поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
30.05.2022 Шоу-бизнес

Люция Мусина: "Рөстәм күз алдымда йөргән кызы белән очрашты"

Эстраданың танылган артисты Люция Мусина белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Рөстәмне ничек бар, шулай кабул итәм. Хатын-кыз иренең тискәре якларын әйтергә тиеш түгел дип уйлыйм. Ә уңай якларын әйтсәм, мактана диярләр", - ди Люция.

– Рөстәм (Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров – Авт.) белән танышканда, аның артист икәнен белдеңме?
 
–Ул вакытта Рөстәм “Татар җыры” фестиваленең Гран-при иясе булса да, аның кем икәнен белмәдем. Без 1994 елда Милли-мәдәни үзәккә дискотекага баргач таныштык. Беренче аралашудан ук Рөстәмне күптәннән беләм кебек тоелды. Гадәттә, әгәр миңа егетләр ошамаса, мин сөйләшми идем, егетем бар, дип алдый идем. Ә Рөстәм белән алай булмады. Дискотекадан чыгып барганда, Рөстәмне күрдем дә: “Әйдә, кайтабыз, нишләп торасың?” – дидем. Һәм шул кичне ул мине тулай торакка кадәр озата кайтты. Бу 27 октябрь иде. Ул көнне энемнең туган көне, шуңа истә калды. 
 
– Аннары?..
 
– Дүшәмбе киләм, диде дә килмәде. Ул вакытта шалтыратырга яки смс язарга телефоннар да юк бит. Тулай торакта бергә яшәүче кызларга сөйләгәч: “О-оо, Рөстәм матур җырлый бит ул, таныштыгызмы әллә?” – дип сораша башладылар. “Озата кайтты, дүшәмбе киләм дип әйтте, килмәде”, – дидем. “Артистлар шундый инде алар”, – диде кызлар. Чәршәмбе көнне иптәш кыз “Ак күлмәгем” төркеменең концертына чакырды. Шунда җыенганда, бүлмәгә Рөстәм килеп керде. Мине Рәсимә исемле биюченең туган көненә чакырырга килгән икән. Концертның яртысын гына карадык та, туган көнгә киттек. Шуннан соң ике елдан артык очрашып йөрдек, ә аннары аралар өзелде.
 
– Ни өчен?
 
– Ул чакта максатлар башка төрле иде. Миңа сәхнә мөһимрәк булды. Бәлки артык дорфа булганмындыр. Рөстәмгә бу сыйфатым ошамагандыр. Әмма югалтып карамасаң, кадерен белмисең, диләр. Аерылышкач юксындым. Ә аннары йөргән кызы барлыгын белдем.
 
– Ничек яңадан кавыштыгыз?
 
– Рөстәм үзенең концертларында чыгыш ясарга чакырды. Күз алдымда йөргән кызы белән очрашты. Ләкин берзаман алар аерылышты. Кыскасы, 1,5 елдан соң без кабат кавыштык. Тагын ике еллап очрашып йөрдек тә өйләнештек.
 
– Рөстәм, чынлап та, Эльвира Хәйруллина белән йөргәнме?
 
– Юк, әлбәттә. Алар Эльвира Хәйруллина белән бергә концертлар куеп йөрде. Концертларына халыкны җәлеп итү өчен махсус уйлап чыгарылган имеш-мимеш иде бу. Рөстәм миннән: “Эльвира белән безнең турында язарга җыеналар, син ризамы?” – дип рөхсәт тә сорады әле. “Миңа барыбер, әллә бергә булабыз, әллә юк”, – дидем.
 
– Рөстәм синнән 9 яшькә өлкәнрәк. Арагыздагы яшь аермасы сизеләме?
 
– Беркайчан да сизелмәде. Мин аны гел яшьтәшем кебек күрдем. Әти-әниләр дә яратты аны. 22 елга якын әйбәт кенә яшибез, Аллаһка шөкер. Рөстәмнең өлкәнрәк булуының уңай яклары да бар. Ул мине күп нәрсәгә өйрәтә, саклап-яклап яши.
 
– Ирегезнең нинди уңай һәм тискәре яклары бар?
 
