|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.01.2011 Мәдәният
Алман әдәбияте йолдызы татар гаиләсе турында роман язганЕкатеринбург шәһәрендә туып-үскән, бүгенге көндә Майнедагы Франкфуртта яшәүче һәм үзен Алина Бронски дип атаучы язучының яңа романы "Татар милли ризыкларының авызны өтеп алучы тәме" (Die schärfsten Gerichte der tatarischen Küche) дип атала. Алина Бронски – псевдоним. 32 яшьлек язучы шәхси тормышын беркемгә дә белдертергә теләми һәм катгый рәвештә үз исемен атаудан баш тарта. Ул тормышта һәм аның өч баласы бар. Унике яшендә ул гаиләсе белән Алманиягә күчеп килгән булган, алман университетларының берсендә табиблыкка укыган, ләкин укуын ташлап, игътибарын журналистикага юнәлдергән.
Әлегә Алинаның ике романы билгеле. Икесе дә алман тәнкыйтьчеләренә дә, гади укучыларына да бик ошаган. Беренче романы – "Scherbenpark" (бу микрорайон исеме, аны "Кыйпылчыклар паркы" дип тәрҗемә итеп булыр иде). Ике романның да төп геройлары элеккеге СССР төбәгеннә Алманиягә күчеп килгән кешеләр.
Deutsche Welle Алина Бронски белән корган әңгәмәсеннән кызык тоелган сорау-җавапларны Интертат үзенең укучыларына тәкъдим итә:
– Сезнең ике романыгызда да төп геройлар элеккеге СССРдан күчеп килүчеләр. Әллә бу сезнең өчен иң әһәмиятле темамы?
– Юк, бу минем өчен иң әһәмиятлесе түгел, ләкин очраклысы да түгел. Никадәр әһәмиятле булуын бәяләве кыен. Беренче романнан соң мин икенче романым бөтенләй башка кешеләр турында булачак дип сөйләп йөрдем. Ләкин булдыра алмадым. Чөнки бик күп әйбер минем тормышым белән бәйле, күтәрелгән темалар минем өчен бик мөһим булып чыкты. Яхшы таныш һәм бик кызыклы сөйлисе әйбер күп булганда, нигә инде интегеп ниндидер яңа әйбер уйлап чыгарыга?
– Флобердан Бовари ханымның прототибы кем булды дигән сорауга: "Мадам Бовари – ул мин", дип җавап бирүе билгеле. Сезнең яңа романыгызда өч буын хатын-кыз. Розалинда – әби кеше, булдыклы һәм көчле рухлы, өйнең хуҗасы һәм тираны, аның бернигә исе китмәүче әллә ни акыллы күренмәгән кызы, өйдәге тәртипләргә каршы баш күтәрүче онык кыз. Сезгә кайсысы якынрак? Бәлки, сез аларның өчесендә дә бар?
- Миңа калса, автор геройларының һәрберсендә яши дигән сүз бик дөрес. Һәрберебездә төрле сыйфатлар, төрле хисләр, төрле тойгылар яши. Һәр кешедә бер үк вакытта явызлык та, миһербанлык та бар. Аларның чамасы кешене билгели дә. Роман язган вакытта язучы берничә кешегә "бүленә" ала. Кем якынрак соравына килгәндә, онык кыз якынрактыр дип уйлыйм. Ул башта кыз бала, соңыннан минем буынга туры килүче яшь хатын, аның тормышындагы кайбер вакыйгалар минем белән булган хәлләргә охшаган. Бу очраклы түгел, әлбәттә. Әмма башка геройларым да миңа якын. Сүз үземне тану турында бармый, мин аларны яхшы аңлыйм: ни өчен алар шундый, нигә шулай яшиләр һәм уйлыйлар.
– Сез "тану" сүзен кулландыгыз. Романда олы буынга караган Розалиндадан башлап, үзеңне тану мәсьәләсенә ачыклык кертелми. Розалинда – татар, моның белән горурлана, татар булып каласы килә, ләкин татарлыгы бик тә чамалы. Татарныкы дип әзерләгән ризыклары да үзеп уйлап чыгарган. Кызы белән оныгында да охшаш проблемалар. Әллә мондый хәл сезнең үзегездә дә бармы? Бәлки элегрәк булдымы?
– Бу минем шәхси проблемам түгел, тик ул миңа якын һәм яхшы таныш. Мин үз үземне эзләмим, мин кайсы культура кешесе дигән сорауга җавап эзләп интекмим, бу мине борчымый. Ләкин миңа башка туфракта туып тәрбияләнгән һәм бүгенге көндә башка төрле тормыш алып баручы кешеләрнең хисләре таныш. Алар үзләренең кем икәнлекләрен белергә телиләр. Розалинданың тамырлары, әлбәттә, татарныкы. Һәм шул ук вакытта ул совет кешесе, аңа су кебек кирәк булган миллилектән ул аерылган булган. Хасил булган бушлыкны ул үзе уйлап чыгарган әйберләр белән тутырырга тырыша.
www.dw-world.de сайтыннан алынды
|
Иң күп укылган
|