|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.05.2022 Фаҗига
Тәтеш районында коткаручылар ике тәүлек эзләгән хатын-кыз мәете табылганТәтеш районында Килмә елгасы буенда зона-эзләү коткару отряды ике көн буе 48 яшьлек хатын-кызны эзләгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Кичә коткаручылар яр буе линиясенең 1400 метрын, шулай ук елга төбен һәм хатын-кызның суга төшкән урынын тикшерделәр.
Күпердән 30 метр ераклыкта хатын-кыз мәете табыла, дип яза Татар-информ. Мәетне полиция хезмәткәрләренә тапшыралар.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|