|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.05.2022 Мәдәният
Казанда "TATAR СҮЗЕ" Халыкара бәйгесенең гала-концерты узачак30 май көнне сәгать 18:30 Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертлар залында Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесенең Гала-концерты узачак. Концертта җиңүчеләрнең исемнәре игълан ителәчәк һәм нәфис сүз осталарына бүләкләр тапшырылачак. Бәйгегә сентябрь аеннан 15 декабрьгә кадәр барлыгы 3557 видеоязма кабул ителде. Әлеге эшләр арасыннан 2 турга 310 катнашучы сайлап алынды. Шуларның 40ы җиңүче булды. Эшләрне олпат жюри әгъзалары бәяләде: Айдар Фәйзрахманов, Фоат Галимуллин, Резедә Сәләхова, Илдар Кыямов һәм Илсөяр Иксанова. Бәйгедә катнашучылар 1600 000 сумлык приз фонды өчен көрәшәчәк. |
Иң күп укылган
|