|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.05.2022 Җәмгыять
Янгында ятим калган балалар өчен төзелгән “Игелек йорты”ның тантаналы ачылышы узачакУзган ел азагында кинәт кенә ятим һәм сыену урынсыз калган Саша һәм Юра фаҗигасе күпчелек казанлыларны шаккатырды. Саша белән Юраның әти-әнисе янгын вакытында һәлак булалар. Йортлары янганнан соң балаларны ятимнәр йортында, ә әбиләре Гөлсинә апа кечкенә бер вагонда яши башлый. Яшәү шартлары тиешле булмагач, оныкларны әбигә бирмәгәннәр. Әлеге аяныч хәлләрне белеп алган “Ханский дом” оешмасы, гаиләне берләштерү өчен аларга яңа йорт салып бирергә дигән карарга килә. 31 май көнне игезәкләр һәм аларның әбиләре күп кенә мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән төзелгән яңа уңайлы торакка күченәчәк.
--- |
Иң күп укылган
|