анда гына ниндидер яңалык табып була.
– Камал театрын Мәскәүнең кайсы театры белән чагыштырыр идең?
– Миңа калса, Камалдагы мохит Мәскәүнең “Современник” театры белән охшаш. Анда да режиссерның актерга карашы бездәге сыман. Бездә, мәсәлән, ул һәр актерны күз уңында тотарга тырыша. Озак кына уйнамыйча торганнарга да ниндидер роль таба. “Современник”та да шулай дип уйлыйм мин. Бу Галина Волчекның матбугатта басылган әңгәмәләреннән сизелә. Ә бит бөтен театрларда алай түгел. “Юнона и Авось” рок-операсында Николай Караченцев чыгышын карарга барган идек. Без бу театрдагы мохиткә гаҗәпләндек. Анда бездәге сыман ансамбль юк кебек тоелды миңа.
– Тел очыңнан Фәрит Бикчәнтәевкә тирән ихтирамың сизелә.
– Ул миндә артистлык талантын ачкан кеше. Әгәр башка остаз кулына эләксәм, сәләтем эчемдә йомылып калган булыр иде. Мине кузгатып җибәрүе авыр булгандыр дип уйлыйм. Чөнки балачагымнан белгән кешеләр яисә беренче курс белән хәзерге халәтемне чагыштырып караучылар аерманың җир белән күк арасы икәнен күрерләр иде. Монда беркадәр әнинең дә өлеше бар. Ул мине махсус рәвештә театр дөньясыннан читләштерде. Маугли кебек усал, кыргый идем. Хәтерлим әле, бәләкәй чакта Илдус абый Габдрахманов күтәреп алды, ә мин аны, үзем дә сизмәстән, тырнап алганмын. Әнинең, эз калмасмы икән, дип борчылып йөргәне истә. Әни мине өйдән мәктәпкә озата, алып кайта иде. Бишенче сыйныфка кадәр урамда уйнамадым да. Әни өй эшләрен җентекләп эшләгәнне ярата. Аңа, кызыгыз телләрне җиңел үзләштерә, дигәннәр дә, ул мине тел белгече, тәрҗемәче яисә табиб итеп күрә иде. Ә иң әүвәл әни итеп күрергә хыялланды. Кызым, менә синең әйбәт ирең, балаларың булыр, дип тезеп китә иде. Бу безнең иң самими минутлар булган икән. Ә Фәрит Рәфкатович миндәге кыргыйлыкны җиңә алды. Шуңа күрә, бу театрдан китеп башка җирдә эшләүне мин аның хезмәтен күрмәү, санламау, аңа хыянәт итү буларак кабул итәм.
– Күңел төшенкелеген, артистлар еш кичерүчән стрессны ничек җиңәсең?
– Тормышымда югалтулар шатлык-сөенечләргә караганда күбрәк булды бугай. Әни вакытсыз дөньядан киткәч, ана назын, кайгыртучанлыкны Мәйсәрә ападан тойдым. Ул минем өчен үземнән дә артыграк борчыла иде. Шулай язган, күрәсең, ул да хәзер безнең арабызда юк. Бу хакта хәбәр иткәндә гастрольдә идем. Минем өчен икенче зур югалту, тетрәнү булды ул. Без хәзер, батканда саламга таянган кешеләр кебек, аның кызы Лиана белән бер-беребезне юатабыз. Шунысы бар, дин буенча кешенең үлүе ул бит башка халәттә яши башлавы гына. Мин аңа ул дөньяда яхшырак икәнлегенә ышанам. Ә үлем бездә эгоизм хисен уята. Без мәрхүмне түгел, үз-үзебезне кызгана башлыйбыз.
– Тормышта иң курыкканың нәрсә?
– Яраткан кешеңне бөтенләйгә югалту. Ә болай, синең белән аерылса да, кайдадыр читтә яшәсә, ул кадәр авыр булмас иде.
– “Бабайлар чуагы” спектаклендә дөньяның караңгы ягын гына күрүче, тормыш мәгънәсез дип санаган, кара киемнән йөрүче Алияне уйнадың. Премьера булды, нинди хисләр кичерәсең?
– Күңелне никтер моңсулык биләп алды. Чөнки мин спектакльне әзерләү вакытларын, репетицияләрне яратам. Нидер эзлисең, эзләнәсең, табышларың өчен куанасың.
– Театрдан кала тагын ниләр белән мавыгасың?
– Фәрит Бикчәнтәев безнең барыбызны да тау чаңгысына бастырды. Мин беренче көнне үк таудан шуып төшеп тә киттем. Ә беренче көнне үк алай эшләргә берәүгә дә рөхсәт ителми. Бик куркыныч, озын текә тау юлы бит ул. Өстә калганнар минем өчен белгән догаларын укып калдылар. Аннан машинада зур тизлек белән йөрергә яратам.
– Минем белән берәр нәрсә булырга мөмкин дип курыкмыйсыңмыни?
– Беләсезме, миндә интуиция хисе көчле. Мин кайда нәрсә эшләргә ярамаганын нык сизәм.
– Тормыш мәгънәсе нәрсә ул синең өчен?
– Вакыт узу белән тормышта терәк булырлык кеше кирәклеген аңлый барам. Менә хәзер берүзем калдым, күңелсез. Әмма кияүгә бик нык яраткан кешегә генә чыгачакмын.
– “Курчак туе”нда фаҗигале язмышны уйнавы читен булмадымы?
– Тормышта югалтулар кичергәннәр сәхнәдә фаҗигане табигыйрәк уйный дигәнне укыганым бар минем. Чыннан да шулай. Миңа драма уйнавы җиңел. Көнкүрешкә караган спектакльләрне бик өнәп бетермим. Глобаль мәсьәләләр күтәрелгән әсәрләрне яратам.
– Әниең сине тел белгече итеп күрергә теләгән. Ничә телдә сөйләшәсең?
– Тел үзләштерүгә һәвәслегем булса да, ялкаулыгым тирәнтен үзләштерергә комачаулаган. Инглиз, төрек телләрен ипи-тозлык беләм. Чит ил кешесе белән берничә көн сөйләшсәм, аныңча сукалый башлыйм инде мин. Миңа калса, бу сәләт ерак әбидән килә. Ничәнчедер буын бабам үзенә кәләш итеп итальян кызын урлап алып кайтуы турында сөйләгәннәре бар иде. Ул вакытта төпченүнең кирәген тапмаганмын. Хәзер бу вакыйганы белүчеләр исән дә түгел инде. Бабам кап-кара чәчле, ачык зәңгәр күзле иде. Аңардан шомырт кара чәчләр күчкән. Димәк, холкымдагы кайнар канлылыкны итальян канына сылтасагыз да була.
P.S. Нәфисә Хәйруллина иҗатын үз итүчеләргә бүләк тә әзерләде. “Аның беренче роле нинди булган?” дигән сорауга җавап бирүчене “Курчак туе” спектакленә чакыру кәгазе көтә.
Гөлинә ХИСАМЕТДИНОВА |
Иң күп укылган
|