|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.05.2022 Сәясәт
Казанда Мөхәммәт Сабиров истәлегенә мемориаль такта ачылды (ФОТО)Бүген Казанда ТАССР Министрлар Советы Рәисе, Татарстан Республикасының беренче Премьер-министры Мөхәммәт Сабиров истәлегенә мемориаль такта ачу тантана булды. Мөхәммәт Галләм улы 1999-2015 елларда яшәгән йортка (Чехов ур., 53) истәлек тактасы куелды. Тантанада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика парламенты депутатлары һәм Мөхәммәт Сабировның кызы Гүзәл Волкова катнашты. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, мемориаль тактаның авторы - скульптор, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Фәнил Вәлиуллин. Ул Казан сәнгать училищесын тәмамлаган сынчы.
Мөхәммәт Галләм улы Сабиров 1932 елның 29 мартында Башкорт АССРның Кушнаренко районы Яңа Кормаш авылында туган. 1955 елда Уфа нефть институтын, 1983 елда СССР Халык хуҗалыгы академиясен тәмамлый.
1984 елдан 1989 елга кадәр ТАССР Министрлар советы рәисе урынбасары, ә 1989 елдан 1995 елга кадәр Татарстан Республикасы Премьер-министры була.
2015 елның мартында авыр һәм озак авырудан соң вафат булды. Арча зиратында җирләнгән.
Бүгенге чарадан фотолар белән Ләбиб Лерон уртаклаша:
--- |
Иң күп укылган
|