поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
27.05.2022 Шоу-бизнес

Тямаев белән Уразова күренмәде, ә Ришат чакырылып та җырлый алмады

“Татар радиосы” Казанның “Татнефть Арена” стадионында 20 яшьлек туган көнен гөрләтте. Ул узган ел ук булырга тиеш иде, әмма пандемия аркасында тамаша быелның 26 маена күчерелде. Оештыручылар әйтүенчә, бу концертка 7 мең билет сатылган. Билет бәяләре 700 сумннан 3500 сумга кадәр булган. Чынлап та, стадион шыплап тулы иде.

“Татар радиосы” – Россиядә милли радиостанцияләр арасында бишлеккә кергән беренче татар телле радио. Аның географиясе киң, ул Татарстанны гына түгел, Төмән, Сергач, Башкортстан кебек чит төбәкләрне дә колачлый. 20 ел эчендә “Татар радиосы” күп кенә проектларны тормышка ашырды”, - ди “Татар радиосы” алып баручысы Назлыгөл Сөнгәтова.
 
Концерт рус эстрадасында киң таралган “разогрев” белән башланды. Рамил Шәрәфиев белән Айрат Загриев ярты сәгать буе халык күңелен күрде, ди-джей Али ремикс җырлар уйнатты. Ләкин безнең халык моңа күнекмәгән, концерт башланганын көтә-көтә арып бетте. Аннан соң сәхнәгә радиода элек һәм хәзер эшләүчеләр чыкты. Әйтергә кирәк, радионың бәйрәм концертына эстраданың иң танылган артистларын чакырганнар.
 
“Концертта катнашмый калган җырчылар арасында үпкәләүчеләр дә булды. Ләкин барысын да сыйдырып бетерү мөмкин түгел. Болай да биш сәгатьлек программа булачак. Мактанып әйтмим, без һәрвакыт текә һәм беренче булдык. Моңа кадәр бер радиостанциянең дә “Татнефть Арена”да концерт уздырганы булмады. Без гел биеклеккә омтылабыз”, - ди “Татар радиосы”нда 18 ел эшләүче Гөлназ Сәфәрова.
 
Ә концертны Айдар Галимов башлап җибәрде. Ахырдан җырлый торган артистның сәхнәгә беренче булып чыгуы очраклы түгел икән. Баксаң, моннан 20 ел элек “Татар радиосы”нда иң беренче Айдар Галимовның җыры яңгыраган. “Татар радиосы” барлыкка килгәнче, 13 ел иҗат итә идем инде. Аңа кадәр ничек яшәгәнбез? Җырларыбыз кайда яңгыраган, халыкка ничек барып җиткән икән? Газетадан укып белгәннәрдер инде”, - ди Айдар Галимов. 
 
Тыңлаучыларны радиодан беренчеләрдән булып Булат Бәйрәмов сәламләгән. Булат дигәннән, радионың ветераннары Булат Бәйрәмов белән Зөлфәт Зиннуров концертны читтән алып барды, без аларны экран аша гына күрдек. Аларның төп миссиясе тамашачылар арасында “Айфон” телефонын уйнату иде. Ә сәхнәдән концертны Гөлназ Сәфәрова, Айрат Ильясов һәм Рамил Шәрәфиев алып барды. Сәхнәне стадионның нәкъ уртасына урнаштырганнар. Җырчылар 360 градуска әйләнеп чыгыш ясаса да, тамашачыга карарга бик уңайлы булды.
 
Айдар Галимовтан соң Данир Сабиров җырлады. “Мин 40 градуска гына чыгыш ясарга өйрәнгән, монда 360 градуска әйләнеп җырлыйсы”, - дип шаяртты ул. Ул да Айдар Галимов кебек үк дүрт җыр башкарды. Гомумән, концертта кемдер дүрт, ә кемдер бер генә җыр башкарды. Монысы өчен дә үпкәләүчеләр табылган. Әмма оештыручылар әйтүенчә, кемнең күпме җыр башкаруы аның популярлыгына, концертлар куеп, зал җыюына бәйле булган. 
 
Мәсәлән, Иркә, Рифат Зарипов, Салават Фәтхетдинов, Әнвәр Нургалиев, Ришат Төхвәтуллин, Элвин Грей – 4, Филүс Каһиров – 3, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөлфәт Хәким – 2 җыр башкарды. Ильвира Хамматова, Айдар Ракипов, Мәскәү кунагы Мәликә берәр җыр җырлады. Ришат Фазлыйәхмәтов та булырга тиеш иде, социаль челтәрдә аның репетициягә килгәнен күрдек. Тик шәхси өлкәдә проблемалары булып, аны нәкъ концерт алдыннан суд приставлары алып киткәнлеге ачыкланды.
 
Истә калган чыгышлар арасыннан Рамазановларны аерып әйтергә була. Алар “Авылкаем” җырын башкарганда, сәхнәгә люлькалы “Урал” мотоциклы чыкты. Ризат шул “матай”дан сикереп төшеп, Зинирага кыр чәчәкләре бүләк итте. Җыр барышында авыл мохитен булдырганнары күңелне күтәрде. Концертта биюләр дә булды. Рифат Зарипов җырларганда, сәхнәгә зур шарлар чыгардылар. Ул шарлар да үзенә күрә туган көн рухы булдырды.
 
Тамашачы Рифат Зариповның һәр җырын яттан белә бугай. Аңа дәррәү кушылып җырладылар. Хәер, кушылып җырлаучылар да, биючеләр дә концерт ахырына таба шактый артты. Рифат гадилеге, халыкчанлыгы белән үзенә җәлеп итә ул. Халыкчанлык дигәннән, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов концертта соңрак чыгыш ясарга тиеш иде. Ләкин башка эшләре булу сәбәпле, ул алтынчы булып җырлады. Юмор хисле Салават Зәкиевич көлдермичә калмый инде. Стадионның бер ягына карап җырлаганнан соң, “сезнең кайсыгыз “важныйрак” соң, кая карап җырларга миңа?” диде. Аның җырлары, бигрәк тә элеккеләре һәрвакыт тансык.
 
Концерт тәнәфессез баргангамы, әллә озак дәвам иткәнгәме, халык тәмам арды. Элвин Грей җырлаганда, ярты стадион торып кайтып китте. Кайчандыр үзе дә шушы “Татнефть Арена”ны шаулаткан, гөрләткән Элвин Грей “бу халык ник таралыша?” дип шаккаткандыр инде. Әмма музыкага, җырга карашы өчен аңа афәрин диясе килә. Концерт башында “разогрев” булмаган булса, бәлки халыкның Элвин Грейны карап бетерергә сабырлыгы да җитәр иде. Концерт “Татар радиосы”ның гимны белән тәмамланды. 
 
Концертка эстраданың “топ”, ягъни иң популяр артистлары чакырылган булса да, тамашада Илсөя Бәдретдинова, Фирдүс Тямаев, Гүзәл Уразова күренмәде. Оештыручылар әйтүенчә, аларга концертта чыгыш ясау тәкъдим ителгән булган. Бу артистлар да килгән булса, әлеге концерт татар эстрадасы тарихына иң яхшысы булып кереп калыр иде, мөгаен. Ләкин Гөлназ Сәфәрова әйтүенчә, радио һәрчак биеклеккә, камиллеккә омтыла. Шуңа күрә бөтен “топ”ларны бер сәхнәдә күрер көннәр булсын әле...
 
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 27.05.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»