– Мин аны ничек бар, шулай кабул итәм. Хатын-кыз иренең тискәре якларын әйтергә тиеш түгел дип уйлыйм. Ә уңай якларын әйтсәм, мактана диярләр.
 
– Улыгыз Айрат шундый талантлы һәм оста саксофонист! Артист баласы икәне әллә кайдан күренеп тора...
 
– Айратның артист буласы килмәгән иде. “Үзегезгә булсын сәхнәгез”, – дия иде ул. Башта хоккейчы, аннары футболчы булырга хыялланды. Бозда таеп егылгач, футболга китте. Параллель рәвештә музыка мәктәбенә йөрде. Баянга бирмәкче идек. Рөстәм: “Баян күтәреп йөрмим, җиңелрәк уен коралы юкмы соң?”, – дигәч, саксофонга бирдек. Әкренләп балаларны да үзебез белән сәхнәгә алып чыга башладык. Балалары белән сәхнәгә чыккан беренче гаилә бездер, мөгаен. Тамашачы кул чапкач, Айратка бу һөнәре ошый башлады. Футбол уйнаганда, башына туп эләккәч, футболдан ял итеп торды. Шулай итеп, бөтенләйгә футболдан китте.
 
– Ни өчен укуын ташлап армиягә китәргә булды?
 
– Музыка училищесында укый иде. Пандемия башланып, концертлар туктатылгач, Айрат армиягә китәргә булды. Үзем каршы килмәдем. Мәскәү өлкәсенә эләкте. Андагы оркестрда саксофонда уйнаган. Армиядән кайткач, укуын дәвам итте. Быел инде тәмамлый, Аллаһы боерса. Эстраданың күп кенә танылган артистларында эшли. Сәхнәне ярата ул, һәр чыгышының тәмен белә.

– Кызыгыз Миләүшә дә җырчы булырга тели бугай?
 
– Башта биюгә йөрде, аннары вокал белән шөгыльләнә башлады. Кечкенә чагында Миләүшә бөтен җырымның сүзләрен яттан белә иде. Ул музыка училищесында беренче курста укый. Һәрвакыт абыйсы белән укырга хыялланды. Айрат армиягә барып кайткач, бергә укырга насыйп булды.
 
– Ә үзең бүген нәрсә белән шөгыльләнәсең?
 
– Банкетлар алып барам. Ләкин бу хакта кычкырып сөйләп йөрмим. Яңа җырлар яздырам. Җырлар бер-берсенә охшаш булмасын өчен аранжировкаларны төрле кешедә ясатырга тырышам.

– Сәхнә белән бәйле нинди кызык хәлләр булганы бар?
 
– Андый хәлләр күп булды. Трактор арбасына да утырып йөрергә туры килде. Авыл клубларында ут сүнеп, гармунга кушылып җырлаган чаклар да булды. Без, гомумән, фонограммага җырламыйбыз. Тере тавышка җырлау – үзе бер рәхәт ул. Җырлаганда җыр сүзләрен оныткан вакытлар да булды. Әмма тамашачы гафу итә, киресенчә, күтәреп ала иде. Бервакыт күлмәгемне концертка алып барырга оныттым. Төркемдә эшләүче кызыбызның күлмәген киеп чыккан идем.
 
– Люция, син 25 ел сәхнәдә. Ни өчен әлегә кадәр “Татарстанның атказанган артисты” исемең юк?
 
– Тәүге тапкыр зур сәхнәгә Габделфәт Сафин концертларында чыктым. Инде шактый тәҗрибә җыелды. Бервакыт миңа “исем” алырга тәкъдим иткәннәр иде. Ләкин ул чакта үземне андый исемгә лаеклы дип тапмадым. Элек бит бу исемне йөрткән артислар бик дәрәҗәле иде. Хәзер инде өлгердем дә кебек, әмма тәкъдим итүче генә юк (көлә).
 
– Син бәхетлеме?
 
– Үземне бик бәхетле кеше дип саныйм. Аллаһка шөкер, үзем, якыннарым сау-сәламәт. Янымда һәрвакыт әйбәт, ярдәмчел кешеләр булды. Аллаһы Тәгаләгә, әти-әниемә, якыннарыма мең рәхмәт!
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 30.05.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»