|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.05.2022 Мәдәният
Хәния Фәрхи һәйкәл булып туган ягына кайта (ФОТО)Бүген татар эстрадасына үзенең моңы, бар яктан матурлыгы белән ташкын булып килеп кергән Хәния Фәрхинең туган көне. Бүген аңа 62 яшь тулган булыр иде. Әмма ул 57 яшендә мәңгелек иленә китте. Ул үзе исән-сау вакытта халыкның яраткан җырчысы иде. Вафатыннан соң да шулай булып калды. Социаль челтәрләрдә тамашачыларының аны сагынмагын көне юк. "Шәһри Чаллы" газетасы битләрендә Хәния Фәрхи турында истәлекләрне даими бирелеп барды. 27 майда аның чираттагысы чыкты.
Җырчының туган көнендә Югары Тәтешледә Хәния Фәрхи иҗатына багышланган: «Онытылыр димә» дип исемләнгән җыр фестивале була. Бер төркем артистлар җырчының туган ягына искә алу чараларында катнашырга дип киттеләр.
Бүген тагын бер мөһим вакыйга була: Югары Тәтешледә Хәния Фәхигә һәйкәл ачыла. Бу – җырчының гаиләсе, тамашачылары һәм туганнары өчен шатлыклы да, горурланырлык та вакыйга. Апасының исемен мәңгеләштерүгә бик күп көч сарыф иткән Фирүзә Ибәтуллина хисләре белән уртаклашып: « 30 май – иң күркәм, иң матур көн. Кояшым минем, син бит туган якның иң түренә, үзәгенә җырчы сандугач булып мәңге сайрарга кайттың. Ходайга мең шөкер, Тәтешле урамын бизәп, сөеклемнең һәйкәле кайтты. Иншаллаһ дим, рәхмәт, мең рәхмәт таштан җан өргән осталарга, мең рәхмәт Кояшымны мәңгелеккә туган ягына кайтаруга матди ярдәм күрсәткән изге, газиз җаннарга. Мин һаман да синең белән яшим. Яныңда хезмәт көнем үтә, синең турында сөйләп җаным талпына. Синсез бер көн түгел, бер сәгать үтмәс кебек иде... Сине югалтудан җаннар куырылды, йөрәкләр ярсыды, елый-елый күзләрнең нуры гына түгел, күрү сәләте дә бик күпкә начарланды. Синең фото-сурәтеңне күрер өчен, күз нурлары, синең моңлы тавышыңны ишетергә зирәк колак тавышы, ярсып елаганда юатучы, өзелеп сагынганда башымны куяр өчен син юксың шул, син юксың. Әмма, син минем җаным да, һәрбер күзәнәгем дә, йөрәгем дә, иң мөһиме: хәтеремдә якты йолдыз - Кояшым булып балкыйсың яшисең, яшьнисең. Җаннарың тыныч, рухларың шат булсын Кояшым» – ди.
Фирүзә Ибәтуллина апасы – легендар җырчы Хәния Фәрхи җырларын башкаручы җырчыларга, аны хәтерләрендә саклаучы тамашачыларга, исемен мәңгеләштерүгә зур өлеш керткән һәркешегә рәхмәтле.
Безнең белән бергә булыгыз. Хәния Фәрхинең туган көне уңаеннан оештырылган чаралардан фотолар һәм хәбәрләр, истәлекләр сайтыбызда тагын булачак.
Фотолар Алия Гәрәевадан һәм Гөлшат Мөбәрәковадан алынды.
Зөлфия ГАЛИМ |
Иң күп укылган
|