|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.05.2022 Киңәш-табыш
"Матбугат.ру"да үз өендә үстергән гранат фотолары белән уртаклашкан Илнар Кәримуллин: "Үзең үстергәч, баллы тоела"Арчада гомер итүче Резеда һәм Илнар Кәримуллиннар өйдә төрле культуралар үстереп, тәҗрибә ясарга ярата. Фатирда яшәүгә карамастан, элегрәк күпләп чәчәк үсентеләре дә сатканнар. Берничә ел элек балконда карбыз, бакчада кавын үстергәннәр. Быел өйдә гранатлары өлгергән. Фотолары белән ул "Матбугат.ру" телеграм-каналында уртаклашкан иде. Җимешне авыз итеп караганнар. “Беренчесе бераз ачырак булса да, үзең үстергәч, баллы тоела. Гранатыбыз кабат чәчәк атып килә”, — ди Илнар. Кәримуллиннарга башта гранат үсентесен туганнары биргән. Алар гранат орлыгын стаканнарга чәчеп үстергән.
— Ләйсән ападан күреп, без дә кызыктык. Беренче карашка декоратив гөлне хәтерләтсә дә, ашарга яраклы. Бераз үстергәч, гранат үсентесен зуррак гөл савытына күчердек. Гади туфракта үстерәбез, бернинди ашлама сипмибез, — дип сүз башлады Илнар. — Быел икенче тапкыр чәчәк атты, уңыш бирде. Беренче җимешләре 5 сумлык тимер акча зурлыгында иде, ачырак булды. Ләйсән апа өендә инде ничә тапкыр өлгерде, алар баллы булды, диде.
Гранатны үстерү күңелле. Утырткач та, буйга китә. Шуңа 10 см үскәч, очларын бераз кисәргә кирәк, аннары ул тармаклана башлый. Аларын да бераз өзеп, тагын да куертып җибәрергә була.
Гранатка суны еш сибү мөһим. Өстенә су бөркегәнне ярата. Әмма шул ук вакытта артык дым тоту да кирәкми, уртача булсын. Суны күп сипсәң, җимешләре ярылып китәргә мөмкин. Гранат җылылык, яктылык ярата, тик туры кояш нурларын үз итеп бетерми, артык кызу батарея җылысы да өреп торырга тиеш түгел. Алай яфрагы тиз коела. Җәен балконга яки җиргә чыгарып утыртырга була, җиләс урынны үз итми. Көзен суыклар башланганчы, җирдән казып алып, өйгә кертергә кирәк. Җимеше тиз өлгерми, ике ел үскәннән соң гына чәчәк ата башлый. Беренче елны чәчәге азрак була, коеп бетерә, көче җиткән кадәрен генә калдыра. Җимеш өлгергәнен кабыгының төсеннән карап беләбез. Кайберсе тиз тулышып, шартлап ярылып китәргә мөмкин. Тәме кибетнеке кебек үк, ваграк кына.
Илнар таксида эшли. Хатыны Резеда — дәүләт оешмасында баш бухгалтер. 8 һәм 6 яшьлек ике ул тәрбиялиләр.
— Балалар да гранат үсүен кызыксынып күзәтте, җимешен көттеләр. Әмма ботактан бер тапкыр да өзмәделәр. Өлгергәч кенә, кисик әле, диделәр. Барыбызга да күңелле процесс булды ул, — ди Илнар.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|